Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ана капиталы акчасыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне алу турында

Ана капиталы акчасыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне алу, инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яраклаштыру һәм интеграцияләү өчен товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр өчен түләүгә ана капиталы акчасын юнәлдерү турында ТР Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Надежда Сергеева сөйли.

- Ана капиталы акчасыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне алуга кемнең хокукы бар?
- 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне яки ана капиталының калган өлеше 25 мең сумнан азрак тәшкил итсә, аннан кимрәк сумманы алу хокукы белән ана капиталын алган (яки 2016 елның 30 сентябренә кадәр ана капиталына сертификатка хокук алачак) һәм капиталның бөтен суммасын төп тоту юнәлешләренә кулланмаганнар файдалана алалар. Бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризаны РФ территориясендә яшәүче, сертификат алуга хокук биргән баланың тууына күпме вакыт үтүгә карамастан, ана капиталына сертификат хуҗалары бирә ала.
- Сертификат хуҗасының пенсия фонды идарәсенә шәхсән килүе мәҗбүриме?
- Гаризаны Россия пенсия фондының территориаль идарәсенә яки Россия пенсия фондының дәүләт хезмәтләрен күрсәтүче күп функцияле үзәккә турыдан-туры тапшырырга кирәк. 2016 елның 1 июленнән ана капиталы акчасыннан бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы гаризаны электрон төрдә Россия пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша бирергә мөмкин. Шундый хезмәттән Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (gosuslugi.ru) расланган исәпләү язуы булган гражданнар гына файдалана алалар. Электрон формада гариза тапшырган очракта гражданинның клиентлар белән эшләү хезмәтенә килүе таләп ителми.
- Бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризаны нинди срокка кадәр тапшырырга мөмкин?
- Гаризаны 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Анда ана капиталына сертификатның сериясе һәм номеры, шулай ук ике ай вакыт эчендә бердәм түләү белән 25 мең яки ана капиталының калган өлеше 25 мең сумнан азрак тәшкил итсә, кимрәк сумма күчереләчәк счет реквизитлары күрсәтелә.
- Ана капиталын инвалид балаларны социаль яраклаштыру өчен товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр өчен түләүгә тотарга мөмкинме?
- Ана капиталы акчасын РФ территориясендә әйләнешкә кер­телгән, индивидуаль тернәкләнү яки медик-социаль экспертиза учреждениесе тарафыннан эшләнгән абилитация (ИПРА) программасы нигезендә инвалид балаларны җәмгыятькә социаль ярак­лаштыру һәм интеграцияләү өчен билгеләнгән товарларны сатып алуга һәм хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарны компенсацияләүгә юнәлдерергә мөмкин.
Бу юнәлеш буенча ана капиталы акчасын теләсә кайсы вакытта, сертификатка хокукны биргән балага өч яшь тулганын көтмичә кулланырга мөмкин.
- Ана капиталы акчасын файдалану өчен пенсия фондына гариза белән нинди документлар тапшырырга кирәк?
- Паспорттан кала дәүләт сертификаты хуҗасы инвалид баланың ИПРАсын һәм товарлар сатып алуга, хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарны раслаучы документлар, шулай ук инвалид бала өчен сатып алынган товарның булуын һәм туры килүен тикшерү актын, кредит оешмада сертификат хуҗасының счет реквизитларын тәкъдим итә.
- Ана капиталын инвалид баланы социаль яраклаштыру өчен товарлар сатып алуга яки хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерергә уйлаган гаиләнең эш тәртибе нинди?
- Инвалид баланың әти-әнисе сәламәтлек саклау оешмасына медик-социаль экспертизага юллама тутыру өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш, шуннан соң ИПРАга балага кирәк булган тиешле исемлектән товарлар һәм хезмәтләр турында тәкъдимнәр кертү турындагы гариза белән МСЭ учреждениесенә мөрәҗәгать итә.
- Ана капиталы акчасы белән медицина хезмәтләренә чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинме?
- Әйтергә кирәк, ана капиталы акчасы белән «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турындагы» федераль закон нигезендә федераль бюджет акчасы хисабына инвалидка бирелгән, федераль исемлектә каралган медицина хезмәтләре, шулай ук тернәкләнү чаралары, тернәкләнүнең техник чаралары һәм хезмәтләре өчен чыгымнар компенсацияләнә алмый.
МСЭ учреждениесе гаризаны караганнан соң һәм ИПРАга товар яки хезмәт турында мәгълүмат керткәннән соң, гаилә барлык түләү документларын саклап, аларны сатып алырга мөмкин. Әйтергә кирәк, индивидуаль тернәкләнү программасы товар һәм хезмәтләрне сатып алу көнендә гамәлдә булырга тиеш.
- Товар сатып алынганнан соң нишләргә?
- Товар (хезмәт түгел) сатып алынганнан соң, гаилә социаль яклау идарәсенә (социаль хезмәт күрсәтүгә вәкаләтле орган) сатып алынган товарның булуын раслау өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мөрәҗәгать иткәннән соң биш көннән дә соңга калмыйча социаль яклау органының вазифаи заты гаиләнең өенә бара һәм товарның булуы турында тикшерү акты төзи, аның бер нөсхәсе Россия пенсия фондына тәкъдим итү өчен гаиләдә кала. Шуннан соң сертификат хуҗасы пенсия фондының территориаль органына (шул исәптән күп функцияле үзәк аша) таләп ителә торган документларны тәкъдим итеп, сатып алынган товарларга яки хезмәтләргә чыгымнарны компенсацияләү өчен мөрәҗәгать итә. Уңай карар кабул иткән очракта ана капиталы акчасыннан тиешле сумма сертификат хуҗасы счетына гариза кабул ителгән көннән ике айдан да соңга калмыйча күчәргә тиеш.
Тагын да тулырак мәгълүматны пенсия фонды сайтында «Тормыш хәлләре» бүлегендә белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Ана капиталы Надежда Сергеева сөйли