Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексей Чехонадских исемендәге физика буенча олимпиада иң көчлеләрне ачыклаячак

Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның Чистай филиалы диварлары шәһәр һәм районның өлкән сыйныф укучыларын - егермедән артыграк кызны һәм малайны кабул итте, алар физика буенча үз белемнәрен тикшерделәр.

Югары уку йорты бинасы диварларында физика-математика буенча олимпиада үткәрү гадәткә керде. Быел ул Алексей Чехонадских исемен йөртә.
Малайларның һәм кызларның дулкынлануы күренеп тора. Олимпиада башланганын көткәндә, алар белешмәлек, мәктәп дәфтәрләре битләрен актарып, формулаларны кабатладылар.
Биремнәр, чыннан да, авыр иде, әмма һәрберсе өлкән сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә туры китереп эшләнгән. Кагыйдәләр барысы өчен дә бер үк: бернинди телефоннар, артык дәфтәрләр һәм дәфтәр битләре, бары уку әсбаплары һәм калькулятор. Олимпиада биремнәрен үтәүгә өч сәгать вакыт бирелде.
Аудиториядә тынлык хөкем сөрде. Бөтен белемнәрен малайлар һәм кызлар биремнәрне үтәүгә юнәлттеләр. Кемдер биремнәрне тиз эшләп, эшне тапшырды, кемдер биремнең үтәлешен җентекле тикшереп, азакка кадәр утырды.
Җиңүчеләрнең исемнәре КАИның Чистай филиалы рәсми сайтында басылып чыгачак. Җиңүчеләрне акчалата премияләр һәм КАИ-КНИТУның Чистай филиалына укырга кергәндә БДИ балларына өстәмә баллар көтә.
Призлы урыннарны яулаучыларны тантаналы бүләкләү булачак. Бүләкләүгә нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң чакырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай