Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм»

Светлана Винокурова балаларга музыка дөньясын ачарга ярдәм итә.

 

Балалар бакчасында музыка укытучысыннан башка бер генә бәйрәм дә узмый. Балалар белән уртак тел табу, аларда иҗади башлангычны сизү, аны ачарга ярдәм итү, сценарий төзү һәм деталь уйлау – әлеге бурычлар 3нче балалар бакчасының 1 квалификация категорияле музыка җитәкчесе Светлана Винокуровага яхшы таныш.

Аның педагогик стажы ун елдан артык тәшкил итә.Шуның 8 елын ул балаларга туган татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә эшли. Рус исем-фамилияле кызның шулай саф татар телендә сөйләшүе бик күпләрне сокландыра билгеле. Аның моңа гади генә сәбәбе бар икән.

– Минем әтием рус миләтен нән, әнием – татар хатыны. Әни ягыннан әбием Яуширмә авылында яшәде. Без сеңелем белән гел анда кайта идек, анда үстек диярлек, саф татар телен өйрәндек. Шуңа күрә бала чактан ук ике телне дә яхшы беләбез, аларда иркен сөйләшәбез, – дип сөйли Светлана Винокурова.

– Ни өчен педагогия өлкә сен сайладыгыз?

– Миңа калса, бу минем табигатем.Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Җитмәсә, күп кенә туганнарыбыз шул өлкәдә эшлиләр: кайсы тәрбияче, икенчесе мәктәптә белем бирә, алар арасында завучлар да бар. Мин педагогия көллиятендә ике квалификация: «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе» һәм «Музыка җитәкчесе» белгечлеге буенча диплом алдым. Әти-әнием миңа һәрчак ярдәм иттеләр, минем шушы һөнәрне сайлавымны хупладылар.

– Балалар белән беренче дәресегезне хәтерлисезме?

– Практикамны 22нче номерлы балалар бакчасында уздым. Мин балалар белән әйбәт дәрес үткәрә алуыма ышана идем, әмма төркемгә кергәч, каушап калдым. Практика җитәкчемнән, үземнең укытучымнан һәм балалар бакчасы хезмәткәрләреннән минем адреска кисәтүләр булыр дип курыктым. Әмма барысы да яхшы килеп чыкты, малайларга һәм кызларга кызык булды, алар дәрестә актив эшләделәр.

– Балалар белән аралашканда сезнең өчен иң мөһиме нәрсә?

– Миңа калса, ачык булырга кирәк. Беренче чиратта балалар өчен педагог түгел, дус булу кирәк. Бала тулысы белән тәрбиячегә ышанырга тиеш. Тәрбияләнүчеләренең ышанычын яулау – зур хезмәт, ул бар кешенең дә кулыннан килми. Монда төрле уен формалары бар. Бу очракларда без балаларга төрле уеннар тәкъдим итәбез, аларда яңа, таныш булмаган нәрсәләргә кызыксыну уятырга тырышабыз.

– Ел дәвамында балалар бакчасында төрле утренниклар уза, аларда барлык тәрбияләнүчеләрнең талантларын һәм нәрсә эшли белүләрен күрсәтү мөһим. Сез моның өстендә ничек эшлисез?

– Бала кечкенә булганда аның тавышы бармы- юкмы икәнен аңлап булмый әле. 3-4 яшендә генә баланың җырлау сәләте күренә башлый. Баланың сәләтен күрергә миңа түгәрәктә эшләвем дә ярдәм итә. Балаларның кайберсе биергә ярата, ә кемгәдер тынычрак мохит ошый. Шушы мәгълүматларга таянып, мин утренникларда һәр бала өчен үз номерларын булдырам, иң оялчан балага да ачылырга ярдәм итәм.

– Сездә музыкага мәхәббәт ничек уянды?

