Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Үзмәшгульлек программасы нәтиҗәле булуын күрсәтте

    Икътисадый һәм сәяси кризис республикада, шул исәптән, Чистай районында теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең үсүендә чагылыш тапты. Үз эшеңне оештыру ярдәмендә шушы хәлдән чыгарга мөмкин.

    2009 елдан башлап үзмәшгульлек программасы кертелә башлады. Ул эшсез гражданнарга бизнесны оештыруга субсидия бирүне күз алдында тота. Әлеге дәүләт программасыннан теләгән һәр кеше файдалана ала.
    2012-2015 елларда Чистай районында әлеге программаның тормышка ашуына анализ күрсәткәнчә, үз эшен ачуга субсидия алган барлык эшмәкәрләрнең 68 проценттан артыграгы үз эшчәнлекләрен дәвам иткән. Бу исә программаның нәтиҗәле булуының яхшы күрсәткече булып тора.
    - Үзмәшгульлек программасында төрле сәбәпләр аркасында эшсез калган һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торган гражданнар катнаша ала. Прооектны тормышка ашыруның төрле юллары бар. Әмма бер нәрсә - финанс ярдәме суммасы гына үзгәрешсез калды. Үз эшен ачучы эшмәкәр 58800 сум һәм үз эшен теркәүгә акча ала, - ди халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе Владимир Пономарев. - Дәүләт акчаны бердәм алучыга бүлеп бирә, әмма бу соңгы сумма түгел, аңа гражданинның үз өлеше өстәлә. Шулай итеп, бизнес-проектны финанслауда уртак катнашу килеп чыга.
    Бүгенге көндә республика хөкүмәте сумманы бермә-бер арттыру мөмкинлеген бирә, әмма моның өчен субсидия алучы белән килешүне бер елга түгел, ә ике елга төзергә кирәк.
    Бизнес-планны тикшерү өчен Чистайда координацион совет оештырылды. Анда мәшгульлек үзәге хезмәткәрләреннән кала, салым инспекциясе, пенсия фонды һәм башкарма комитет хезмәткәрләре дә керә. Ул район өчен проектларның мөһимлеген, уңышлы тормышка ашуларын, шулай ук үзенчәлекле булуларын бәяли.
    Әйтергә кирәк, бүгенге көндә рес­публикада аграр юнәлеш, мини-фермалар белән бәйле проектларны финанслау хуплана.
    - Минем карашка, аграрчылар - халыкның иң якланмаган өлеше, - дип билгеләп үтә Владимир Пономарев. - Без мөгезле эре терлек үрчетү, сөт мини-фермалары төзү, кош-корт үстерү белән бәйле проектларны хуплыйбыз. Төзелеш, җитештерү эшчәнлеге белән бәйле бизнес-планнар да өстенлекле булып тора.
    - Нинди тармактагы проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла?
    - Безнең аша керамзит-бетон блоклар җитештерү, кием-салым тегү һәм җиһаз ясау буенча бик күп бизнес-планнар узды. Чәчтарашлар һәм тырнак сервисы осталары турында сөйләп торасы да юк. Программаны тормышка ашыру хезмәткәрләрне «соры» хезмәт базарыннан чыгарырга ярдәм итте. Беркемгә дә сер түгел, күбесе салымнардан качып, өйдә эшли. Шулай итеп, шундый кешеләрнең берникадәр өлеше үз эшен рәсми рәвештә теркәргә теләк белдерде.
    Әйтергә кирәк, үзмәшгульлек программасы эшмәкәргә киләчәктә эшкә урнашырга комачау итми. Кеше акчаны алып, үз бизнес-планын тормышка ашырырга һәм берничә айдан соң күптән эзләгән эшкә урнаша ала. Проектны тормышка ашыру белән шөгыльләнергә һәм бер үк вакытта эшләргә дә мөмкин.
    Субсидия бер тапкыр гына бирелә, шуңа күрә аңардан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдалану гражданинның үзенә кирәк. Акчаны максатчан кулланмау эшмәкәрлек эшчәнлеген туктатуга һәм бизнес-проект өчен бүлеп бирелгән сумманы дәүләткә кире кайтару кирәклегенә китерә.
    Тагын шуңа игътибар юнәлтәсе килә, әгәр субсидия ялланган персоналга хезмәт хакы түләүгә китсә, бу да акчаны максатчан кулланмауга керә, аны чимал сатып алуга тотарга мөмкин.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: