Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар безгә яктылык һәм җылылык бүләк итәләр

Барлык чистайлыларның узган елның декабрь башы, "бозлы яңгыр" нәтиҗәсендә шәһәр һәм район берничә көнгә электр энергиясез калган вакыт хәтерләрендә калды. "Сетевая компания" ААҖнең "Чистай электр челтәре" филиалы хезмәткәрләре ул вакытта, табигать бәла-казасы электр тапшырулар линиясенә зыян салуга, үткәргечләрне өзүгә карамастан, электр белән тәэмин итүне кыска вакыт эчендә торгызып, могҗиза тудырдылар.

Энергетиклар электр энергиясе белән тәэмин итүне торгызып, кырда көне-төне эшләделәр. Төп төгәл бер елдан соң начар һава торышы кабат үзе турында искә төшерде - республиканың төрле районнарында, шул исәптән Чистай районында, декабрь башында җил-давыл узды - изоляторлар сафтан чыкты, үткәргечләр "биеде", еш кына өзелделәр, әмма Чистай район бүлү челтәре белгечләре санаулы сәгатьләрдә электр белән тәэмин итүне торгыздылар, өстәвенә, хәзер, карлы-буранлы һава торышы җитү белән, авария хезмәтләре һәрвакыт оператив кизү торалар һәм гадәттән тыш хәл килеп чыгу белән районның теләсә кайсы торак пунктына барырга һәм төзексезлекләрне бетерергә әзерләр. Электр энергиясе белән тәэмин итү өзеклекләрсез булсын өчен йөздән артык кеше күзәтә, аларның хезмәте ярдәмендә без һәрвакыт үзебезне уңай хис итәбез. Табигать бәла-казасы белән көрәшү буенча зур тәҗрибә туплап, энергетиклар бер урында тормыйлар, план буенча билгеләнгән чараларны үтиләр. Шулай, быел 20дән артыграк трансформатор подстанциясе ремонтланган, яңа электр тапшыру линияләрен төзү алып барыла.
***
"Горсвет" ширкәтенең төп эшчәнлек төре булып электр челтәрләрен эксплуатацияләү тора. Җиде ел дәвамында шәһәрне тышкы (урам) яктырту челтәрләренә техник хезмәт күрсәтеп, 2000нән артыграк иске яктырткыч заманчага алыштырылган, районда меңнән артыграк яктырткыч алыштырылган һәм өстәмә куелган.
Чистайда электр хуҗалыгын тәртипкә китерү буенча зур эш үткәрелгән. ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыков ярдәме белән кече урау юлы буенча 2 километрдан артыграк озынлыкта 0,4 кВлы тышкы яктырту челтәрләренең электр тапшыру линиясе сузылган. Йорт яны ишегалларын яктыртуда предприятие алдында зур бурыч тора. Бүгенге көндә күп катлы торак йортларның ишегалларын яктыртуга спецификация һәм сметалар төзелгән һәм тикшерелгән. Узган елны шулай ук В. Смыков ярдәме белән Елгачылар поселогында Красноармейская һәм Бутлеров урамнарында гомуми суммасы 400 мең сумнан артыграк тәшкил иткән биш ишегалдын яктырту мөмкин була. Шәһәрнең төньяк-көньяк өлешендә коттедж поселогында электр тапшыру линияләрен төзү тәмамлана. Биредә трансформатор подстанциясе, энергия бирү һәм урамны яктырту челтәрләре төзелгән. Район буенча барлык торак пунктларда диярлек соңгы елларда предприятие белгечләре көче белән тышкы (урам) яктырту челтәрләрен торгызу башкарылган. 89 трансформатор подстанциясеннән электр белән тәэмин итү башкарыла. "Горсвет" ширкәте үзе күрше районнарда электр монтажлау эшләрен эзли, предприятие белгечләре Алексеевск, Лаеш, Тукай районнарында эшлиләр, ә Спасс районында "Икмәк музее" объектында "Яңарыш" программасы буенча эш алып барыла.
***
Чистай районында җылылык белән тәэмин итү белән ике предприятие - "Восток-Энерго" ширкәте һәм җылылык челтәре предприятиесе шөгыльләнә. Предприятиеләрне һәм оешмаларны, торак фондны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча аларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Җылылык челтәре предприятиесе балансында 30дан артыграк котельный тора, "Восток-Энерго"да бер генә булса да, шәһәрдә иң куәтлесе, ул сәгать заводы микрорайонын җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә. Җылыту чоры тәмамланганнан соң, предприятиеләр яңасына әзерләнә башладылар һәм аңа җентекле әзерләнгәннәр: тикшерүчеләрдә бернинди сораулар килеп чыкмаган. Җылылык челтәре хезмәтчәннәренең өзеклекләрсез эшләвенә чистайлылар инде күптән инандылар. Ике предприятиегә дә карата күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты буенча бернинди дәгъвалар юк, ә бу күп нәрсә турында сөйли. Алар алдында хәзер бер бурыч тора - җылыту чорын тиешле дәрәҗәдә үткәрү һәм моның шулай булачагына бернинди шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев