Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ана капиталы турында нәрсә белергә кирәк

Чистайлыларда ана капиталы һәм аның буенча түләүләрдә сорулар барлыкка килде

Светлана, өч бала анасы:
- 2018 ел азагында ана капиталы программасы тәмамлана, 2019 елның 1 гыйнварыннан ана (гаилә) капиталы алып һәм ул акчадан файдаланып булачакмы?
Пенсия фонды белгече киңәш бирә:
- Срок буенча чикләүләр ана капиталына хокук барлыкка килү белән генә бәйле, сертификат алу һәм аның акчасына ия булу өчен сертификатка хокук бирә торган бала 2018 елның 31 декабренә хәтле туган яисә уллыкка алынган булырга тиеш. Ә менә сертификатны алырга һәм аның акчасыннан бу датага хәтле генә түгел, теләсә кайсы вакытта, хәтта 2018 елдан соң да файдаланырга мөмкин.
Анна, ике бала анасы:
- Ана ( гаилә) капиталының күләме индексацияләнү сәбәпле, сертификатны алыштырырга кирәкме?
- Пенсия фонды белгече җавап бирә:
Ана капиталына сертификат балалары булган гаиләләрне дәүләт яклавына өстәмә чаралар алуга хокукны раслый гына. Сумма үзгәрүгә карап, сертификатны алыштырырга кирәкми. Сертификатны бары персональ мәгълүматлар (мәсәлән, фамилияне, пас­портны) үзгәрткәндә генә алыштырырга кирәк. Шулай ук дубликатны беренчел сертификатны югалтканда яисә бозган очракта алырга мөмкин. Әгәр дә сезнең ана (гаилә) капиталының күпме калуы турында беләсегез килсә, пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм калган акча турында мәгълүмат алырга мөмкин. Моны Россия Пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша эшләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай