Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзидарә - эштә

6нчы номерлы "Мебель фабрикасы" ТҖСын рәсми ачу булды. Тәкъдим итүдә муниципаль район җитәкчелеге, ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе А.Семенычев, ТР Дәүләт Советы депутаты В.Смыковның ярдәмчесе - В.Пещеров, ТҖС территориясендә урнашкан предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре, шәһәр Советы депутатлары катнаштылар.

Муниципаль район башлыгы И.Әхмәтҗанов ТҖС оештыру идеясе өчен В.Смыковка рәхмәт белдерде, бу төзекләндерү, социаль, торак өлкәсе мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Бездә билгеле бер тәҗрибә бар инде. Микрорайоннарда эшләгән СПКлар җәмәгать тормышы үзәге булдылар, аларның эшчәнлеге нәтиҗәле һәм кирәк булды. Без вакыт белән сыналган тәҗрибәгә яңадан кайтабыз, әмма тагын да сыйфатлырак дәрәҗәдә. Илдус Тәлгать улы, шәһәр Советы депутаты Олег Батыршинга рәхмәт сүзләре белдерде. Аның җитәкчелегендәге "Гранд-Строй" фирмасы ТҖС офисына сыйфатлы ремонт ясады.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшыру күңелле вакыйга булды. Бүләкләрне үзәк базар җитәкчесе Рөстәм Нуретдинов, Сергей Ивлев (җылылык челтәре), Александр Меркурьев (мебель фаб­рикасы) әзерләделәр.
Яшәүчеләр чәчәкләрдән, кулдан эшләнгән әйберләрдән менә дигән күргәзмә ясаганнар, иң яхшы эшләр дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде. Иллюстрацияле стендлар кешеләр, аларның мавыгулары турында сөйләде. Тынлы оркестр, яшь артистлар\, иҗат коллективлары чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.
6 нчы ТҖС белән Мария Есипова, җәмәгать советы белән - Сергей Ивлев җитәкчелек итәләр. Халык белән конструктив аралашу өчен тагын бер мәйдан ачылды, эшчәнлекнең өстенлекле өлкәләре билгеләнде. Һәм Илдус Әхмәтҗанов әйтеп үткәнчә, ТҖСлар арасында эшне иң яхшы оештыруга ярыш шәһәрнең йөзен уңай якка үзгәртергә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев