Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзара сөйләшү кирәк

"Халык - ышаныч - власть" узган җомгада муниципалитетта үткән "түгәрәк өстәл" нәкъ шулай аталды. Әңгәмәдә муниципаль район башлыгы И.Әхмәтҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Гобәев, аларның урынбасарлары, бүлекләр һәм идарәләр, җәмәгать советы, территориаль җәмәгать советлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.

Иң башта чараның төп максаты билгеләнде һәм бурычлар куелды: гражданнарның җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең нәтиҗәлелеген ничек күтәрергә? Аннан соңгы сөйләшү һәм "Чистай" ТВсы әзерләгән видеосюжет та шуңа багышланды.
Муниципаль район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Т. Спиридонова 2011 елда һәм 2012 елның 1 кварталында гражданнарның Чистай муниципаль районы Советына һәм башкарма комитетына мөрәҗәгатьләрен карау буенча эшкә анализ ясады. Узган ел кергән язмача гаризалар саны (2204) 2010 елда кергәнгә караганда (2260) 456 гаризага кимрәк. Чистайлыларны күбрәк торак, ТКХ хезмәтләренә түләү һәм сыйфат мәсьәләләре борчый. 2011 елда безнең муниципаль районнан ТР Президенты аппаратына кергән мөрәҗәгатьләр санының кимүе сизелә. Башка районнар арасында без яхшылар арасында түгел, шуңа да 2012 елның 1 кварталында ТР Президенты аппаратына инде 52 мөрәҗәгать керү фактына да игътибар итәргә кирәк.
Халыкның социаль мәсьәләләрен хәл итү - власть органнары эшчәнлегенең әһәмиятле аспекты. Практикадан күренгәнчә, социаль яклау идарәсе, мәгариф һәм дәвалау учреждениесе эше аерым кешегә якын китерелгән. 2011 елда башлык һәм башкарма комитет җитәкчесе адресына социаль характердагы 110 мөрәҗәгать керде. Җирле бюджеттан матди ярдәм күрсәтү өчен 165 мең сум, 2012 елның отчет чорына (5 ай) 101 мең сум бүлеп бирелде.
Гомуми бүлек эшендә шәхси кабул итүне оештыру һәм уздыру аерым урын алып тора. Узган ел муниципаль район башлыгы һәм башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан 304 кеше, 2012 елның отчет чорында 37 кеше кабул ителгән. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Н. Сергеева (2011 елда - 238, 2012 елның 1 кварталында-59), муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов та (2011 елда - 59 кеше, 2012 елның 1 кварталында - 29) күп санда кешеләр кабул иткән.
Әмма формаль җаваплар проблемасы да бар, башкаручылар мөрәҗәгатьләрдә кузгатылган мәсьәләләргә җитәрлек дәрәҗәдә якын килмиләр. Бу гражданнарның кабат мөрәҗәгать итүләренең һәм шикаятьләр санының артуына китерә. 2011 елда кабат мөрәҗәгатьләр саны арткан - 55, 2010 елда - 35, 2012 елның 1 кварталында - 20. "Тере диалог" - аеруча нәтиҗәле, практикадан күренгәнчә, күп кенә проблемалар гариза бирүче белән әңгәмә барышында хәл ителергә мөмкин. Бу турыда 2011 елның ноябрендә булган шәһәр һәм район халкының башлык белән "Турыдан-туры элемтәсе", шулай ук Чистай муниципаль районы сайтында булдырылган "Башлыкка сорау бир" бүлеге дә сөйли. Бүген җирле власть кабат мөрәҗәгатьләр санын киметү, шулай ук гаризаларны карауны 20 көнгә калдыру бурычын куя. Сүз уңаенда, "Халык мөрәҗәгатьләре буенча эш барышын камилләштерү" проектын тормышка ашыру кысаларында һәм халык фикерен өйрәнү максатында 2011 елда "Халык-ышаныч-власть" дигән социаль сораштыру уздырылды (редакциядән: якын арада ул газетабызда бастырылачак).
Әйтергә кирәк, чыгыш ясаучыларның докладларында әлеге тематика чагылыш тапты. Аерым алганда, шәһәр башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы Л.Лапутина халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күрсәтү, "Торак комплексы" МУ ИКның дәгъва хезмәте начальнигы О.Заглядова һәм социаль яклау идарәсе начальнигы Н.Усанова гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү алымнарын камилләштерү һәм мөрәҗәгатьләрне сыйфатлы карау турында сөйләделәр. Соңыннан башлык йомгак ясады, катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм кешеләрнең властька карата ышанычы артырга тиеш дигән өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев