Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзидарә җаваплылык тәрбияли

Балалар йортында "Лидер" клубының үзидарәне үстерү буенча программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.

Ул үзкамилләшү өчен этәргеч бирә, көндәлек тормышка уңай үзгәрешләр кертүче кызыклы идеяләрне эшләргә ярдәм итә. Педагоглар коллективы монда тәрбияләнүчеләрне инициатива күрсәтү, мөстәкыйль карарлар кабул итү, лидер сыйфатлары үстерү мөмкинлеге күрәләр.
Ә барысы да өстәмә белем педагогы Татьяна Казакованың үзидарәне үстерүгә юнәлдерелгән клуб программасын тәкъдим итүдән башлана. Альтернатив нигездә президентны сайлау үткәрәләр, Екатерина Мәсхүтова 70 процент тавыш ала. Иң кирәкле эшчәнлек юнәлешләре - матбугат, мәгариф, мәдәният, спорт һәм көнкүреш буенча биш министрлык булдыралар. Һәм көндәлек, җаваплы эш башлана. Президент һәм мәгариф министры 13, 1 нче мәктәпләр педагог­лары белән очраштылар, биредә балалар йортында тәрбияләнүчеләр белем ала һәм укучыларның өлгерешенә анализ ясадылар, аларның тәртибе белән кызыксындылар, малайларның һәм кызларның тышкы кыяфәтенә игътибар иттеләр. Ай саен үткәрелә торган чираттагы утырышта үз эшчәнлек йомгаклары буенча җентекле хисап тоттылар. Иң яхшылар бүләкләнде, артта калучыларга - шефлык ярдәме тәкъдим ителде, болар барысы да матбугат министрлыгы көче белән нәшер ителүче газета битләрендә чагылыш тапты. Шимбә өмәләре үткәрү, чисталык һәм тәртип урнаштыру - хезмәт һәм көнкүреш министрлыгы карамагында. Спорт министрлыгы кызыклы чара - педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр командалары арасында волейбол буенча ярыш тәкъдим итте, ул шулай ук секция эшен күзәтә. Мәйданда ярыш башланганчы күпме дулкынлану, азарт булды. Нәкъ менә шундый аралашу үзара аңлашучанлыкка, олылар һәм балалар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә. Спорт юнәлешенә зур игътибар бирелә, чөнки бу физик сәламәтлек. Балалар йортында төрле ярышлардан кала, барлык теләүчеләр Балалар һәм яшьләр йортында бушлай бассейнга йөриләр.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр рес­публика проектларында актив катнашалар, җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Шуларның берсе - "Менә дигән бишле" дип исемләнгән интеллектуаль уенга чакыручы "Балачакны кайтару" 12 команда арасында өченче урынны алып килде. "Ак Барс-галерея" конкурсы уңышлы булды. Анда бөтен республикадан камыр пластикасы техникасында 150гә якын эш килгән, иҗатны бәяләү берничә номинациядә алып барылган. Беренче урынны Алена Трифонова ала, аның эше "Кояш белән очрашуга" дип атала, бүләккә ЖК телевизор алды, өченче - Катя Мәсхүтова - "Никольский соборы", Кристина Кузьмина - "Туган як" -дипломант булды, икесе дә электрон китаплар белән бүләкләнделәр.
Үзидарә тәрбияләнүчеләр тормышының төрле ягына кагылган күп кенә актуаль мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә, мөһим вакыйгаларга игътибар юнәлтергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев