Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзеңнең көчсез булуыңны тану авыр

Балигъ булмаганнар эшләре, аларның хокукларын яклау буенча агымдагы елның беренче комиссия утырышында 31 административ эш каралды, балаларны тәрбияләү буенча вазифаларны тиешенчә үтәмәгән өчен төрле тәэсир итү чаралары билгеләнде.

Кайбер хәсрәт-аналар исерткеч эчемлекләр кулланалар, үз ихтыяжларын канәгатьләндерү белән мәшгульләр, улларының, кызларының мәнфәгатьләрен ачыктан-ачык санга сукмыйлар. Еш кына кечкенә балаларны караучысыз калдыралар, ә аларга, әлеге яклаучысыз калган сабыйларга нишләргә? Яшь хатын-кызның сигез яшьлек кызы һәм өч яшьлек улы бар, ул исерткеч эчемлекләр кулланган. Әмма вакытында акылга килгән, тиешле нәтиҗә ясаган. Башкасы исә туктый алмаган, балалар турында кайгыртуга караганда тәртипсез яшәү рәвеше, исерек компанияләр күңеленә күбрәк хуш килә. Балалар приютка урнаштырылган, әмма анда да "мәрхәмәтле" ана бары бер-ике тапкыр гына килгән. Димәк, тудырган, ә калганы аның планнарына керми. Йөрәге ничек түзә икән, хәер, әгәр аның күңелендә нинди дә булса ана хисләре булса, балалары приютка эләкмәсләр иде.
14 яшьлек яшүсмернең әти-әнисе аерылышканнар, күрәсең, әлеге хәлдән ул үз максатларында уңышлы файдалана. Дөрес, бу бервакытта да яхшыга илтми. Инде хәзердән үк аңа мәктәп ягыннан шактый дәгъвалар җыелган: даими рәвештә дәресләрне калдыра, ә өй эшен әзерләү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әнисе сүзләренә караганда, аның контроленнән, таләпләреннән туеп (югыйсә фатирда аның өчен ярыйсы гына шартлар тудырылган), ул "барысын да аңлаучы" әтисенә китәргә ашыга. Малай, ирекне сизеп һәм әтисе белән әнисенең инде күптән аралашмавыннан файдаланып, ни тели шуны эшли. Мәктәпкә барыр урынына урамда йөри. Аны өлгереш, киләчәктә имтиханнарны ничек тапшырачагы борчымый. Ә бит әтисенә, шулай ук әнисенә мәктәпкә, сыйныф җитәкчесенә шалтырату һәм улларының хәле турында белешү дә җитә. Бер-берсенә үпкә, бер-берсен күрә алмау улларының язмышында чагылыш таба, киләчәктә тагын да күңелсезрәк нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ир-ат улының гамәле өчен бары аңа гына штраф салуларыннан ризасызлык белдерде. Аның карашыннан ук ә ни өчен элеккеге хатыннан шундый ук сумма түләргә мәҗбүр итмәделәр дигән сүзләрне укырга мөмкин иде. Аның өчен, бу күрәсең, баланың язмышына караганда мөһимрәк.
13 яшьлек кызның әнисе кызының яшьтәшеннән кәрәзле телефон урлавы турындагы эш каралган вакытта җир тишегенә кереп китәргә әзер иде. Аңа тагын бер, өстәвенә криминаль юл белән килгән кәрәзле телефон ни өчен кирәк булган?! Кече яшьтәге явызларча эш итүче анык җавап бирә алмады, бары комиссия әгъзаларының, бәлки, аны чит кешенең телефоны текәрәк булуы җәлеп иткәндер дигән фаразлары гына ишетелде. Карап торышка шушы тыйнак кызга, спортчыга карап моны эшләвенә ышану авыр. Карак исемен йөртүе ничек килеп чыккан соң? Аңардан котылу һәм якыннар, танышлар, сыйныфташлар, укытучылар алдында намуслы исемне кайтару өчен күпме көч түгәргә кирәк?!
Кызы күз алдында начар якка үзгәрә барган хатын-кызга карап та кызгану хисе туды. Сөйкемле, сары чәчле гүзәл бу кыз элек шулай ук спорт белән актив шөгыльләнгән, аннары барысын да ташлаган, башка кызыксынулары барлыкка килгән. 15 яшендә ул әнисенең киңәшләрен тыңламый башлый, кайчан тели шунда өйгә кайткан. Өйгә кайтмаган очраклары да була. Кичен урамга чыгармаска тырышсалар, әнисе сүзләренә караганда, чыгармыйча гына карагыз дип кычкыра башлый. Теләсә нинди кисәтүне агрессив кабул итә. Иң якын кешеләр арасында үзара аңлашучанлык юкка чыккач читләшү барлыкка килә. Борчудан бөтерешкән әлеге хатын-кыз моны аңлата алыр иде микән. Үз вакытында явызлыкның тамырын корыта алмаганнар, ә хәзер үзен үсеп җиткән дип санаган кызның тәртибендә нәрсәдер үзгәртергә көчсез булуын тану аеруча авыр. Кайгы ялгызы гына йөрми. Шикле танышулар, шау-шулы компания белән маҗаралар эзләү. Нәтиҗәсе гадәттә бик аяныч була. Кызның кечкенә энесе үсеп килә һәм тискәре үрнәкне ул көн саен үз күзләре белән күрә. Таныш булмаган олы кешеләр янында кыз берни дәшми, шунысы күңелсез, аның йөзендә чын күңелдән үкенү, әнисе өчен борчылу билгеләре сизелми.
Унҗиде яшьлек егетнең дә уе укуда түгел, укырга теләми, ялкаулана. Үзе кебекләр белән төн уртасына кадәр рәхәтләнеп вакыт үткәрү, ә аннан соң йокыны туйдыру - монысы башка. Һәм якыннары да берни эшли алмыйлар: үгетләүләрнең, акылга килергә киңәш итүләрнең тәэсире булмый. Сүз уңаенда, комиссия утырышларына чакырылган яшүсмерләрнең күбесе тулы булмаган гаиләләрдә, кагыйдә буларак, әниләре белән генә тәрбияләнәләр. Менә 12 яшьлек малайны һәм аның абыйсын әниләре берүзе тәрбияли, уллары тәэмин ителгән яшьтәшләреннән ким булмасыннар өчен иртәдән кичкә кадәр эшли. Әмма, кызганыч, яшүсмер үз гамәлләре белән инде берничә тапкыр якын кешесен борчыган. Сыйныф җитәкчесеннән синең улың урлаша, дәресләрне өзә, аны хәтта исерек килеш тә күргәннәр дигән сүзләрне ишетү бигрәк тә авыр. Аның каравы, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул тырышса яхшы укый ала, сәләтле бала. Бәлки, еш кына шундый тәртибе күңелне телгәләүче проблемалардан качу теләгедер. Сыйныфташлар арасында аңлашылмаучанлыклар, ышанычлы дуслар дип санаганнар тарафыннан үпкәләтүләр. Яшь вакытта ни өчендер кайбер мәсьәләләр хәл ителмәслек кебек тоелалар, хәтта фаҗигагә диярлек әвереләләр һәм шундый вакытта үз кайгың белән ялгыз булмавыңны хис итү мөһим.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан атна саен җәмәгать урыннарында олылардан башка кичке уннан соң йөргән балигъ булмаганнар тоткарлана. Тиешле закон турында ата-аналар, шулай ук аларның уллары, кызлары хәбәрдар булсалар да, аны бозуны дәвам итәләр. Ул исә яшүсмернең мәнфәгатьләрен, куркынычсызлыгын тәэмин итү, ата-аналарының тынычлыгын сак­лау максатында кабул ителгән. Балигъ булмаган җинаять эшчәнлегенә тартылырга яки үзе явызларча гамәл кылучыларның корбаны булырга мөмкин. Бу юлы тоткарланучыларның күбесе ышанычлы гаиләләрдән. Укытучылары аларны яхшы яктан билгеләп үтәләр. Шундый утырышта булу үзе үк алар тарафыннан үз гамәлләрен уйлап эшләмәгәннәре өчен кырыс җәза буларак кабул ителә һәм алар белән бу башка бервакытта да кабатланмас дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев