Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Законга хезмәт итү – безнең максат»

Тимур Дияров мәктәптә укыганда ук квалификацияле юрист булырга хыялланган.

 

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Һөнәрнең үзенчәлекләре, эштә өстенлекләр, коллектив алдында торган максатлар һәм бурычлар турында безгә күптән түгел билгеләнгән Чистай шәһәр прокуроры Тимур Дияров сөйләде.

– Тимур Зиннурович, ни өчен сез бу һөнәрне сайладыгыз?

– Мәктәптә өлкән сыйныфларда укыганда ук җәмгыять белеме фәненә карата кызыксыну барлыкка килде, еш кына олимпиадаларда катнаштым. Нәкъ менә шул вакытта үземнең хокук мөнәсәбәтләрен өйрәнүгә тартылуымны аңладым. Квалификацияле юрист булырга, минем кебек үк үз эшчәнлекләрен полиция яки тикшерү органнарында түгел, ә гражданлык һәм җинаять хокукын да колачлый алган өлкәдә эшләргә теләгән коллегаларым даирәсендә хезмәт итәргә теләдем. Кешеләргә ярдәм итү өчен адвокат булу теләгем дә бар иде. Әмма прокуратура коллективына килеп кергәч, бу өлкәдә кешеләрнең мәнфәгатьләрен як лау өчен хокукый инстру мент ларның күбрәк булуын аңладым һәм бу һөнәрне сайладым.

– Нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме?

– Юк, үкенмим. Чынлыкта мин прокуратура фанаты. Бер яктан, прокурор – генераль прокурор тарафыннан билгеләнгән индивидуаль шәхес, әмма шул ук вакытта ул коллектив әгъзасы. Кинәт килеп чыккан һәм оператив хәл итүне таләп итә торган барлык кис кен проблемалар генераль прокурор аша бөтен үзәкләштерелгән система буенча һәр хезмәткәргә кадәр җибәрелә. Әгәр йөкләмә бирсәләр, ул шунда ук нәкъ менә прокурор тарафыннан үтәләчәк, чөнки гражданнар хокук ларын яклаудан тыш, без дәүләт мәнфәгатьләренең үтәлешен дә тәэмин итәбез.

– Сезнең хезмәт юлыгыз кайчан һәм кайда башланды?

– Университеттан соң ике ел төзелеш фирмасында юрисконсульт булып эшләдем. Анда мин арбитраж, гражданнар, административ судларда катнашу тәҗрибәсе алдым. Корпоратив конфликтлар булган оешма вәкиле буларак, миңа төрле эшләрне өйрәнергә һәм хокук саклау органнары белән эшләргә туры килде. Әмма әни әйткәнчә: «Әгәр син университетта укыгансың һәм үзең теләгәнчә, прокуратурага эшкә бармагансың икән, димәк, син юридик факультетта юкка укыгансың». Шуңа күрә мин үз максатымны калдырмадым, имтиханнар тапшырдым һәм көттем. Бераздан мине Казанның Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе итеп чакырдылар. Аннары мин Нурлат шәһәр прокуроры ярдәмчесе булып эшләдем, яңадан Вахитов прокуратурасына кайттым. Казан прокуроры ярдәмчесе, ел ярымнан соң прокурорның өлкән ярдәмчесе, аннары прокуратураның федераль законнар үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры булдым. Ике елдан соң миңа Яшел Үзән прокуроры урынбасары вазифасын тәкъдим иттеләр. Прокуратураның эшчәнлек юнәлешләре төрле. Мине шәһәр прокуроры итеп билгеләгәнче, мин барлык өлкәләрдә дә диярлек эшләргә өлгердем. Судта дәүләт гаепләүчесе буларак катнаштым, гомуми күзәтчелек ярдәмчесе булып эшләдем, хокукый актларның, риш вәт челеккә каршы закон нарның законлылыгына күзәтчелек иттем. Респуб лика прокуратурасында эшмәкәрләр хокукларын яклау юнәлеше буенча эшләдем.

– Сез һәм сезнең якын нарыгыз яңа бил гелә нешне ничек кабул иттегез?

– Мин шуңа таба бардым һәм прокурор эшенең нәрсәдән торуын яхшы аңладым. Кадр лар коллегиясендә идарә башлыклары һәм урынбасарлары минем җитәкче вазифада эшләү мөмкинлегем турында белдергәч, бу эшне булдыра алачагыма бернинди шик калмады. Шуңа күрә мин һәм минем гаиләм моны күтәренке рухта кабул иттек. Тормыш иптәшем эшемнең мөһимлеген аңлый һәм һәрчак ярдәм итә.

– Сез, мөгаен, шәһәр дәге хокук саклау вәз гыяте белән танышырга өлгергәнсездер. Чистай сездә нинди тәэсир калдырды?

– Биредәге эш башка шәһәрдәге яки райондагы эштән нык аерылмый. Чистайга беренче тапкыр килүемдә минем игътибарымны җәлеп иткән бердәнбер нәрсә – бай тарихи мирас. Шул ук вакытта аның торышы борчу тудырды, чөнки күп кенә һәйкәлләрне, истәлекле урыннарны һәм хәтта тулы бер ансамбльләрне саклауга күзәтчелек минем вәкаләткә керә. Икенче көнне үк мин тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу, теркәү яки ремонтлауда катнашучы барлык контрольлек итүче, кызыксынулы һәм башка органнар кергән эшче төркем

булдырдым. Ай саен һәм квартал саен эшче төркем утырышларында без аларны яңадан торгызу мәсьәләләре буенча фикер алышачакбыз. Тышкы күренештән кала, әлеге биналарның милекчеләре үтәргә тиеш булган юридик мәсьәләләр дә бар. Барысын да законга туры китерү һәм һәйкәл ләр шыксыз булып күрен мәсеннәр, ә шәһәр ар хитек турасы белән гармониядә булсыннар өчен шәһәрне үзгәртеп төзекләндерү мөһим.

– Сезнең эш көнегез ничек уза?

– Мин шәһәрдә һәм районда булган вакыйгаларны күзәтәм. Көн саен, сәгать сигездә, без урынбасарлар белән җыелышлар уздырабыз, мөһим мәсьәләләр, булган хәлләр һәм алда торган вакыйгалар турында фикер алышабыз. Атна саен республика прокуроры белән онлайн-киңәшмәләр уза, шулай ук без җирле киңәшмәләрдә һәм сессияләрдә катнашабыз. Моннан тыш, безнең эчке челтәребез бар, аның буенча рес публика прокуратурасыннан безгә биремнәр, йөкләмәләр, шикаятьләр җибәрелә, аларны даими күзәтеп торырга, оператив хәл итәргә һәм үтәргә кирәк. Төрле шикаятьләргә тәэсир итү чараларын без урынбасарлар һәм ярдәмчеләр белән тикшерәбез.

– Үз коллективыгызга нинди таләпләр куясыз?

– Һәр хезмәткәрнең үз юнәлеше буенча кү зәтчелекне намус бе лән башкаруы кирәк. Мәсәлән, ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүче, җылы лык белән тәэмин итүче оешмалар эшендә өзеклекләр булырга тиеш түгел. Тикшерүне күзәтү әлеге юнәлеш белән шөгыльләнүче хезмәткәрнең орган нарның хаталар җибәр мәвен күзәтү дигән сүз. Безнең бурыч – һәр контрольлек итүче орган: торак, хезмәт инспекциясе, башкарма комитетның дөрес һәм төгәл эшләвен күзәтү. Без төзәтмәләр кертү һәм законга туры китерү өчен процесска катнаша алабыз. Шулай итеп, без контрольлек итүче органнар эшен оештырабыз, шулай ук теге яки бу өлкәләрне күзәтәбез.

– Сезнең эштә иң мөһиме нәрсә?

– Без законга хезмәт итәбез, һәр хезмәткәрнең төп максаты – гаделлекне торгызу. Прокурор буларак, минем максатым – шәһәрдә яшәүчеләр һәм бер үк вакытта кул астында эшләүчеләр турында кайгырту. Яңа хезмәткәрләр эшкә кил гәч, җентекләп сайлап алынсалар да, алар нинди дә булса хаталар җибәрергә мөмкиннәр, шуңа күрә без аларны кисәтергә тиеш. Коллектив турында кайгырту, хезмәттәшләрне эшкә рухландыру – прокурор өчен иң мөһим бурычларның берсе.

– Сез гаммәви мәгъ лүмат чаралары белән мөнәсәбәтне ничек корырга планлаштырасыз? Прокуратура эшчәнлеге халык өчен ачык булырга тиеш дип саныйсызмы?

– Массакүләм мәгъ лүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлеккә без уңай карыйбыз. Гаммәви мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнешне тәэмин итү буенча рес публика прокурорының өлкән ярдәмчесе, генераль прокуратурада массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнешнең тулы бер идарәсе барлыгы юкка түгел.

Мәсәлән, без нинди дә булса агрофирма җитәкчесе эшчәнлегендә хокук бозу очрагын ачык ладык, ди. Әйтик, ул ветеринария инспекциясе таләпләрен үтәми. Без бозуларга тәэсир итәбез, чаралар күрәбез һәм массакүләм мәгълүмат чараларында моны яктыртабыз. Гаммәви мәгълүмат чараларының роле халыкны җәзаның котылгысыз булуы турында хәбәрдар итү өчен зур әһәмияткә ия. Яки башка мисал, без судларда дәүләт гаепләүчесе буларак катнашканда, безнең үтенеч буенча хөкем чыгарыла һәм бу гаммәви мәгълүмат чараларында яктыртыла, бу зур әһәмияткә ия. Беренчедән, гражданнар хокук бозган өчен җәза бирелүен күрәләр. Шулай ук кешеләр җинаятьчеләрнең теге яки бу гамәлләреннән ничек сакланырга кирәк леген белә алалар.

– Берничә көн элек прокуратура хез мәт кәрләре үзләре нең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Коллегаларыгызга нәрсә теләр идегез.

– Прокуратура хезмәт кәре көнендә яңгыраган барлык котлауларга кушылам. Һәр хезмәткәргә сәламәтлек, күңел көр леге, эчтәлекле һәм уңай тәэсирләргә бай эш һәм үз эшчәнлегеннән мәгънә табуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев