Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Үзәк мәйдан: үзгәртеп төзекләндерү дәвам итә

    Күп кенә шәһәрлеләр яңартылган үзәк мәйданны бәяләп өлгерделәр инде: көн дәвамында биредә эскәмиягә утырып ял итүче кешеләрне, бала арбасы этеп йөрүче яшь әниләрне күрергә мөмкин... Тиздән юл аша урнашкан җәмәгать киңлеге дә үзгәрәчәк.

    «Чистай» мәдәни үзәге каршында төзекләндерү эш ләре башланды – бу шәһәр мәйданын төзекләндерүнең икенче чираты. Яңартыла торган территория аның үзенә күрә дәвамы булачак, барысы да бердәм стильдә башкарылачак. Төзүчеләр үзгәртеп төзекләндерүгә язын керештеләр, хәзерге вакытта брусчатка җәю өчен участок лар әзерләү эшләре бара. Проект нигезендә, әлеге җәмәгать киңлегендә, җәяүлеләр зона ларының яңа катламыннан кала, эскәмияләр, яктырткычлар һәм башка кече архитектура формалары урын алачак, өстәмә яшелләндерү каралган.

    – Үзгәртеп төзекләндерү шәһәр бәйрәмнәрен үткәрү өчен генә түгел, ә эш көннәрендә дә ял итү өчен яңа мохит булдыруны күздә тота. Мәйдан ике аерым өлешкә бүленгән иде. Әлеге ремонт эшләре «Чис тай» мәдәни үзәге каршындагы мәйданны территория белән стилистик һәм образлы берләштерүне күздә тота, бу тарихи бердәмлекне булдырырга ярдәм итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу эштә кече архитектура формаларына мөһим роль бирелә, чөнки проект нигезендә алар Чистайга хас һәм архитектура һәйкәлләренә мәйдан чикләрен формалаштыручы стильдә башкарылачак, – дип аңлатты Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов.

    Үзәк мәйдан янындагы тер ри ториядә 20ләп тарихи һәм мәдәни һәйкәл бар. Үзгәртеп төзекләндерү проектын эшләгәндә бу үзенчәлекләр исәпкә алынган. Архитекторлар территориягә таш түшәүгә аерым игътибар биргәннәр. Проект буенча ул янәшәдәге архитектура һәйкәлләренә игътибарны юнәлтү өчен нейтраль төстәге брусчатка белән түшәләчәк.

    – Миңа калса, бу территория элек тә начар түгел иде, һәрвакыт яшел, чиста, матур иде. Әмма барысын да яңадан эшләргә карар иткәннәр икән, димәк, тагын да яхшырак булачак. Иң мөһиме – эскәмияләр, яктырту, чәчәкләр һәм куаклар күбрәк булсын. Карагыз әле, мәйдан ничек үзгәрде! Бик матур, алайса элек биредә машиналар гына тора иде, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Чистайда яшәүче Антонина Игоревна.

    Әйтергә кирәк, үзәк мәй данны үзгәртеп төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты ның «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында башкарыла. Эшләргә заказ бирүче – ТРның Баш инвестицион төзелеш идарәсе, ә генераль подрядчысы – «Татмелиоводстрой». Субподрядчы оешма булып «Грейтстрой» предприятиесе тора. Эшләрне төгәлләү 2022 елның 4нче кварталына планлаштырылган.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: