Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзеңне һәм якыннарыңны сакла

Коронавирустан күпләп вакцинация башланды. Теләгән һәркем бушлай прививка ясата ала.

Узган елның декабрендә Чис­тай районында масштаб­лы кампания башлап җибәрделәр, ул авыру йоктыру куркынычы янаган төркемгә кергән ке­шеләргә коронавирус инфек­циясеннән вакцинация узарга мөмкинлек бирде. Чистай райо­ны башлыгы Дмитрий Ивановка Чистай үзәк район дәва­ханәсе поликлиникасында вакцинаның беренче компонентын керттеләр. 21 көннән соң ул кабат вакцинация узачак.

– Прививка ясатырга кирәк дип саныйм, чөнки без барыбыз бергә бу вирусны туктатырга тиеш. Ни кызганыч, күпләр өчен авыру авыр уза. Үзеңне һәм якыннарыңны, бигрәк тә өлкән буынны сакларга кирәк. Без үзизоляциянең катлаулы этабын уздык, моңа кабат юл куярга ярамый, – диде Дмитрий Иванов.

Район башлыгы авырган очракта тирә-юньдәгеләрне зарарламас өчен прививка ясатырга карар итүен билгеләп үтте.

– Минем әти-әнием өлкән яшьтә, янәшәмдә якыннарым бар. Авыру чыганагы булмас өчен, мин прививка ясатырга булдым. Өстәвенә, препаратка тулы ышанычым бар. Процедура үзе җиңел уза. Поликлиникада барысы да көйләнгән: вакцинация алдыннан анкета тутырыла, мәҗбүри рәвештә табиб карый, – дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.

Элегрәк вакцинация алдыннан берничә тикшеренү узарга, антитәнчекләр булу-булмау­га экспресс-тест тапшырырга кирәк иде. Хәзер моның кирәге юк. Антитәнчекләрнең булуы зарарлы түгел. Әгәр алар бар икән, вакцинация иммунитет эшен көчәйтергә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзор белгечләре.

Коронавирустан вакцина ике компоненттан тора. Анти­тән­чекләр 21 көннән соң үткә­релә торган икенче фазадан соң гына барлыкка килә.

Вакцина – 18 градус салкында саклана. Вакцинаның бер ампуласында биш доза саклана. Шуңа күрә аны прививка ясатырга алдан язылган 5 пациент булганда гына эретәләр.

Чистай районында беренчеләрдән булып медицина хезмәткәрләренә прививка ясый башладылар. Педиатрия яр­дәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина вакцинациянең ике этабын да узган.

– Беренче этаптан соң минем температурам бераз күтәрелде, 37 градуска якын иде. Башка начар тойгылар, хәлсезлек, арыганлык сизмәдем. Икенче этапка мин алдан әзерләнергә булдым һәм прививка ясатыр алдыннан бер көн алдан температураны төшерә торган препарат эчтем. Минем белән бергә хезмәттәшләрем дә прививка ясатты, аларның да барысы да әйбәт узды, – дип уртаклашты Наталья Толкина. – Вакцинация – үзеңне һәм якыннарыңны саклауның иң кулай ысулы, дип саныйм. Бу мәкерле вирус белән авыруга караганда, вакцина ярдәмендә антитәнчекләргә ия булу яхшырак.

Чистай районында вакцинация 16 декабрьдә башланды. Барлыгы 195 кеше прививка ясатты, шуларның 45е – вакцинаның ике компонентын да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев