Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәк китапханәдә Яңа ел символларының уникаль күргәзмәсе тупланган

Кышкы каникулларда үзәк китапханә хезмәткәрләре уку залын Кыш бабайның уңайлы йортына әверелдереп, балалар һәм олылар өчен чын бүләк әзерләделәр. Бу - бүләкләр, уенчыклар куелган, чыршы һәм камин булган почмак, биредә җылы һәм уңайлы.

Балалар рәхәтләнеп йомшак ак келәмдә утырдылар, бүләкләрне кызыксынып карадылар. Ә чыршы янында Яңа ел атрибутлары күргәзмәсе урын алган, аның күп кенә экспонатлары узган гасырнаң 50-60нчы елларына карыйлар.
Уку залы китапханәчесе Светла­на Алешина сөйләгәнчә, яңа ел символларын, нигездә, Чистай кол­лекционерлары алып килгәннәр, алар арасында олы яшьтәгеләр университеты студентлары, шулай ук китапханә хезмәткәрләре дә бар.
Евгения Злыднина уку залына еш йөри. Элек биредә китапханәче булып эшләгән әбисе Татьяна Николаевна белән бергә кыз китаплар укып биредә вакыт уздырырга ярата. Ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән уенчыкларның күбесен беренче тапкыр күрүен билгеләп үтте.
- Миңа бигрәк тә кечкенә Кар кызы ошады, шулай ук шарлар һәм күркә формасындагы зур уенчыклар да бик матурлар. Безгә аңлатуларынча, алар йорт янында үсеп утырган чыршы агачларына эленә торган булганнар, - ди Евгения.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай библиотека