Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Закон тарафыннан танылган статус – сезнең абруегыз!

Ел башыннан үзмәшгульләр өчен сынау проекты сыйфатында кертелгән яңа салым режимына күчү мәсьәләләре буенча консультацияләр авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән үткәрелә.

Күчмә очрашулар Данауровка, Кубас, Булдырь, Чистай Выселкасы, Чистай, Яуширмә, Нарат-Елга, Гаделша авыл җирлекләре халкы белән булды. Башкарма комитетның икътисад бүлеге вәкилләре бирегә җыелганнарга «Минем салым» кушымтасында шәхси кабинетны теркәү һәм алып бару ысуллары турында сөйләделәр. 

Очрашуда катнашучылар белгеч­ләр белән аралашуга ачык иде. Актив рәвештә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аңлаешлы җаваплар алдылар.

– Һөнәри керемгә салым буенча нинди салым ставкалары каралган?

– Сатудан салымны исәпләгәндә Россия һәм чит ил физик затлар өчен 4 процент ставка кулланыла, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә – 6 процент. Бу хакта тулырак tvoedelo.pro сайтында белергә мөмкин.

– Ни өчен миңа «күләгә»дән чыгарга һәм үзмәшгуль булырга?

– Законны бозмаска кирәклектән кала, бик күп сәбәпләр китерергә мөмкин. Беренчедән, сез штраф түләүгә акча исраф итмисез. Икенчедән, суд тикшерүләренә вакытны югалтмыйсыз. Гади генә әйткәндә, бизнесны тыныч һәм ышанычлы үстерәсез – аны япмаячаклар һәм туктатмаячаклар, димәк, керем югалту куркынычы азрак булачак. Сез рәсми рәвештә үз керемнәрегезне раслый аласыз. Закон тарафыннан танылган статус – сезнең абруегыз.

– Сатып алучыга чек тапшыру фактын ничек расларга?

– Һөнәри керемгә салым түләүче тарафыннан бирелгән мәгълүмат чекларда салым органнарында, мобиль кушымтада, веб-кабинетта саклана.

– Үзмәшгуль салым түләүче контроль-касса техникасын кулланырга тиешме?

– Юк, мондый йөкләмә бирелми.

– Чекны ничек бирергә? Клиент белән ничек исәп-хисап ясарга?

– Мобиль кушымта яки веб-кабинет ярдәмендә сатып алучы белән исәп-хисап ясаганда чекны формалаштырырга һәм бирергә кирәк. Бу яңа сату өстәү аша эшләнә. Шул ук вакытта товарның, эш яки хезмәтнең атамасын күрсәтергә һәм аның бәясен кертергә кирәк булачак.

Әгәр исәп-хисап ясаганда юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең ИНН билгеле булса, аерым чек формалаштырырга мөмкин. Салым түләүченең идентификацион номерын хәбәр итү бурычы сатып алучыга (заказчы) йөкләнә.

Операцияне раслаганда кертелгән мәгълүматлар Россия Федераль салым хезмәтенә тапшырылачак һәм клиентка тапшырырга тиешле чек формалаштырылачак. Аны кесә телефонына, электрон почтага яки шәхсән тапшырып була.

Алынган керемне исәп-хисап вакытында чагылдырырга кирәк. Әмма законда керемнәрнең соңрак чорларда да, хисаптан соң килүче айның 9 числосыннан да соңга калмыйча, күрсәтергә мөмкин булган очраклар каралган. Беренче чиратта, бу банк тарафыннан исәп-хисап счетына күчерелә торган һәм агентлар аша алына торган керемгә кагыла.

– Үзмәшгуль салым түләүче салым түләү кирәклеге турында ни рәвешле хәбәр ителәчәк?

– Узган салым чорыннан соң килүче айның 9-12 числосы чорында салым түләү квитанциясе автомат рәвештә формалаштырыла һәм «Минем салым» мобиль кушымтасына һәм «Минем салым» веб-кабинетка җибәрелә. Әгәр исәпләнгән салым күләме 100 сумнан артмаса, бу салым киләсе салым чорына аның күләме артканчы кертеләчәк.

Салым түләүче электрон мәйданчык операторларына яки салым органнары белән мәгълүмат алмашу алып баручы кредит оешмаларына салым түләүгә вәкаләт бирергә хокуклы.

– Әгәр мин үзмәшгуль сыйфатында теркәлеп тә, керем алмасам, миңа салым түләмәскә мөмкинме?

– Әйе, закон мондый теркәүне тыймый. «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы кысаларында керем алынганчыга һәм күренгәнчегә кадәр салым түләнмәячәк.

– Эшчәнлек алып барганда үзмәшгуль салым түләүченең һөнәри кереме кредит тарихына ничек тәэсир итә?

– Законда кредит тарихын формалаштыру өчен керем булу турында таләпләр юк. Гадәттә, кредит алу өчен банклар салым түләнгән керемне раслауны таләп итәләр. Әгәр сез үзмәшгуль салым түләүче икән, «Минем салым» мобиль кушымтасында кызыксынган чор өчен электрон рәвештә табыш турында белешмә формалаштыру мөмкинлеге бар, ул салым органында кәгазьдә бирелгән белешмәгә тиңләштерелә.

– Һөнәри керемгә салым түләү булачак пенсиягә ничек йогынты ясый ала?

– Махсус салым режимы кысаларында Россия Пенсия фондына мәҗбүри рәвештә акча күчерү каралмаган һәм бу очракта пенсия бары социаль гына булырга мөмкин. Әмма үзмәшгуль салым түләүче мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә үз теләге белән керә һәм акчаны Россия Пенсия фондына күчерә ала.

– Әгәр пенсионер рәсми рәвештә үзмәшгуль булса, ул компенсация алачакмы?

– Керемнәр мәҗбүри пенсия иминиятенә кагылмый, чөнки һөнәри керемгә салым түләү чорында хезмәт стажы бармый. Шулай ук үзмәшгуль пенсионер да аның кереме мәҗбүри пенсия иминиятенә туры килгән чорда гына эшкә урнаштырылган дип санала. Салым түләүче статусы ташламалар һәм компенсацияләр алуга тәэсир итми.

Очрашулар районның барлык авыл җирлекләрендә дә үткәреләчәк. Аларны үткәрү датасы һәм урыны турында 5-25-61 һәм 5-22-68 (муниципаль район башкарма комитетының икътисад бүлеге) телефон номерлары буенча белергә мөмкин.

БЕЛЕШМӘ

Үзмәшгуль булып теркәлергә җиңел. Россия Федераль салым хезмәтенең «Минем салым» мобиль кушымтасын AppStore яисә Google Play күчереп алыгыз. Гади теркәлү узыгыз (бары паспорт кына кирәк), ул биш минуттан артык вакыт алмаячак. Форманы җибәргәннән соң, теркәлүне раслаучы смс-хәбәр көтегез. Шуннан соң кабат мобиль кушымтага керегез.

 

Сүз уңаеннан

Бүгенге көндә Чистай муниципаль районында 700дән артык үзмәшгуль теркәлгән. Республикада үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, маникюр һәм педикюр осталары, визажистлар, таксистлар, кондитерлар һәм башкалар актив теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев