Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Үземә җаваплылык алсам – ярдәмсез калдырмыйм»

Озак вакытлы карап тору системасы үз эченә тернәкләндерү, медицина, юридик хезмәтләрне ала.

Илебездә ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләр күп.

Сүз әхлакый ярдәм турында бара. Деменция башланган, картлык астениясе белән бәйле проблемалары булган кешеләрне, бигрәк тә ятып кына торучы каты авыруларны даими карап тору таләп ителә. Бәхеткә, узган ел Чис тай районы өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлар карап торуның яңа системасын керткән районнарның берсе булды.

Хәзерге вакытта озак вакытлар карап тору системасына 153 чистайлы мохтаҗ. «Балкыш» үзәгенең социаль эш буенча белгечләре үз кул астында булган кешеләр янына баралар, аларга гигие на һәм көнкүреш хезмәте генә күрсәтеп калмыйча, медицина, юридик, социаль ярдәм алуда ярдәм итәләр, тернәкләндерү күнегүләре уздыралар.Шуның белән яңа система аерылып тора.

Булдырь авылыннан Анастасия Колесова – тыл хезмәтчәне, 2 төркем инвалид. Атнага берничә тапкыр аның янына социаль хезмәткәр Вера Кирсанова килеп йөри, өен җыештыра, ашарга әзерли, юындыра. Ярдәм күрсәтү исемлеген озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде, чөнки әбигә 90 яшь һәм аңа комп лекс лы ярдәм таләп ителә.Әмма тыл хезмәтчәне үзен ярдәмгә мохтаҗ дип санамый, ул тормышка оптимистик карашта һәм эшлекле киңәшләр бирергә дә мөмкин. Аның көне күңелле үтә, бигрәк тә Вера Петровна янына килгәндә.

– Ул минем туганым кебек, һәм бу чыннан да шулай. Верага үзеңнең кайгы-шатлыкларыңны да ышанып сөйләргә, яңалыклар белән уртаклашырга да мөмкин, ул барысын да тыңлый. Мин аңа күнектем инде. Миңа бигрәк тә уеннар ошый, без картлар балалар кебек бит. Уенчыклар да хәзер яңа модалы: чәнечкеле шарлар, металл боҗралар, төрле лабиринтлар. Үземне яшь дип хис итәм, – дип елмая ул.

Социаль хезмәткәрләр үз карамакларында булган кешеләргә хроник авырулардан, депрессиядән, неврозлардан, физик арыганлыктан уен формасында арынырга ярдәм итәләр. Бу уеннар инсульт кичергән өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча файдалы дип санала. Социаль хезмәткәр белән сөйләшер алдыннан Анастасия Михайловна үз ярдәмчесе турында бары тик яхшы нәрсәләр турында гына язуыбызны сорады. Вера Кирсанова хәтта бераз оялып та куйды һәм мин мактасыннар өчен эшләмим диде.

– Биредә 2003 елдан бирле эшлим, элек безнең хезмәтләргә бары тик көнкүреш, гигиена һәм һавада йөрүләр генә керә иде. Хәзер исемлек киңәйде, тернәкләндерү кунегүләре дә барлыкка килде. Минем карамакта шундый 5 кеше, алар күптән инде гаиләм әгъзасына әверелделәр. Яшермим, эшебез җиңел түгел. Әмма мин шундый кеше, әгәр өстемә җаваплылык алганмын икән, аны ярдәмсез калдырмыйм, – дип сөйли Вера Кирсанова.

Социаль хезмәткәр яңа үзгә решләрне бик кирәк дип саный, иң мөһиме вакытны дөрес бүлергә кирәк, ул көнкүреш эшләренә дә, ял итәргә дә җитәргә тиеш.

– Анастасия Михайловна аз хәрәкәтчән тормыш рәвеше алып бара. 1963 елдан бирле аның бер аягы юк. Шуңа да карамастан, ул бик позитив кеше, дип әйтер идем. Аның улы бар, даими рәвештә әнисе янына килеп йөри, әмма өйдә хатын-кыз кулыннан башка мөмкин түгел, – дип саный социаль хезмәткәр.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, аларның һәрберсе өчен карап тотуның шәхси планы эшләнгән, чараларның җентекле исемлеге язылган. Кешенең күнегелгән өй шартларында яшәвен саклау озак вакытлар карап тору системасын төзүнең әһәмиятле принцибы булып тора.

Өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәтләр чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә күрсәтелә.Мохтаҗлыкның беренче, икенче, өченче дәрәҗәсенә карый торган гражданнар медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең уртак патронажы хезмәтеннән файдаланалар, – дип өстәде «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Татьяна Алякина.

Проект кысаларында ярдәмгә мохтаҗ пенсионерларны һәм инвалидларны ачыклауның төрле алымнары кулланыла. Күпчелек әби-бабайлар төрле сәбәпләр буенча социаль яклау органнарына мө рәҗәгать итмиләр. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре төрле учреждениеләр: поликлиникалар, стационарлар, җирле үзидарә органнары, пенсия фонды һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәләр. Шулай ук туганнарының һәм ярдәмгә мохтаҗ гражданның үзенең мөрәҗәгатьләрен дә карыйлар.

Эш җаваплы, башкача булуы мөмкин дә түгел, дип саныйлар белгечләр. Ә аларның өстенлекле бурычлары булып сыйфатны яхшырту гына түгел, ә үз карамакларындагы кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру да тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев