Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Аҗаган»ның зона ярышларында безнең кадетларыбыз җиңүчеләр булдылар

«Ватан» хәрби-патриотик эш һәм чакырылышка кадәрге  яшьләрне әзерләү үзәге быел «Аҗаган – 2018» хәрби-спорт уеннарының зона ярышларында катнашучыларның очрашу урынына әверелде.

Кама аръягының сигез районыннан командалар җиңү артыннан килделәр. Сүз уңаенда, алар муниципаль этапларда иң яхшылар булдылар, ә хәзер моны аларга зона дәрәҗәсендә исбат итәргә туры килде. Ачу тантанасында катнашучыларны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин, Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Руслан Гатауллин сәламләделәр.
– Бүгенге ярышлар – үз Ватаныңа мәхәббәт бәйрәме, – дип ассызыклады Рөстәм Хамматов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Алар башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләре алырга, егетләрдә һәм кызларда ватанпәрвәрлек, җаваплылылк хисләре тәрбияләргә ярдәм итәләр. Җиңү юлында авырлыкларны җиңәргә өйрәтәләр. Мин үзем дә менә дигән армия чыныгуы алдым, Германиядә хезмәт иттем һәм моның белән горурланам. Бервакытта да төшенкелеккә бирелмәгез, үз-үзегезгә, мөмкинлекләрегезгә  ышаныгыз!
Әлки районы командасы вәкилләре, мәсәлән, үзләрен ышанычлы тоттылар.
– Башта бераз дулкынландык, әлбәттә, әмма аннары бөтен көчебезне туплап, тынычландык, – диләр Ильвина Хәмитова, Булат Низамов, Лиана Галләмова, Алсу Садыйкова, Аззам Нотфуллин. – Өстәвенә, безенң командирыбыз Рәзил Гатауллин менә дигән!
Хәрби биремнәр үтәүчеләр, финишка таба ышанычлы баручылар арасында хуҗалар – Советлар Союзы герое С.Е.Кузьмин исемендәге кадет мәктәп-интернаты командасы үз җитәкчеләре – Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Ринат Фәхретдинов (рәсемдә) та бар иде.
«Егетләр һәм кызлар, кәефләрегез ничек? Сез сынауларга әзерме?»  Хәрби-спорт уеннары башында бирелгән  уңай җавап бертавыштан яңгырады. Төз гәүдәле кадетлар «Аҗаган»га шактый җитди әзерләнгәннәр, хәер, аларның яшьтәшләре дә сынатмадылар. Ярышлар көн дәвамында барды, «Аҗаган» программасына, аерым алганда, «Визитка», Төз атучы», «Сафта яхшы, сугышта көчле», «Россия тарихының сугышчан битләре», көч таләп итә торган ярышлар, Калашников автоматын сүтү-җыю һәм башкалар кертелде.
Барлык биремнәр нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исеменә Чистай кадетлары лаек булдылар, икенче урында – Нурлат командасы, өченчедә – Чирмешәннән килгән команда. Ике команда финалда үз юлын дәвам итәчәк. Ярышларның дүрт төрендә җитезлекләре, тапкырлыклары, практик күнекмәләре ярдәмендә командаларына саллы уңыш китергән катнашучыларның шәхси казанышлары билгеләп үтелде. Үз якташларыбызның исемнәрен атыйсым килә: «Көч әзерлеге» этабында – Игорь Поморов (I урын), Фәнис Шабанов һәм Татьяна Досаева, автоматны сүтү-җыюда – Карина Бакирова, «Төз атучы»  - Александр Забродин һәм Татьяна Досаева (барысының да икенче нәтиҗә).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай