Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур Бахта елгасы аша күпер билгеләнгән вакытка әзер булачак

10 апрельдә Дүрт Өйле авылында яшәүчеләр авылны Чистай-Аксубай трассасы белән бәйләүче тимер бетон күперсез калдылар.

Күпер буада җыелган су һәм боз басымына чыдамады. Зур Бахта елгасы зур агымга әверелеп күперне юкка чыгарды. Бәхетсезлек нәтиҗәсендә өч авыл җирлегендә яшәүче меңгә якын кеше "зур җир"дән аерылды. Нәкъ менә 33 ел элек кинәт җылыту һәм көчле яңгырлар нәтиҗәсендә буа ташып аккан иде, анда да күпер җимерелде. Су китү белән үк Чистай юл төзүчеләре җимерелгән күпер янында вакытлыча кичү торгыза башладылар. Җимерелгән күперне махсус шуның өчен килеп ТР Премьер-министры И. Халиков та карады, ул тиешле хезмәтләргә бер атна эчендә яңа күпер төзү өчен документлар әзерләргә кушты. Ике атнадан соң ук "Алексеевскдорстрой" фирмасы белгечләре куәтле тимер торбалар урнаштырып күпер өчен терәк ныгыта башладылар (хәзер җиргә утызга якын торба кагып кертелгән). Күпер корылмасы проект буенча элеккеге ноктасыннан 2 метрга югарырак булачак, гадәттән тыш хәлләр булганда бәхетсезлек басымына чыдасын өчен шулай эшләнә. Моның өчен юл төзүчеләр туфракны югары күтәрделәр. Төзелеш объектында егермегә якын куәтле техника - бульдозерлар, тракторлар, копр, күтәргеч кран һәм КамАЗлар эшли. Эш иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр алып барыла. Күптән түгел яңа күпер төзелешендә муниципаль район башлыгы һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев булдылар. Алар прораб, эшчеләр белән сөйләшеп проблемаларның булу- булмавы, төзелеш графигының үтәлүе белән кызыксындылар. Бу кызыксыну тулысынча нигезләнгән, чөнки 1 сентябрьгә яңа күпер файдалануга тапшырылырга тиеш. Белгечләр исәпләвенчә, аның гомуми бәясе (килү юлларын төзү белән бергә) 40 миллион сум тәшкил итә. Респуб­лика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән, хәзер эш юл төзүчеләрдә. Дүрт Өйле авылы халкы да әлеге мизгелне түземсезлек белән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев