Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар балаларның газапларын йөрәкләре аша үткәрәләр

Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек - Чистай полициясендә хатын-кызлар гына эшли торган бердәнбер подразделение.

Кемдер җилкәләрдә погоннар йөртү хатын-кызлар эше түгел дип әйтер, әмма бу һөнәрне сайлаганнар бу фикерне кире кагу өчен күпсанлы дәлилләр табачаклар. Полиция подполковнигы Ландыш Әхмәрова балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә 26 ел хезмәт итә, шуның ун елын җитәкче сыйфатында. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында 2016 ел өчен оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары буенча һәм хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне өчен Ландыш Әхмәрова Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Аның җитәкчелегендә җиде гүзәл зат хезмәт итә. Биредә очраклы кешеләр юк, бары иң ныклары, максатчаннары һәм үз эшләренә тугры булганнары. Һәрберсе көчле характерлы, башка холык белән биредә эшләп тә булмый.
Иң тәҗрибәлеләре - полиция майорлары Светлана Егуданова һәм Марина Евтеева, икесе дә 15 елдан артыграк эшлиләр. Алар үзләренә дә, башкаларга да таләпчән, шуның өстенә яшь хезмәткәрләргә чын күңелдән ярдәм итәләр. Бераз соңрак эшкә полиция капитаннары Ләйсән Зәйдуллина, Елена Панова һәм полициянең өлкән лейтенанты Эльвира Камалова киләләр. Иң яшь инспектор - полициянең кече лейтенанты Ксения Гаранина. Хәзер ул Эчке эшләр министрлыгының укыту үзәгендә башлангыч әзерлек үтә. Ксения - белеме буенча педагог, эштә бу да бик мөһим.
2016 елның апреленнән штатка яңа вазифа - ышанычсыз гаиләләрне һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү кертелде. Бу вазифага Венера Дәүләтшина кабул ителде. Һәм бу очраклы түгел: ул "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 12 ел эшләгән. Бүгенге көндә аттестацияләнгән хезмәткәрләр белән бертигез беркетелгән административ участокта ышанычсыз гаиләләр, яшүсмерләр белән эшли, хокук бозуларны ачыклый, мәктәп педагоглары белән тыгыз элемтә урнаштырды.
- Безнең заманабызның үзенчәлеге шунда, кисәтү исәбендә тулы гаиләләр белән торалар, - ди Светлана Егуданова. - Башта ата-аналарны тәртипсез яшәү рәвеше алып барганнары, исерткеч эчемлекләр кулланганнары, балалар тәрбияләүдән качарга тырышканнары өчен исәпкә куябыз. Малайлар һәм кызлар үсәләр, олыларның үз-үзләрен тотышын сеңдерәләр һәм үзләрен дә алар кебек тота башлыйлар: дәресләр калдыралар, ә вакытны максатсыз үткәрү хокук бозуларга һәм җинаятьләргә китерә. Шундый балаларны да контрольгә алабыз, исәпкә куябыз, тулы гаилә белән эш алып барабыз.
- Балаларны гаиләдән тартып алганда шунда булу бик авыр, - дип дәвам итә сүзен Эльвира Камалова. - Ике бала әнисе буларак, һәр бала өчен күңелем белән борчылам. Бу процесста берничә тапкыр катнашырга туры килсә дә, моңа ияләшә алмыйм. Берничә ел эшләгәннән соң моның мәҗбүри чара булуын аңладым, баланы эчкече әти-әниләре белән куркыныч хәлдә калдырырга ярамый. Узган елның декабрендә узган рейд барышында Олы Талкыш авылындагы йортларның берсендә күргәннәрдән чәчләр үрә торды. Күзгә беренче булып өстенә теләсә нәрсә кигән кечкенә бала ташланды. Өч яшьлек малай белән өйдә исерек апа була, әнисе бу вакытта каядадыр кәеф-сафа корып йөри. Өй коточкыч хәлдә: җылытылмый, җиһаз, кием-салым, ашарга ризык юк. Бүлмә буйлап тавыклар йөри, ә бер почмакта эт йоклап ята...
- Гаиләнең төзәлү юлына басуын, эшнең бушка булмавын күрү зур бәхет, - дип ассызыклый полиция капитаны Елена Панова. - Мин бик хисчән кеше һәм барысын да йөрәгем аша үткәрәм, үз "карамагымда" булганнар өчен борчылам. Кемгәдер яхшылык эшли алуыма сөенәм. Балигъ булмаганнар подраздаланиесендә эш - авыр тормыш хәлләре, өйгә соң кайту, төнге рейдлар һәм кизү торулар. Буш вакытымны мин үз гаиләмә, туганнарыма багышларга тырышам, алар мине аңлыйлар һәм һәрчак ярдәм итәргә тырышалар.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре барлык хатын-кызларга мәхәббәт, бәхет, иминлек, эшләрендә уңышлар, гаилә шатлыклары һәм язгы кәеф телиләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай полиция