Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заказчылар саны күп

Апрель азагында Чистай елга портында навигация башланды. Хәзер Каманың йөк районында предприя­тиенең 22 судносы эшли.

- Быел йөк ташуларга заказларыбыз бик күп, - дип аңлата остаз-капитан Н. Гайнуллин. - Ком-гравий катнашмасы, ком, вакташ гравий ташыйбыз. Бер тәүлеккә предприятие 100 тоннага кадәр төзелеш материалы сата. Төп эш Универсиада объектлары өчен материал кую, шулай ук төзелеш һәм юл индустриясендә дә эш күп, шәхси төзелеш турында сөйләп тә торасы юк. Заказчылар бик күп, элеккеге вакытлардагы кебек. Елгачыларның да авыл халкы кебек, бер көне ел туйдыра. Үз һөнәри бәйрәмнәрен елгачылар барлык подразделениеләрдә дә яхшы көйләнгән эшләр белән каршылыйлар. Елга портының иң әһәмиятле участокларының берсе булып йөзмә краннар тора, алар төзелеш материалларын суднолардан яр буена бушата. 410 нчы йөзмә кран бригадасы алдынгылар арасында. Бер тәүлектә алар йөзләрчә тонна төзелеш материалы бушаталар.

Рәсемдә: Остаз-капитан Н. Гайнуллин һәм 410 нчы йөзмә кран бригадасы: өлкән электр механигы Р. Хәсәншин, кранчылар Г. Петров, В. Курицин, С. Зайков, А. Архипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев