Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Зур тәнәфес»не таң калдырды

Безнең якташыбыз Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады һәм миллион сум акча отты

 

Ел саен барлык илләрдән меңләгән укучы «Зур тәнәфес» дигән Бөтенроссия конкурсында үзләренең белемнәрен, талантларын күрсәтәләр. Әлеге конкурс «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы линейкасына керә һәм Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Аны таң калдыру бәхете бик азларга гына эләгә.

Безнең якташыбыз – 11 сыйныф укучысы Диана Шувалова бәхетле җиңүчеләр арасына эләкте. Ул белем алуга 1 миллион сум акча һәм вузга кергән очракта уңышлар портфолиосына өстәмә баллар отты.

Без Диана белән әңгәмә кордык, ул әлге конкурста катнашырга ничек карар кылуы, нинди сынаулар аша үтәргә туры килүе турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

– Диана, син конкурс хакында кайдан белдең һәм ни өчен анда катнашырга ниятләдең?

– Минем сыйныфташым да әлеге конкурста моннан бер ел элек катнашып, җиңүче булган иде. Мин бу конкурсны үзеңне ниндидер яңалыкта сынау дип уйладым. Шулай ук ул үзеңнең хыялларыңны тормышка ашыру һәм белемеңне арттыру өчен дә менә дигән мөм­кинлекләр ача. Мәсәлән, җиңү ярдәмендә мин «Россияне танып-бел» программасы буенча Уралга бушлай сәяхәт кылу мөмкинлеге алдым

Конкурс төрле этаплардан тора, аларның һәрберсендә хәл ителергә тиешле билгеле проб­лемалар һәм мәсьәләләр бар.

– Беренче этапта мин совет кинорежиссеры, кино артисты, сценария авторы һәм язучы Василий Шукшинга багышланган фестивальне тормышка ашырдым, аның эчтәлеген уйладым, техника арендаторлары белән килешү төзедем, күп кенә оештыру эшләрен хәл иттем. Детальләргә күп игътибар итәргә тырыштым, камил­леккә омтылдым. Фестиваль «В.Месте. Шукшин» дип аталды. Язучының һәм режиссерның исеме, әтисенең исеме яшерен­гән шундый гадәти булмаган исем сайладым, – дип уртаклаша мәктәп укучысы.

– Әлеге юнәлешкә ни өчен шундый өстенлек бирдең?

– Күптәннән әдәбият белән кызыксынам, миңа шулай ук Василий Макарович Шукшинның иҗаты актер, режиссер буларак кына түгел, язучы буларак та кызыклы. Миңа аның иҗади мохиты якын.

– Конкурста катнашучылар алдында тагын нинди бурычлар торды?

– Икенче этап Саранск шәһә­рендә үтте. Кейслар Россиядә эчке туризмны үстерүгә багышланган иде. Командада эшләү мәҗбүри иде, аз халыклы районнарны үстерү, анда ничек итеп яшьләрне тарту идеяләре уйлап табарга кирәк булды.

Без экскурсия маршруты да уйлап таптык. Безнең команда нигез итеп кызыклы һәм гадәти булмаган нәрсәләрне алды. Нәкъ менә шуңа күрә мин тукталышларның берсе итеп тарихи Чистай шәһәрен алдым да. Минем фикердәшләрем минем белән килештеләр! Хәзер безнең шәһәребез турында барлык Россиядә беләләр.

Өченче этап Кырымда, «Артек» халыкара балалар үзә­гендә үтте. Үсмерләр ниндидер яңалыкка өйрәнә алсыннар өчен мәйданчык оештырырга кирәк иде. Без укытучылар булып үсмерләр эшләсә, үзенчәлекле булыр дип уйладык, чөнки балаларга алар белән аралашу җиңелрәк. Шулай итеп, безнең мәйданчыкта күн эшләренә, пленкалы фотоаппаратка фотога төшерергә, чүлмәк ясау серләренә, фехтованиегә һәм башка шөгыльләргә өйрәнергә мөмкин.

Шулай ук безнең үсмерләр хәрәкәте өчен мерч оештырдылар (редакциядән: бренд символикасы белән). Проектны яклау вакытында 3D-модельләрен, бөтен юнәлешне күз алдына китерделәр, сәхнәдә төрле күренешләр күрсәттеләр! Бик кызыклы булды!

– Проектларны әзерләгәндә син үзең өчен нинди яңалык ачтың?

– Һәр проект – бу онытыл­мас әйбер. Билгеле, берсе белән эшләү җиңел, ә менә үзең­не актив балалар командасын­да күрсәтү – йолдызлы мәсь­әлә. Әмма, әгәр дә бар тырыш­лыгыңны куеп эшләсәң, ба­ры­сын да булдыра аласың!

Мин илебезнең дөньяны үстерергә омтылган кешеләргә бай булуын аңладым. Конкурста катнашканда гел уңай нәрсәләр турында гына уйладым. Мин сыйныфташларым һәм якын дусларым ның күзләрендә очкын кабынуын теләдем. Болар барысы да «Зур тәнәфес» ярдәмендә мөмкин булды. Бу, чыннан да, яңа бер дөнья!

Артекта узучы финал этабына без поездда бардык. Бу сәяхәтебез искиткеч булды, тагын да ныграк дуслаштык, күп җырладык, шаярыштык, «Уно» дип аталган өстәл уены уйнадык, фильмнар карадык. Бер вагоны балалар

белән тулы булган поездда искиткеч күңелле булды! Безнең тавышны Чистайда да ишеткәннәрдер дип уйлыйм!

– Җиңүегез турында ишет­кәч, нинди хисләр кичердегез?

– Бу бик кояшлы көн иде. Мин хәтта нәтиҗә турында уйламадым да. Әнием миңа: «Диана, әгәр син тулы программа буенча тырышсаң, син үкенмәячәксең. Әгәр җиңелсәң, барлык сә­ләт­ләреңне дә күрсәтеп бетер­мәгәнгә үкенмәячәксең, әгәр дә җиңсәң – бу синең тырышлык­ларыңның менә дигән күрсәт­кече булачак», – дигән иде. Бу формула миңа нык ярдәм итте. Мин хәзер дә хәтле кокурс җиңүчесе булуыма ышанып җитә алмыйм! Бу уңыш миңа күп кенә шатлыклар, күңелле дулкынланулар, шәхес буларак үсешемне тоярга ярдәм итте. Конкурста беренче уңышсыз чыгышымнан соң мин анда кире кайттым һәм бөтенләй башка нәтиҗә күрсәттем.

– Сиңа югары үрләргә ире­шер­гә нәрсә ярдәм итте?

– Миңа аеруча әнием, кыз туганым нык ярдәм итте. Эмоциональ яктан конкурс бик авыр булды, шуңа күрә якыннарымның яклавын, ярдәмен тою бик кирәк иде. Нәкъ менә алардан мин иң мөһим сүзләрне ишеттем, бу миңа көч бирде. Һичшиксез, «Зур тзнәфес»тә җиңү – яңа үрләр­не яулау өчен менә дигән этәргеч!

– Киләчәккә нинди план­нарың бар? Һөнәр сайладыңмы инде?

– Киләчәккә планнар зурдан, билгеле. Мин яхшы кеше булырга, шулай ук дизайнер булырга телим. Башкаланы таң калдыру һәм үземне иҗатта күрсәтү теләге белән янам.

Дианага барлык башлан­гычларда уңышлар, уйлаган­нарының тормышка ашуын телибез!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев