Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәк район дәваханәсе республиканың иң заманча һәм уңайлы сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсенә әвереләчәк

Республика җитәкчелеге Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт мәсьәләсенә зур игътибар бирә.

Менә быел да Чистай үзәк район дәваханәсе стационарында капиталь ремонт буенча зур күләмдә эшләр планлаштырылган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә төзекләндерү буенча эшләр үткәрүгә акча бүлеп бирелгән. Эшләрнең икенче этабын үткәрүгә - кабул итү-диагностика бүлеген төзүгә һәм бизәкләү эшләрен башкаруга тагын берникадәр сумма бүлеп биреләчәк.
Үзәк дәваханә узган гасырның 80нче елларында хәзерге вакытта башка таләпләр куела торган нормалар буенча төзелгән. Модернизацияләү шартларында районда медицинаны үстерүдә төп юнәлешләрнең берсе булып яңа дәвалау ысулларын кертү һәм халыкны медицина хезмәтләренең барлык төрләре белән тәэмин итү, шулай ук җиһазландырылган дәвалау үзәкләрендә дәвалану өчен уңайлы шартлар тудыру тора.
Капиталь ремонт буенча нинди эшләр башкарылуы турында без үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин белән сөйләштек.
- Бүгенге көндә стационарның үзендә капиталь ремонт планлаштырылган. Эчке һәм тышкы коммуникацияләр алыштырылачак, билгеләнгән срокта бинада бизәкләү эшләре башкару планлаштырыла. Барлык эшләр заманча стандартлар буенча башкарылачак.
Бишенче катта өч операция залы һәм чиста бүлмәләр комплексы белән блок ачу планлаштырыла. Бу киләчәктә эре буыннарны эндопротезлау үткәрү кебек һәм башка заманча операцияләр ясарга ярдәм итәчәк. Реанимация бүлегендә дә һаваны чистарту агымы эшләячәк, ул патоген микроорганизмнарның үрчүен булдырмау өчен хезмәт итә.
Рәис Роберт улы биредә ятып дәваланучы авырулар өчен аерым санузел белән дүрт урынлык заманча палаталар җиһазландырылачак дип билгеләп үтте.
Яз көне җир асты сулары еш кына подвалга һәм бина коммуникацияләренә үтеп керәләр. Бу проблеманы хәл итүгә аерым игътибар биреләчәк. Моның өчен махсус дренаж системалары - суны читкә җибәрә торган тышкы системалар каралган. Территорияне төзекләндерү планлаштырылган, керү-чыгу юллары каралачак, территориядә җылылык үткәргечләре алыштырылачак. Ремонт барышында яңа уңайлы лифтлар файдалануга кертеләчәк.
Әңгәмә барышында баш табиб стационарда ремонтның этаплап башкарылачагын аңлатты һәм төзекләндерү-бизәкләү эшләре барышында ул ябылмаячак, ә үз эшен дәвам итәчәк. Капиталь ремонт үткәрү барышында дәваханәне ябу мөмкин түгел, чөнки ул әйләнә-тирәдәге җиде районга хезмәт күрсәтә. Барлык медицина хезмәткәрләре өстенә зур йөк төшә. Хәзерге вакытта стационарда өч бүлек - гемодиализ, кан тамырлары һәм II дәрәҗәдәге имгәнүләр үзәкләре эшли.
- Зур күләмдә эшләр планлаштырылган, алар киләсе атнада гаять начар хәлдә булган түбәне төзекләндерүдән башланачак, шуннан соң ремонт эшләре бинаның бишенче катыннан өченче катына кадәр башкарылачак. Икенче этапта беренче һәм икенче катны капиталь ремонтлау каралган, - дип хәбәр итте баш табиб.
Һичшиксез, заманча медицина ярдәме күрсәтүнең яңа стандартларына ирешү юлында мөһим этап булып кабул итү-диагностика бүлеге - патогенетик медикаментоз терапия, шулай ук дәваханәгә салынганчыга кадәрге этапта диагностика процедураларына мохтаҗ булган пациентларны кабул итү өчен махсуслаштырылган бүлек төзү тора. Проект эшләнмәләре буенча хәзерге вакытта үзәк район дәваханәсенә үзәк керү территориясе 500 квадрат метрга киңәйтеләчәк, анда заманча кабул итү-диагностика бүлеге урын алачак. Шундый бүлекне булдыру медицина ярдәменең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген шактый арттырырга, авыруны дәваханәгә салу өчен бирелгән вакытны кыскартырга һәм кабул итү мөмкинлекләрен киңәйтергә, шулай ук ашыгыч рәвештә китерелгән авырулар арасында үлем очракларын киметергә ярдәм итәчәк. Беренче катта православие, шулай ук мөселман диннәрен тотучылар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре ачу планлаштырыла.
Хәзерге вакытта аның терри­ториясендә кирәкле барлык заманча җиһазлар белән җиһазландырылган бала тудыру йорты урнашкан, ул II дәрәҗәдәге перинаталь үзәк булып тора. Янәшәдә генә өч катлы яңа балалар поликлиникасы төзелә. Шулай итеп, үзәк район дәваханәсе стационары капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, республиканың барлык заманча таләпләргә җавап бирүче, уңайлы сәламәтлек саклау учреждениесенә әвереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай ЦРБ

2
X