Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзенчәлекле балаларга ярдәм итү аның көндәлек эшенә әверелә

Светлана Рябова сәүдә өлкәсендә 20 елдан артык эшләгән. Ул үзенчәлекле балалар ярдәмендә аның тормышы шулай тамырдан үзгәрер дип күз алдына да китермәгән.

Башкаларга ярдәм итү, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә рухи яки матди ярдәм күрсәтү теләге, мөгаен, һәр кешедә туадыр. Әмма бик азларда гына ул – тормыш рәвешенә, игелекле гамәлләр башкару – көндәлек эшкә әверелә.

Светлана Геннадьевна Рябова тормышында да нәкъ шулай килеп чыга. Шәһәребездә аны актив волонтер, төрле хәйрия һәм социаль әһәмиятле проектлар җитәкчесе буларак беләләр. Ә күп кенә гаиләләр өчен ул якын дус, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булган мәрхәмәтле кеше.

Светлана Рябова безгә үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре белән ничек аралаша башлавы, каты авыручы балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия акцияләре оештыруы һәм «БлагоДарю» дигән үзенең яңа проектын тормышка ашыруы турында сөйләде.

– Светлана Геннадьевна, сезне күпләр һәркемгә һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган, күпсанлы хәйрия ярминкәләре һәм социаль проектлар оештырган кеше буларак белә. Болар барысы да ничек башланды, бу өлкәдә сезнең беренче адымнарыгыз нинди булды?

– Барысы да атакай Андрей Рыбочкин ярдәме белән берничә ел элек башланды. Ул вакытта минем гаиләмдә авырлыклар булды. Чиркәүгә гыйбадәт кылырга йөргәндә, мин анда үземә карата җылы мөнәсәбәт тойдым һәм хәтта ул чакта миңа аеруча җитмәгән күңел тынычлыгы, кайгыртучанлык таптым. Андрей атакай һәм анакай миңа ярдәм күрсәттеләр һәм якын кеше буларак кабул иттеләр. Ул вакытта Татарстан митрополиясен җитәкләгән митрополит Анастасий атакай Андрейга Чистай благочиниесендәге «Игелекле гамәл» гаиләне һәм әниләрне яклау бүлегендәге эшчәнлегенә хәер-фатихасын бирде.

Мин шуның белән янып йөри һәм атакайга актив ярдәм итә башладым. Аннары ул мине әлеге бүлекнең координаторы итеп билгеләде. Бу бүлектә эшләү дәверендә мин каты авыручы баланы дәвалауга, тернәкләндерүгә акча җыю буенча ике ел нәтиҗәле эш башкардым. Аның әнисе ярдәм сорап үзе миңа мөрәҗәгать итте. Ул үзе дә бик актив һәм мин дә аңа ярдәм итәргә тырыштым. Ул вакытта минем әнием бик каты авырый иде, аңарда яман шеш таптылар. Ни кызганыч, бернинди өмет тә юк иде. Һәм мин бөтен көчемне бу малайга ярдәм итүгә юнәлттем, кемнеңдер гомерен саклап кала алырмын, дип уйладым. Без бергәләп хәйрия ярминкәләре уздырдык, кешеләр үзләре ясап алып килгән кул эшләнмәләрен, сувенирларны саттык, хакимият, епархия ярдәме белән конкурслар оештырдык, анда шулай ук дәвалануга акча җыйдык. Бу безнең шәһәр өчен яңа, гадәти булмаган күренеш иде. Безнең хәйрия сукмагы нәкъ менә шушы чаралардан башланды да инде. Аллаһка шөкер, авыруны җиңә алдык, хәзер бу малайга 21 яшь һәм ул тулы канлы тормыш белән яши. Без аның әнисе белән әле дә тыгыз элемтәдә торабыз, ул миңа яңа проект белән ярдәм итә, – дип күз яшьләре белән сөйли Светлана Геннадьевна.

Аннары башка, тагын да катлаулырак очраклар килеп чыга, бөтен шәһәр белән кыйммәт операцияләргә сабыйларга акча җыялар. Светлана Рябова һәрвакыт каты авыручы балаларның актив ярдәмчесе була, алар өчен борчылып яши.

2017 ел Светлана Геннадьевна эшчәнлегендә яңа баскыч була. Аның инвалид балалар өчен спорт-сәламәтләндерү үзәген булдыруга юнәлдерелгән проекты Президент грантлары фонды конкурсында җиңү яулый.

– Бу вакыйга рухи-агарту үзәге ачылу белән туры килде, шуңа күрә балалар белән шөгыльләнү өчен бүлмә нәкъ менә шунда җиһазландырылды. Үзәктә тормыш кайнады: анда коррекция мәктәбеннән балалар шөгыльләнде, ата-аналар мөмкинлекләре чикләнгән балаларын да шунда алып килә иделәр. Гомумән алганда, спорт-сәламәтләндерү үзәгендә йөзгә якын бала шөгыльләнде, – дип искә ала Светлана Геннадьевна.

Моның артыннан башка социаль әһәмияткә ия проектлар эшләнә. Аларның берничәсе кабат Президент грантлары фондыннан ярдәм ала һәм уңышлы гамәлгә ашырыла.

Шушы вакыт дәвамында Светлана Рябова үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә тора. Хәтта үзизоляция чорында да алар элемтәдә булганнар, онлайн-дәресләр алып барганнар, аралашканнар.

Чикләүләрне бетергәннән соң, төрле чаралар һәм акцияләр үткәрә башлаганнар.

– Үзенчәлекле балалар белән эшләү тормышымның бер өлешенә әверелә. Мин үземне бер мизгелгә дә алардан башка күз алдына китерә алмыйм. Егерме елдан артык сәүдә өлкәсендә эшләдем һәм тормышым үзенчәлекле балалар ярдәмендә шулай үзгәрер дип башыма да китермәдем. Әгәр озак вакыт балаларны күрмичә торсам, мин аларны сагына башлыйм, шалтыратып алар белән сөйләшәм. Үз улларыма мин булдыра алганның барысын да бирдем, аларны үстердем, тәрбияләдем. Әгәр мин янәшәмдәге үзгә балаларга ярдәм итмәсәм, бу мин түгел инде. Безнең белән элемтәдә булган һәр баланың тулы канлы тормыш белән яшәвен: йөрүен, укуын, үсә алуын телибез, – дип уртаклаша әңгәмәдәшем.

Аның балаларга карата булган аерым мәхәббәте һәм олы йөрәге турында тагын бер вакыйга сөйли. Ул үз баласы өчен генә түгел, ә сыендырган улы өчен дә мәрхәмәтле, кайгыртучан әни.

– Беренче ирем белән аерылышкач, минем кулымда ике яшьлек улым Нияз калды. Берникадәр вакыттан соң мин бер ир-атны очраттым, аның да улы бар һәм ул Ниязның яшьтәше иде. Без бергә яши башлагач, мин ирексездән балаларыбызның сөйләшүен ишеттем. Саша Ниязга: «Әтиемә әти дип дәшсәң, мин дә әниеңә әни дип дәшәчәкмен», – дип әйтте. Алар шулай килештеләр. Икесенә дә мин бөтен назымны бирдем, икесен дә бертигез яраттым, берсен дә аермадым. Минем өчен алар бертуганнар, – ди Светлана Геннадьевна.

Инвалид балалар һәм аларның ата-аналары белән тыгыз аралашу, социаль проектларны тормышка ашыруда күпьеллык тәҗрибә яңа проект булдыруга этәргеч була. Светлана Рябова җиде ел дәвамында күңелендә йөрткән идея, ниһаять, тормышка аша башлый. Октябрь башында «БлагоДарю» автоном коммерцияви булмаган оешма теркәлә.

– Күрәсең, вакыты җиткәндер. Кайберәүләр коммерцияви булмаган оешманы рәсмиләштерү озакка сузыла дип кисәттеләр. Әмма безгә документларны рәсмиләштерергә күп кешеләр ярдәм иттеләр һәм без барысын да җиңел һәм шактый тиз башкарып чыга алдык. Без аңа «БлагоДарю» дигән исем бирдек. Безнең белән хезмәттәшлек итүче гаиләләргә без игелек бүләк итәбез һәм җавап итеп алардан рәхмәт сүзләре ишетәбез.

Бер яктан, мин бу эшне башларга куркам, икенче яктан – без моны эшләргә тиеш. Без булмасак, моны кем эшләр? Биредә бөтенләй башка мөмкинлекләр ачыла. Алга таба без инвалид балаларга ярдәм итү, аларны социальләштерү, иҗади үстерү, күп балалы, тулы булмаган гаиләләргә, авыр хәлдә калган кешеләргә булышлык күрсәтү юнәлешендә эш алып барырга телибез. Безнең идеяләребез күп, файдалы булу теләгебез зур. Проектлар язарга планлаштырабыз һәм төрле фондлардан грант ярдәме алырга өметләнәбез. Соңгы вакытта инвалид балалар арасында аралашуны оештыруны сорап шалтыратулар ешайды. Без, милләтенә һәм диненә карамастан, җәмгыятькә яраклашуны, үзенчәлекле балаларны тернәкләндерүне оештыра алырбыз, дип ышанабыз. Без бервакытта да балаларны милләтләре буенча аермадык.

Хәзер хакимият ярдәме белән «БлагоДарю» коммерцияви булмаган оешма өчен бина эзләү эшләре алып барыла. Шул вакытта балаларның очрашырга, аралашырга, иҗат белән шөгыльләнергә, тернәкләнү үтәргә мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Светлана Геннадьевна хәзер җәмгыятьтә үзгә балаларга карата мөнәсәбәтнең үзгәрә башлавын билгеләп үтте:

– Өйдә, дүрт дивар арасында утыручы инвалид балалары булган күбрәк гаиләләрне колачлау мөмкинлеге барлыкка килүен телим. Бүгенге көндә төп нигезне 30 гаилә һәм иллеләп бала тәшкил итә, әмма вакыт узу белән алар күбрәк булыр дип ышанабыз. Чөнки хәзер җәмгыятьтә вәзгыять үзгәрә башлады. Үзенчәлекле балаларны гадәти кеше буларак кабул итә башладылар. Алар шундый ук ягымлы, акыллы балалар. Тик аларның һәркайсына якын килү кирәк. Шундый балалар белән эшләүдә иң мөһиме – аларны ярату. Ул чакта хәтта иң йомыклар да ачыла башлый. Бала үсешендә нинди дә булса алга китеш күрү – минем өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә иң яхшы бүләк.

– Әлеге игелекле башлангычта катнашырга, волонтерлык ярдәме күрсәтергә теләүчеләр булса, алар сезгә мөрәҗәгать итә аламы?

– Әйе, әлбәттә. Без шат кына булачакбыз. Мин аралашу, сөйләшү өчен һәрвакыт ачык. Киләчәктә үз бинабыз барлыкка килгәч, без күбрәк чаралар уздыра

алачакбыз һәм ярдәм, әлбәттә, кирәк булачак. Гомумән, теләсә нинди ярдәм мөһим. Хәтта кешеләр үзенчәлекле балаларга аңлап карасалар, аларга бармак төртеп күрсәтмәсәләр, бу да зур ярдәм булачак.

– Сезгә башлангычыгызда уңышлар телим. Барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев