Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ачык тыңлауларда шәһәр чикләрен үзгәртү турындагы мәсьәләне тикшерәчәкләр

13 гыйнварда Чистай шәһәр Советының чираттан тыш унберенче утырышы булып узды. Аны Совет рәисе, «Чистай шәһәре» МБ башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Көн тәртибенә 1 февральдә «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар үткәрү турындагы мәсьәлә куелды.
Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән «Чис­тай шәһәре» МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов чыкты. Муниципаль район Советы депутатлары узган елның 29 декабрендә «Чис­тай шәһәре» муниципаль берәмлеге чикләрен Булдырь һәм Чистай авыл җирлекләре хисабына үзгәртү инициативасы белән чыгу өчен тавыш бирделәр. Шәһәргә ике территорияне - «Чистай» индустриаль паркы мәйданчыгын (Булдырь авыл җирлегенә карый) һәм шәһәрнең көньяк өлешендәге җир участокларын (Чистай авыл җирлегенә карый) кертергә телиләр. Депутатлар карар чыгарганчы авыл җирлекләре чикләрен үзгәртү турында халык фикере өйрәнеләчәк. Ягъни ачык тыңлаулар үткәрү таләп ителә, анда Йолдыз һәм Луч поселокларында яшәүчеләрнең фикерен тыңлаячаклар.
«Шәһәр төзелешен җайга салу һәм инфраструктур үсеш» МБУсы начальнигы Артем Комаров сүзләренә караганда, Чистайда якын арада үсеш территориясе рәсмиләштереләчәк, анда бу ике территорияне кертү күздә тотыла.
Дмитрий Иванов карала торган мәсьәләнең җитди булуын билгеләп үтте, чөнки март аенда моношәһәрләргә ярдәм итү фондына Чистайга үсеш территориясе статусын бирүгә заявка бирү күздә тотыла.
Иванов тикшерелә торган мәсьәлә буенча ике авыл җирлегендә яшәүчеләрнең фикерен белергә тәкъдим итте.
Яшәүчеләр үз тәкъдимнәрен һәм дәгъваларын Чистай шәһәр Советына кертә, шулай ук 1 февральдә үткәрергә планлаштырылган ачык тыңлауларда катнаша алалар.
Шәһәр депутатлары ачык тыңлаулар үткәрү вакытын һәм урынын хупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай шәһәр