Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алда күңелле мәшәкатьләр генә

Чәршәмбе көнне Мебельная урамындагы 2А йорт ишек алдында кеше күп иде. Биредә яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар.

Бәхетлеләр арасында социаль ипотека программасына, шулай ук яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү һәм гражданнарны тузган торактан күчерү буенча федераль программага керүче гаиләләр иде. 60 фатирлы торак йортны тапшыру буенча өй туена муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев килгән иде. Ул чын күңелдән фатир алучыларны котлады һәм йортны төзү һәм бизәкләү эшләренең югары дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп үтте. Чыннан да, йорт яхшы килеп чыккан, биредә төзелешнең генераль подрядчысы Алексеевскиның "Керамика-маркет" фирмасы тырышлык күрсәткән. Ул әлеге микрорайонда берничә йорт төзеде һәм ярыйсы гына тәҗрибә туп­лады. Кыска вакыт эчендә биш катлы бинаның тарт­масын күтәрделәр, фирма белгечләре сыйфатлы пластик тәрәзәләр (хәтта балконнарда да) урнаштырдылар, янәшәдәге территорияне төзекләндерделәр (биредә балалар мәйданчыгы да барлыкка килде). Дөрес, ике контурлы казаннар белән проб­лема да булды, әмма ул хәзер хәл ителгән һәм бүген йортта яшәүчеләрне газ тоташтыруга чакыралар. Килешегез, ике контурлы казаннар яшь гаилә бюджеты өчен менә дигән ярдәм, ә биредә андыйлар күпчелек.
Тантаналы шартларда яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар. Тиздән алар биредә яши башлаячаклар. Алда яңа фатирга күченү мәшәкатьләре, әмма болар һәр гаилә өчен күңелле мәшәкатьләр генә.
Рәсемдә: М.Гобәев һәм фатир алучы Л.Шәмсетдинова кызыл тасманы кистеләр.
"Чистай хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективына икеләтә күңелле: чөнки алар арасына хезмәттәшебез Юлия Королева да эләкте. Өй туе белән сине, Юля!
- Без ирем белән социаль ипотека программасы буенча 2007 елда исәпкә бастык,- дип аңлата Юля.- һәм фатирны бер ун елдан гына алырбыз дип уйлаган идек, әмма барысы да без көткәннән тизрәк булды. Без үз тәҗрибәбездә социаль ипотека программасының үсә баруын күрдек. Бу вакытка улыбыз Андрюша туды, фатирны әлеге йорттан аласыбызны белгәч, аны биредәге, янәшәдә генә, йорт артында урнашкан балалар бакчасына урнаштырдык. Яшь гаилә өчен уңайлыклар күп, бу - балалар бакчасы, транспорт тукталышы, кибет янәшәдә генә. Биредә мәктәп тә барлыкка килсә ( бу турыда хәзер күп ата-аналар хыялланалар) бәхетебезнең иге-чиге булмас иде. Сүз уңаенда, мебель фабрикасы микрорайонында яңа мәктәп төзү проблемасы күптән өлгерде. Чөнки микрорайон үсә, ә иң якын мәктәп Елгачылар поселогында урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев