Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Үзәк универмагта сәүдә иткән эшмәкәрләр ТР Президентына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр

    Үзәк универмагта сәүдә иткән эшмәкәрләрнең бина милекчесе белән очрашуы югары тонда үтте.

    Очрашу 22 декабрьдә «Чистай» мәдәни үзәгендә үтте. Анда 50дән артыграк эшмәкәр килгән иде.
    Инициативалы төркем вәкиле Илдар Гыйльманов янгыннан соң мөмкин кадәр тизрәк эш итәргә кирәклеген белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка катлаулы хәлдә калган эшмәкәрләргә ярдәм итү үтенече белән хат әзерләргә тәкъдим ителде. Болар - ташламалы кредитлар, шулай ук гаризалар тапшырганнан соң - салым һәм пенсия чигерүләрен кичектереп түләү. Хат узган якшәмбедә курьер белән Казан Кремленә җибәрелде.
    Үзәк универмаг хуҗасы Марат Камалетдинов әйтеп үткәнчә, әгәр дә газ бирү торгызылса, зыян күргән эшмәкәрләргә берничә айга аренда түләвеннән башка күптән түгел төзелгән бинада буш мәйданнар биреләчәк. Бер эшмәкәр үзәк универмагтагы милеккә катнашы булмаган кешеләр хакында чыгыш ясады. Пәнҗешәмбе көнне эшмәкәрләргә янган бинага керергә, үз товарларын алырга рөхсәт ителде. Әмма, «хуҗалар» йөзендә бинага бөтенләй ят кешеләр кереп яңартылганнан соң кулланырга мөмкин булган әйберләр җыеп чыга башладылар.
    Үзәк универмаг хуҗасы ачыклаганча, янгыннан соң полицейскийларның сакта торуы экспертиза үткәрү өчен кирәк. Башлап сорау алучылар һәм тикшерүчеләр Казанга бер «Газель» машинасы белән тикшерү өчен әйберләр алып киттеләр. Үзәк универмагта сак алынды. Эшмәкәрләрнең янгын сүндерүчеләргә дә дәгъвалары бар. Алар фикеренчә, янгын сүндерүчеләр тәвәккәл эш итмәгәннәр.
    Кайбер эшмәкәрләр башка сәүдә нокталарында арендага мәйданчыклар ала башлаганнар инде.
    Дүшәмбе көнне эшмәкәрләр белән ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының генераль директоры урынбасары Азат Гайнетдинов һәм ТРда эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле Артем Шәрәфетдинов очраштылар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: