Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Законсыз чүплекләргә – аерым игътибар

Районда санитар-экологик икеайлык башланды.

Кыштан соң район территория сен тәртипкә китерү – санитар-экологик икеайлыкның максаты әнә шундый. Ул 1 апрельдә башланды һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Гадәткә кергән күләмле кампания алдыннан зона киңәшмәсе узды, анда Татарстанның якын-тирә районнары вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә массакүләм «генераль җыештыру»га әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчү турында экология һәм табигый байлык лар министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров сөйләде.

– Быел икеайлык чорында профильле министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр тарафыннан территорияләрнең санитар-экологик торышын яхшырту буенча күләмле эшләр башкару планлаштырылган. Болар – чәршәмбе һәм шимбә өмәләре, башка экологик акцияләр, алар эпидемиологик чараларны үтәп үткәреләчәк. Аларда 1 миллионнан артык татарстанлы катнашыр дип көтелә. Узган ел катнашучылар саны аз булды, чөнки икеайлык үзизоляция чорына туры килде, – диде Фаяз Фәнил улы.

Узган ел күзәтчелек органнары тарафыннан 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, 1 меңнән артык беркетмә төзелгән һәм 5 миллион сумнан артык суммага административ штраф салынган.

Район башкарма комитеты җитәк чесе Эдуард Хәсәнов шәһәребезне һәм авылларыбызны чистарак итү өчен берләшергә чакырды.

– Узган ел пандемия чикләүләре аркасында авыр булуга карамастан, Чис тай районы территориясендә без 18 чәршәмбе һәм шимбә өмәсе уздырдык, 14 законсыз чүплек чистартылды, 800 кубометрдан артык чүп чыгарылды. Быел безнең алда шулай ук берләшү һәм торак пунктларыбызны халыкның экологик һәм санитар куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү өчен яхшы эшләү бурычы тора, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы.

Күп фатирлы йортларның ишегалларын, балалар мәйданчыкларын, шәхси сектор территорияләрен, гараж кооперативларын һәм халык күпләп ял итә торган урыннарны тәртипкә китерергә, кыш буена җыелган чүп-чардан арындырырга кирәк. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, халыкның актив катнашында, уртак көч белән яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Икеайлык патрульлек итүне дә күздә тота. Экологлар тарафыннан төп игътибар рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне ачыклауга биреләчәк.

– Даими рәвештә авиаочышлар башкарылачак, шулай ук керергә авыр булган урыннарда, әйтик, ерынтыларда квадрокоптерлар кулланачакбыз. Чүп-чарны законсыз туплау урыннарында фотокапкыннар урнаштырылачак – алар хокук бозучыларны тотарга ярдәм итәчәкләр. Санитар-экологик икеайлык барышында су саклау һәм яр буе зоналарын контрольдә тотачакбыз. Ведомствода нәтиҗәле эш алып бару өчен кирәкле бөтен нәрсә: белгечләр дә, техника да бар. Икеайлыкның беренче көннәреннән үк барлык җаваплы хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчте, – дип аңлатты ТР Экология министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе башлыгы Рәфис Әхмәтҗанов.

Икеайлык белән беррәттән Татарстанда «Экояз-2021» акциясе дә узачак. Гадәткә кергәнчә, иң активларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Сүз уңаеннан

Рөхсәт ителмәгән урыннарда чүп-чар ташлауны ачыклауда халык та ярдәм итә ала. Моның өчен Идел-Чулман территориаль идарәсенә 5-35-19 телефоны буенча шалтыратырга яки «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасында «Экология» категориясен сайлап, үз мөрәҗәгатегезне калдырырга мөмкин.

«Экояз-2021»

Конкурс ике этапта үткәрелә: район этабы – 1 апрельдән 14 майга кадәр, республика этабы – 15 майдан 31 майга кадәр. Экоакция нәтиҗәләре буенча иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, муниципаль берәмлек билгеләнәчәк, шулай ук быел беренче тапкыр «иң яхшы экоишегалды» номинациясе кертелде. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, алар арасында – акустик колонкалар, химик һәм туристик җыелмалар, теннис өстәле, уен модуле дә бар. Иң яхшы экогаилә Кырымга ял итәргә барачак. Конкурс турында тулырак мәгълүмат ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында бирелә.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев