Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзегезне артык мәгълүматтан чикләгез

Соңгы вакытта безгә коронавирус турында бик күп мәгълүмат керә башлады.

Безнең гадәти тормышыбызга борчу өстәп, яңа мәгълүматлар килә тора. Мондый хәлдә үзеңне тискәре фикерләрдән ничек сак­ларга, борчуларны ничек җиңәргә?

«Кәеф юк, алга таба нәрсә булыр?  Кайчагында башка күңелсез уйлар керә. Өстәвенә, хроник авырулар булган кешеләр һәм өлкәннәр риск төркемендә торалар, диләр. Шул ук вакытта мин барысы да яхшы булыр дип ышанам!»

– Сез дөрес эшлисез! Барыннан да элек, үзеңне билгеле бер кысаларга куеп, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк, – дип кисәтә медицина психологы Ольга Баранская. – Әйе, хәзер без бөтен җирдә коронавирус турында ишетәбез, әмма бик күп мәгълүмат агымыннан бары тик рәсми чыганаклардан килгән дөрес мәгълүматны гына сайларга кирәк. Кемдер авыру турында төрле чыганаклардан яңа мәгълүматлар эзләү белән махсус шөгыльләнә. Гайбәт, төрле шаян ролик­лар күпме! Үзегезне объектив булмаган фикерләрдән, кирәкмәгән, артык мәгълүматлардан чикләргә тырышыгыз, боларның барысы да кешегә зыян гына китерә.

Иң яхшысы, кисәтү чараларын үтәргә тырышыгыз: кеше күп йөри торган урыннарда йөрмәгез, кулларны сабын һәм кайнар су белән даими юарга тырышыгыз (коронавирус югары температурадан, кояштан курка!). Битлек кияргә һәм аны 2-3 сәгать саен алыштырырга, теләсә кайсы вакытта ишек тоткаларын, ачык өслекләрне сөртергә мөмкин булсын өчен үзегез белән һәрчак дезинфекция чарасы йөртегез. Бу кискен рес­пиратор вирус инфекцияләреннән, грипптан сакланырга һәм барысы да яхшы булыр дигән ышанычны сакларга ярдәм итәчәк!

Әгәр хәлегез кинәт начарланса, өйгә табиб чакыртыгыз: бу авыруның чын сәбәбен ачыкларга һәм кирәкле дәвалау алырга ярдәм итәчәк.

Борчуларны, арыганлыкны бетерү өчен, медитация белән шөгыльләнергә, релаксация турында онытмаска, организмны чыныктырырга киңәш итәм. Иммун сис­темасына ярдәм итү, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге саклау бик мөһим. Барыбыз да исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X