– Безнең әтиебез гармунда уйный иде, әбиебез җырлый, шигырьләр дә яза. Без Елгачылар поселогында яшәдек. Мин мәктәптә укыганда, безнең ишегалдындагы кызлар белән бик еш «Бригантина»да җыелышып җырлый идек.Кайчакта хәтта күрше әбиләр өчен концертлар да оештыра идек. Шулай итеп, музыкага һәм җырга мәхәббәт тугандыр да... Әмма мин балачакта профессиональ музыка белән шөгыльләнмәдем. Педагогия көллиятенә укырга кергәч кенә безнең күршебездә яшәгән Ирина Муллаяновадан дәресләр ала башладым. Ел ярымда ул мине пианинода уйнарга өйрәтте.

– Зур сәхнәдә беренче тапкыр кайчан чыгыш ясадыгыз?

– Миңа ул вакытта 19 яшь иде. «Сабантуй кызы» конкурсында үзеңнең талантыңны күрсәтергә кирәк иде. Ышаныч белән әйтә алам, мин сәхнәдә үземне судагы балык кебек тотам, бик теләп шәһәрдә үткәрелүче чараларда, бәйрәм концертларында катнашам. Вокал буенча минем белән беркем дә шөгыльләнмәде, мин моны үзлегемнән өйрәндем.

– Ә син рус җыры театры составына күптән кердеңме?

– Ансамбльдә мин дүрт ел шөгыльләнәм. Бер мизгелда аерым гына җырлау ялыктыра башлады, хор составында җырлап карыйсым килде. Рус җыры театры минем өчен иҗади үсеш урыны булды.

 

Шуның өстенә безнең җитәкчебез Любовь Смирнова бик көчле. Ул өстенлекләрне һәрвакыт бик белеп куллана, безнең һәркайсыбызның көчле якларын да белә. Шуңа күрә дә безнең коллектив 12 ел дәвамында иң яхшылар рәтендә кала.

– Сезнең тормышыгызда музыка нинди урын тота?

– Билгеле, беренче урында гаиләм торса, икенче урында эш һәм музыка белән мавыгу. Минем тормышым аның белән өзлексез бәйләнгән. Шундый мизгелләр булды, музыкага мәхәббәтем ярдәмендә миңа яхшы конкурсларда катнашу мөмкинлеге туды. Болар зур шәһәрләрдә үтте. Әмма, кызганычка каршы, мин бар мөмкинлектән дә файдалана алмадым, чөнки күп очракта бик күп финанс чыгымнары таләп ителде.

– Минем белүемчә, төрле конкурсларда катнашып, шактый уңышлар яуларга өлгердегез?

– Әйе, мин конкурсларда солист яисә ансамбльдә катнашучы буларак кына түгел, музыка җитәкчесе буларак та чыгыш ясыйм. Алар арасында - «Үз йөрәгеңне ач!» муниципаль, «Моң чишмәсе» рес публика конкурсы. Аларда мин Беренче Дәрәҗәдәге лауреат булдым. 2019 елда Венера Ганиева инициативасы белән үткәрелгән вокалистларның «Сандугач-Соловей» халык ара конкурсына бардым. Анда беренче урынны яуладым. Узган ел «Ел тәрбиячесе» муниципаль конкурсында, педагогия осталыгының «Омтылыш» Бөтенроссия конкурсында катнаштым. Анда беренче дәрәҗә лауреат булдым.

– Сез барысына да ничек өлгерә аласыз?

– Дөресен генә әйткәндә, җиңел түгел. Бу бит зур көч һәм энергия таләп итә. Кайчакта мин бик арыйм, өй эшләренә җитешә алмыйм, репетицияләрне калдырырга туры килгән очрак лар да бар. Мондый вакытларда яңадан көч туплыйм, яңа көч белән алга барам.

– Гаиләңә җитәрлек дәрәҗә дә игътибар итәргә вакыт каламы?

– Эш, мавыгуым, якыннарыма багышланган вакыт арасында алтын урталыкны табарга тырышам. Мин былтыр кияүгә чыктым. Безнең гаилә яшь, күп игътибар таләп итә. Шул ук вакытта өйдәге җылы мөгамәлә, бер-береңне аңлау миңа һөнәри һәм иҗади мохитта тагын да зуррак уңышларга ирешергә рухландыра, көч бирә.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә педагогия һәм иҗади эшчәнлегегездә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев