Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзгә балалар проблемалары турында фикер алыштылар

Педагог-психологлар өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү буенча семинар узды.

«Үзгә балалар хакына игелек» проектын тормышка ашыру кысаларында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте республика районнарында чаралар циклын оештырды. Безнең районда йомгаклау очрашуы узды.

Үзенчәлекле балалары булган гаиләләр белән эшләүгә багышланган чаралар берничә мәйданчыкта үткәрелде. Шуларның берсе – «Чистай» мәдәни үзәге базасында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары белән психокоррекцион эш» дигән педагог-психологлар өчен семинар. Биредә үзгә балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләүче районыбызның педагог-психологлары, социаль яклау бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, мәгариф идарәсе вәкилләре һәм башкалар җыелган иде.

– Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар – безнең кайгыртуга мохтаҗ аерым категория. Җәмгыятьнең бурычы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән үзенчәлекле балалар, үзләрен чикле итеп тоймасыннар, җәмгыятькә тулысынча җайлашсыннар өчен шартлар тудыру. Монда педагогларның һәм психологларның роле аеруча мөһим. Сезгә нәтиҗәле эш, алган белемнәрегезне практикада куллана алуыгызны телим, – диде Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова аның эшчәнлеге, бурычлары турында сөйләде, очрашуның төп максаты турында мәгълүмат бирде.

– Безнең эшчәнлек күпкырлы. Башка юнәлешләр арасында без сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшлибез, бу категориягә ярдәм йөзеннән күп кенә чаралар уздырабыз. Комплекслы ярдәмгә шулай ук үзгә балаларның әти-әниләре дә мохтаҗ. Хөрмәтле педагоглар һәм психологлар, аларның нинди эмоциональ халәттә булулары күпчелек очракта сездән тора, – диде Алсу Абдрахман кызы.

Ата-аналар белән психокоррекция эше турында мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Гатауллина сөйләде.

– Чистай районында үзгә балалар һәм аларның әти-әниләре белән системалы эш оештырылган. Баланы һәм аның ата-аналарын психологик-педагогик яктан озата бару мәктәпкәчә яшьтәге балалык чоры дәвамында һәм гомуми белем бирү учреждениеләренә йөргән чорда гамәлгә ашырыла. Әлеге категория белән эшләү өчен педагогик составка зур игътибар бирелә, – дип билгеләп үтте Гүзәл Вилсур кызы. – Педагогның үзенчәлекле бала гаиләсе белән хезмәттәшлегенең төп максаты – тәрбия бурычларын үтәргә ярдәм итү, гаиләнең социаль җайлашуына ярдәм итү, аның мөмкинлекләрен мобилизацияләү. Педагог бала һәм өлкәннәр, аның тирә-юнендәге кешеләр арасында арадашчы, шулай ук аның яки аның әйләнеше белән турыдан-туры аралашканда остаз ролендә чыгыш ясый.

Килгән кунаклар үзенчәлекле балалар белән эшләүнең үз алымнары турында сөйләделәр, адаптив физик культура, төрле методикалар һәм башка юнәлешләр буенча менталь тайпылышлар булган балаларга коррекция-тернәкләнү-педагогик ярдәм күрсәтү буенча профессиональ кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Үзенчәлекле балалар белән эшләүдә социаль тьютор сыйфатында балаларга тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга булышучы, аларны тернәкләндерүдә ярдәм күрсәтүче волонтерлар мөһим роль уйный. Белгечләр һәм ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлектә алар үзгә бала өчен уңышлы уку һәм социаль җайлашу өчен уңайлы мохит булдыра алалар. Бу инвалидлыгы булган балаларга ачылырга, үзләрен заманча җәмгыятьнең тулы канлы кешеләре итеп тоярга, ә сәламәт балаларга – физик проблемалары булган кешеләргә тотрыклы позитив караш формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Шуңа күрә «Дар» тернәкләндерү үзәгендә баланы уңайлы киңлеккә кертүдә арадашчы ролен үтәүче социаль тьютор-волонтерларны әзерләү буенча тренинг оештырылды. Анда медицина көллиятенең 20 студенты катнашты. Эшне «Көч – балаларда» хәйрия фонды белгечләре алып барды.

Очрашу программасында шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия концерты да планлаштырылган иде. Тамашачылар алдында Казан дәүләт консерваториясе вәкилләре, И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте

студентлары, М. Мозаффаров исемендәге 18нче номерлы Казан балалар музыка мәктәбен тәмамлаучылар һәм башкалар чыгыш ясады.

Оештыручылар музыкантларның, шулай ук сәламәтлек белән проблемалары булган музыкага сәләтле балаларның чыгышлары иҗатка мотивацияне, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның гына түгел, аларның ата-аналарының да кызыксынуларын арттырырга мөмкинлек бирер, диагнозның авырлыгына карамастан, һәр баланың үсеше өчен яңа мөмкинлекләр үзләштерергә теләк уятыр дип өметләнәләр.

Әмма үзгә балаларның иҗади үсеше мәсьәләләрендә үз катлаулыклары бар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны музыка уку йортларында укытуны җиңеләйтә торган төгәл методика һәм технологияләр булмау мәсьәләсе актуаль булып кала. Шуңа күрә күчмә очрашу кысаларында үзгә балаларны музыкага өйрәтү методикасы буенча мастер-класс оештырылды. Музыка мәктәпләре укытучылары, балалар бакчалары педагоглары өчен аны М.Мозаффаров исемендәге 18нче номерлы Казан балалар музыка мәктәбе укытучылары үткәрде. Алар бу юнәлештә үз тәҗрибәләре һәм эш нечкәлекләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев