Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Үзара дус һәм тату яшик

    Ислам үзәгендә таҗик диаспорасының миграция хезмәте, шәһәр хакимияте, хокук саклау органнары, мөхтәсибәт вәкилләре белән гадәткә кергән очрашуы узды.

    Миграция законнарын, җәмәгать тәртибен саклау, таҗик диаспорасы вәкилләренең шәһәр мәдәни чараларында катнашуы сөйләшү темасына әверелде.

    Чистайда төрле милләт һәм дин вәкилләре яши. Таҗик диаспорасы – иң күп санлыларның берсе. Очрашуыбызның төп максаты – сезгә Россия Федерациясендә яшәү кагыйдәләрен үтәү, башка милләт һәм дин вәкилләре белән тыныч, дустанә яшәүгә омтылу, аларның гореф-гадәтләренә аңлап һәм хөрмәт белән карау мөһимлеге турында җиткерү, – диде бирегә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

    Федераль куркынычсызлык хезмәте, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору үзәге вәкилләре таҗик диаспорасы вәкилләрен радикаль агымнарның йогынтысыннан кисәттеләр һәм хокук бозулар өчен җаваплылык турында искәрттеләр. Сораулар килеп туган очракта, очрашуда катнашучыларга тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.

    Чистай шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы тынычлыкның һәм татулыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте.

    Төрле халыклар турында сөйләгәндә, рухи якны да онытырга ярамый. Без мөселманның һәр нәрсәдә үрнәк булырга һәм барлык дин һәм милләт вәкилләре белән тату яшәү өчен бөтен көчен куярга тиешлеген истә тотарга тиешбез, – дип ассызыклады Мөхәммәд хәзрәт. Ул чарада катнашучыларга Нәүрүз, Сабантуй кебек массакүләм бәйрәмнәрне үткәрүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

    Таҗик диаспорасы вәкил­ләренең актив эшчәнлеге турында аның җитәкчесе, «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов та сөйләде.

    Диаспора шәһәрнең җәмәгать тормышына актив кушыла, Чистай мөхтәсибәте һәм шәһәрнең мәдәният бүлеге үткәргән төрле чараларда катнаша, – диде Әбүбәкр хәзрәт.

    Очрашу барышында катнашучылар көндәлек тормышта килеп чыккан мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Һәркем тулы җавап алды.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: