Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзенчәлекле балаларга ярдәм артачак

Карл Маркс урамы, 82 адресы буенча урнашкан бинада күләмле ремонт эшләре алып барыла. Озак ламый сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләнү үзәге үз ишекләрен ачачак.

Бүгенге көндә Чистай районында 236 үзенчәлекле бала яши. Аларны нормаль тормышка кайтару, җәмгыятьтә җайлаштыру өчен күпме хезмәт, рүхи ныклык, матди чыгымнар кирәклеген аларның әти- әниләре яхшы белә.

Һәрбер инвалид бала бушлай тернәкләнү курсы үтәргә тиеш, әмма мондый ярдәм һәрвакыт күрсәтелмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, сәла мәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче чис тайлыларга тернәкләнү курсы үтү өчен республиканың башка шәһәрләренә барырга кирәк.

«Дар – дарим ангелам радость» исемле үзәк ачылу белән безнең шәһәрдә әлеге проблема хәл ителәчәк.

Әлеге үзәк Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Балаларда көч» хәйрия фондының уртак җитәкчелеге астында ачыла. Биредә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс һәм Чис тай районнарыннан 18 яшькә кадәр булган инвалид балалар тернәкләнү курслары үтәчәк.

Күптән түгел үзәкнең ремонтланган бинасында Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, «Дарим ангелам радость» автоном коммерцияви булмаган оешма директоры Адел Заһретдинов, Чистай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча директоры Галина Задворнова, балалар поликлиникасының мәктәпкәчә балалар бүлеге мөдире Светлана Проничева, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр катнашты. Алар ремонт барышын, булачак үзәкнең эшен тикшерделәр. Ата-аналар аның эшен оештыру буенча үз теләкләрен җиткерделәр.

– Безнең шәһәрдә шундый үзәк ачылуы искиткеч. Элегрәк безгә гаиләне калдырып башка шәһәргә китәргә, вакытлыча яшәү өчен тору урыны эзләргә кирәк иде. Хәзер үзенчәлекле балалары булган гаиләләр туган шәһәрләреннән чыкмыйча да комплекста тернәкләнү үтә ала, – дип билгеләп үтә Ләйсән Чернышева.

– Бүгенге көндә сәламәт лек ләре чикле балаларны социальләштерү, аларга үз-үзләренә хезмәт күр сәтү, мөстәкыйль яшәү күнекмәләрен сеңдерү зур роль уйный. Үзәктә нәкъ менә шушы юнәлештә 21 көнгә исәпләнгән тернәкләнү курсы алып барылачак. Биредә төрле авырулы, әйтик, терәк-хәрәкәтләнү аппараты бозылган балалар процедуралар алачак. Әмма практика күрсәткәнчә, хәзер күбрәк аутизм, психик тайпылышлар белән авыручы балалар тәрбияләүче ата- аналар ярдәмгә мохтаҗ. Балага белгеч билгеләгән аерым программа ярдәмендә аның расписание се төзеләчәк. Кирәк булган очракта курс 45 көнгә кадәр озайтылачак, – дип сөйли Юлия Абдреева.

– Бу безнең республикада бишенче тернәкләнү үзәге, аларның икесе Казанда, икесе – Лениногорск белән Түбән Камада. Волонтерлар һәм тьюторлар зур ярдәм күрсәтә. Бездә тьютерларны укыту буенча республиканың профиль университетлары белән килешүләр төзелгән. Үзәкләрне төзегәндә без үзенчәлекле балаларның әти-әниләре фикерләрен дә истә тотабыз, алар һәм табиблар белән гомуми технология оештырабыз һәм аны тормышка ашырабыз, – дип ассызыклады «Дарим ангелам радость» автоном коммерцияви булмаган оешмасы директоры Адел Заһретдинов. – Иң элек балаларны педиатр һәм невролог карый. Мәҗбүри рәвештә баш миенә энцефалограмма ясала. Аннары балага тернәкләнү программасын билгелиләр. Биредә логопед, дефектолог, психолог хезмәтләре күрсәтелә, массаж, дәвалау һәм адаптив физкультура үткәрелә.

Заманча тернәкләнү үзәге ачылуны балалар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, хәтта табиблар да зарыгып көтә.

– Безнең сәламәтлекләре чикләнгән балаларыбыз элегрәк тә республика клиникаларында дәваланалар, башка шәһәрләрдә тернәкләнү узалар иде. Хәзер андый үзәк безнең шәһәрдә дә булачак. Бу исә балаларыбызның сәламәтлеген тагын да ныгытуга зур бер адым, һәм, ниһаять, аларга ярдәм итү дә якынрак булачак, – дип билгеләп үтте балалар поликлиникасының мәктәпкәчә балалар бүлеге мөдире Светлана Проничева.

427 квадрат метр мәйданлы бинада бер курс өчен бер үк вакытта 72 бала тернәкләнү узачак. Ел саен елына 800 кешене үз эченә алган 12 комплекслы тернәкләндерү программасы үткәрү күз уңында тотыла. Үзәктә медик-психологик-педагогик юнәлештәге 25 белгеч эшләр дип көтелә. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен «Дар – дарим ангелам радость» тернәкләнү үзәге ачу 30 августка планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев