Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур гаилә өчен йорт

2016 елның 11 мартында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Чистай шәһәрендә яшәүче күп балалы гаиләләр белән очрашуы булып узды. Очрашуда шулай ук «ТР Ипотека торак кредиты белән тәэмин итү агентлыгы»ААҖнең генераль директоры Андрей Анатольевич Симаков та булды, ул җыелышта аның катнашуы очраклы булмавын ассызыклады, чөнки үзе дә Чистайда туган...

Очрашуда төрле мәсьәләләр каралды, шул исәптән, торак шартлары белән бәйле проблемалар. Ачыкланганча, өченче бала туган вакытта чистайлылар алган җир участокларыннан файдалану белән авырлыклар бар. Бүгенге көндә әлеге участокларга коммуникацияләр кертелмәгән, ә биредә хәзер үк йортлар төзергә һәм яшәргә кирәк. Әлбәттә, киләчәктә һәр участокка челтәрләр кертеләчәк, тик менә вакыт мәсьәләсе ачык булып кала һәм беркем дә коммуникацияләр кертү срокларын гарантияли алмый.
Проблеманы хәл итү вариантын Андрей Симаков тәкъдим итте. Ул күп балалы гаиләләргә респуб­лика программа­сы буенча алынган, челтәр­ләр кертелмәгән җир учас­ток­ларын, өстәмә түләп, «Джукетау» торак комплексында шәхси йортларга алыштырырга тәкъдим итте.
«Джукетау» проекты - заманча торак комплексы, аны төзү шәһәрнең төньяк-көнчыгышында «Россия гаиләсе өчен торак» федераль программасы буенча башкарыла. Проектта барлык коммуникацияләр (челтәрләр, юллар), 120 урынлы балалар бакчасы һәм 500 урынлы белем бирү мәктәбе белән торак йортлар төзү каралган. Проектта йортларны төзү вакыты 5 айдан артып китми, ә проектны тормышка ашыруның гомуми срогы - 2017 елның азагына кадәр. Проектта бер квадрат метрның бәясе РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән һәм бер квадрат метр өчен 35 000 сумнан артып китмәячәк.
«Джукетау» поселогында йортлар сатып алганда күп балалы гаиләләр өчен ТР Ипотека торак кредиты белән тәэмин итү агентлыгының тулаем кредит алу срогына еллык 11 процент ташламалы ипотека ставкасы белән махсус ипотека программасы гамәлдә.

Мисал өчен:
70 кв.метр мәйданлы шәхси торак йорт 2 450 000 сум торачак. 50 процент күләмендәге беренчел кертемне керткән, аның берникадәр өлешен күп балалы гаиләләргә бирелгән җир участогы каплаячак, һәм ипотека кредитын 30 елга алган очракта ай саен түләү күләме 11 674 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев