Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре сайлау участокларының әзерлеген бәяләде

Чистайга рәис Андрей Кондратьев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре килде.

Башта җирле хакимиятнең конференц-залында ТР Үзәк сайлау комиссиясенең күчмә утырышы булды. Аннары республиканың Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Яшьләр үзәге бинасында урнашкан 2741нче номерлы сайлау участогында булдылар.

Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары сайлау участогы ның әзерлеген, кирәк-ярак лар, саклану чаралары бе лән җиһазландырылуын тикшер деләр.

Барлык участокларда да дезинфекция чаралары белән җыештыру үткәреләчәк, участокка кергәндә сайлаучылар ның тән температурасын контактсыз термометр белән үлчәя чәкләр, битлекләр һәм каләмнәр бирәчәкләр.

Күзәтүчеләр, сайлау комис сияләре әгъзалары шулай ук шәхси саклану чараларында булачаклар. Моннан тыш, сайлау участокларында 1,5 метр лык социаль дистанцияне үтәячәкләр.

Участок сайлау комиссия се рәисе Роза Ситдыйкова сүзләренә караганда, аларның участогында ике меңнән артык сайлаучы исәпләнә. Территориаль урнашу сәбәпле, алар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бер төркем кешеләр – күрү буенча инвалидлар бар.

– Бу төркем кешеләр сайлау ларда актив катнаша, без алар белән индивидуаль эшлибез һәм алар үзләренең гражданлык позицияләрен уңайлы шартларда күрсәтә алсын өчен барысын да эшлибез, – дип билгеләп үтте Роза Ситдыйкова.

– Сайлауларга әзерлек штат режимында бара. Без Чистайда бу мәсьәләгә һәрвакыт җаваплы карауларын беләбез һәм рәиснең дә, участок сайлау комиссиясе әгъзаларының да үз участокларын иң уңайлы, куркынычсыз һәм әзерлекле итү теләге булуы күрәбез. Кайбер зур булмаган җитешсезлекләрне без күрдек, барысын да аңлаттык. Хәзер аларны төзәтү һәм әзерлекне төгәлләү өчен вакыт бар. Гомумән алганда, без канәгать калдык, – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Конд ратьев.

Үзәк сайлау комиссиясенең башка әгъзалары да сайлау участогының әзерлегенә үз бәяләрен бирделәр.

– Бүгенге көндә иң мөһиме – сайлауларның имин узуы. Без Чистай районында тавыш бирү имин узсын өчен барлык шартлар да тудырылганын күрдек. Участокта шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә шартлар тудырылган, биредә аларга уңайлы булыр дип уйлыйм. Шуңа күрә иң мөһиме – сайлаучыларыбыз килсен, үз теләкләрен белдерсен һәм участоклардан яхшы кәеф белән китсен, – дип үз фикерен белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Светлана Гыйниятуллина.

Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары шулай ук күптән түгел сайлауларда катнашу хокукы барлыкка килгән яшь кешеләр белән дә очрашты. Андрей Кондратьев беренче тапкыр тавыш бирүче егетләр белән аралашты, тавыш бирү процедурасының ничек барганын сөйләде, һәр гражданның сайлауда катнашуының мөһим леген билгеләп үтте. Шулай ук ул аларның һәркайсына сайлауларга исемле чакыру тапшырды.

– Без тавыш бирү хокукы алган, сайлауларда катнаша башлаган яшь буынны кулдан ычкындырмаска тиеш. Безгә әлеге процедураның мөһимлеген аңлату өчен барысын да эшләргә кирәк, – дип ассызыклады Андрей Станиславович.

Маргарита Князькова өчен алда торган сайлаулар – тормышындагы беренче сайлаулар. Яшь кыз билгеләп үткәнчә, бу вакыйганы ул күптән көткән.

– Мин лаеклы кандидатны сайлау өчен сайлауларны түземсезләнеп көтәм. Бу минем тормышымда яңа, бик җаваплы баскыч, чөнки без үз киләчәгебезне сайлыйбыз. Элек әти-әниемнең ничек тавыш бирүен кызыксынып күзәтә идем, илдәге, аерым алганда, республикадагы сәяси вәзгыять белән кызыксынам. Булачак сайлауларда мин Чистайда тавыш бирәчәкмен, сайлау участогына әти-әнием белән барачакмын, – дип уртаклашты Маргарита Князькова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев