Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ана капиталыннан ничек файдаланырга?

2016 елның 31 декабрендә ана (гаилә) капиталына сертификат бирү буенча программаның гамәлдә булу срогы тәмамлана. Күп кенә чистайлыларны аның киләчәк язмышы борчый: бетерерләр микәнни? Аның гамәлдә булу срогы чыкканчы без сертификаттан файдаланырга өлгерербезме икән?

«Российская газета» язганча, Финанс министрлыгы әлеге программаны озынайтмауны, ә аның урынына балалар пособиесе күләмен арттыруны тәкъдим итте. Сер түгел, нәкь менә сертификат белән расланган дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары илебездә демографик хәлне сизелерлек дәрәҗәдә яхшырту мөмкинлеге бирде.
Югары дәрәҗәдә дә моны аңлыйлар, мөгаен, ана капиталы сакланып калыр, бары бераз үзгәрешләр генә кертелер.

- Әлеге капиталның башлангыч взносы - 250 мең сум - инфляция үсеше темпын исәпкә алып, ел саен яңадан карала, - дип сөйли пенсия фондының Чистайдагы идарәсенең социаль түләүләр бүлеге начальнигы Елена Барсукова. - Бүгенге көнгә ул 409 мең сум тәшкил итә. Беренче сертификатлар 2010 елда файдаланылды. Әлеге акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем алуга (шул исәптән баланы балалар бакчасына йөрткән өчен түләргә мөмкин), ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә җибәрергә мөмкин. Аларны законда билгеләнгән берьюлы берничә юнәлеш буенча кулланырга мөмкин.


Бала тууның артуын безнең муниципаль район мисалында да күрергә мөмкин.
ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда 2005 елда, әлеге программаны кабул иткәнче дөньяга 802 сабый аваз салган. Шуларның 60 проценты беренче бала. Ул вакытта өченче баланы бик сирәк табалар иде.
Закон үз көченә кергән 2007 елда 812 бала туган, шуның 410ы беренче, гаиләдә икенче бала 291, өченче бала - 85.
2012 елда 1082 бала туган, шуларның 425е беренче, 479ы икенче, 129ы өченче бала. 49 сабый гаиләдә дүртенче, бишенче бала булып дөньяга аваз салган.
Шуны да әйтергә кирәк, торак сатып алуга яки төзүгә кредитлар буенча процентларны капларга яки түләргә кирәк икән, әлеге акчадан икенче яки өченче балага өч яшь тулуын көтеп тормыйча да файдаланырга мөмкин. Менә Юлия Королева да ире белән бергә үзләренә тиешле сумманы кредит түләүгә тотарга булганнар, кызларына әле бер яшь тә юк.
- Без ипотека буенча фатир алдык, ә бу акча безнең өчен зур ярдәм, - ди ике бала әнисе. - Һәр гаилә өчен бу, чыннан да, сизелерлек капитал.
Хәзерге вакытта Дәүләт Думасы депутатлары шундый юнәлешләр санын арттыру тәкъдиме белән чыктылар. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителгәндә ана капиталын кыйммәтле дәвалану өчен яки торакны ремонтлауга тотарга мөмкин булачак.
- Елена Викторовна, күпләрне гамәлдә булу срогы беткәнче сертификаттан файдаланырга өлгерербезме дигән сорау борчый.
- Әйтергә кирәк, әгәр сезнең ана каиталы алуга хокукыгыз бар икән, ягъни бала 2016 елның 31 декабренә кадәр туган икән, сертификаттан файдалану сроклары чикләнмәгән.
- «Балалары булган гаи­ләгә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турындагы» закон үз көченә кергәннән соң ничә сертификат бирелде?
- Чистайлылар барлыгы 3200 документны кулларына алдылар, аңардан 2010 кеше файдаланды.
- Гаиләләрнең күпчелеге үзләренә тиешле акча белән нишләде?
- Нигездә, күп кенә гаилә парлары әлеге акчаны фатир сатып алуга тоттылар. Ә менә быелдан башлап аны балаларны мәктәпкәчә учреждениегә йөрткән өчен түләүгә, шулай ук өлкән балаларының укуына түләү өчен файдалана башладылар.
Тагын бер борчыган сорау. Белгечләр ана каиталын акчалата алып бирәбез дигән белдерүләргә ышанмаска киңәш итәләр, ә андый белдерүләр искиткеч күп. Мошенниклар кулына эләгүең мөмкин, ә алар инде иң баштан үз мәнфәгатьләрен кайгырталар. Җимерек таз янында калмас өчен иң яхшысы пенсия фонды белгечләре белән киңәшләшү. Сертификат бирү һәм аның акчасын үзең сайлаган максатларга җибәрү бушлай, бернинди дә комиссия алынмый.
Ана (гаилә) капиталына сертификатны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча Россия пенсия фонды идарәсенә: Л.Толстой урамы, 136, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр алу өчен телефоннар: 5-13-31, 074.
Әгәр балагыз дөньяга үз капиталы белән туган булса, сез 409 мең сум акчаны ничек тотарга уйлыйсыз? Бу турыда безнең сайт кунакханәсендә сөйләгез: chistopol-rt.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев