Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзе һәм дуслары өчен...

Айрат Сәгъдиев һәм Евгений Музинеев Чечен республикасында хезмәт иткәннәр.

Айрат 1998 елда армиягә чакырылган. Аның диңгез хезмәтенә, җылы якларга эләгү мөмкинлеге булса да, ул, һичшиксез, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели. Һәм, нәтиҗәдә, кайнар ноктага эләгә, тугыз ай хезмәт иткәннән соң аның полкын Ставропольдән Чечняга күчерәләр. "Урал" йөк машинасында сугыш кирәк-яраклары: минометлар, зенит җайланмалары өчен патроннар ташыйлар. Бервакыт куркыныч участокны узганда тагылма яр өстендә эленеп кала. Шунда ук нәрсә дә булса эшләргә: я машинадан сикереп төшәргә, ул вакытта тагылма упкынга төшеп китәчәк һәм безнең сугышчыларыбыз коралсыз калачак (ә бу еш кына үлемгә тиң), яки хәлне төзәтергә тырышырга кирәк була. Көн бик ямьсез: кар ява, аяк асты пычрак. Айрат сүзләренә караганда, бу минутларда ул шок хәлендә була, әмма чигенергә теләми. Гомерен куркыныч астына куйса да, ул машинаны ташламый һәм ихтыяр көчен туплап, үз-үзен кулга алып, йөкне коткара. Димәк, үз иптәшләренә ярдәм итә. Иң авыры, күз алдында хезмәттәшләре вафат булганда, ул үзенең ике якын сугышчан дустын югалта. БТРга гранатомет эләккәндә алар бер колоннада хәрәкәт итәләр һәм өч егет, шул исәптән Андрей Коленов һәлак була. Ә Айрат Сәгъдиевнең үзенә исән калырга бары очрак ярдәм итә. Аңа элемтәчеләр утырган батып калган машинага ярдәм итәргә туры килә, шулай итеп, ул юлда тоткарлана, шул сәбәпле исән кала.
Икенче дусты, Илсур Бәдретдинов, һөҗүмнәрнең берсендә һәлак була. Ул дуслары турындагы хәтерне яңартып, ел саен Кама Аланында һәм Лениногорск районында аларның каберләренә бара. Аның өчен дуслары исән, яшь, шат күңелле булып калалар.
Чечняда һәлак булган ике Чистай егете - Роман Орлов, Радик Хамматгалиев та тормышны яраталар. Аларга мәңгелек дан! Айрат Сәгъдиев һәм Евгений Музинеев кергән "Сугышчан дуслык" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының җирле бүлеге әгъзалары һәлак булган солдатларның каберләрен карап торалар, алар турындагы истәлекне хөрмәт итәләр. Евгений үзе 2004 елның көзендә армиягә китә, Нальчикта яшь сугышчы курсы уза. Шунда ук, Кабардино-Балкария башкаласында, хәрби частьларның даими туплану пункты урнашкан. Аларны еш кына Чечняга сугышчан бурычны үтәргә җибәргәннәр.
- Минем белән бергә 44 татарстанлы, шулай ук Пенза, Ульяновск, Башкортостаннан егетләр хезмәт иттеләр, - ди Евгений Музинеев. - Бәхеткә, мине һәм дусларымны ачы язмыш читләтеп узды. Без колонна шартлаган вакытта һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалтуларга дучар булмадык, беркем дә җитди зыян күрмәде.
Ә ерактагы Чистайда улы өчен әнисе борчыла, телевидение, радио аша тапшырыла торган кайнар ноктадагы хәл турында һәр хәбәрне тын алмыйча тыңлый. Локаль конфликтлар корбаннары турындагы теләсә нинди мәгълүмат аның йөрәген телгәли: кемнеңдер балалары һәлак була бит.
Хәзер барысы да артта калды. Әлеге егетләр үз сугышчан бурычларын үтәделәр һәм ир-атлар дуслыгына тугры булып калалар, хәер, алар бергә эшлиләр. Ярдәмчел, кешеләргә игътибарлылар, мөмкин булганча хәрби-патриотик хәрәкәттә катнашалар. Үзләре һәм язмыш мәңгелеккә аерган егетләр өчен яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев