Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Табигатьне яратучы чын хуҗа була белә»

Муниципаль районның баш урманчысы Рөстәм Гыйльметдиновны эш урынында тотуы авыр: ул я урманнарны йөреп чыга, яисә белгечләр белән питомникта эшли.

- Урманда эш җитәрлек, - дип билгели Рөстәм Фәиз улы. - Корыган ботакларны кисәбез, урманны аунап яткан коры-сарыдан чистартабыз, кисеп алынган агачлар урынына үсентеләр утыртабыз, урман янгыннарын кисәтү өчен минераллаштырылган полосалар казыйбыз.
Ул горурлык белән декоратив һәм җимешле агачлы питомникны күрсәтә. Барлыгы учас­токта 30 гектарда төрле агачлар утыртылган.
-Үсентеләр тырыш куллар белән яратып утыртылган, шуңа күрә дә тигез үсәләр. Элегрәк урман хуҗалыгында тормыш "кайный", эш тә, кешеләр дә күп иде. Хәзер урманчылар штатын кыскарттылар, белгечләр 4 меңнән артык гектарда үсүче яшел үсентеләрне күзәтеп өлгерә алмыйлар, - ди Гыйльметдинов. - Табигатьне яратучы чын хуҗа була белә. Мин кечкенәдән әти-әнием белән бергә утын әзерли, печән чаба идем. Алар миндә урманга карата ихтирам тәрбияләделәр, чөнки ул безнең "ашатучыбыз" иде. Хәзер без үзебезне кулланучылар кебек тотабыз, һәм моны аңлау моңсу хисләр уята.
Татарстанның яшел байлыгын саклау, аны сәламәт, көчле итү, янгыннардан яклау - урманчыларның төп бурычы.
Яшел фуражкалы кешеләр мәктәп укучылары белән бергә торак пунктларда гына агач утыртмыйлар, ә шәһәрне дә яшелләндерәләр. "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардиясе" бүлеге инициативасы буенча моношәһәрләрдә уңайлы җәмәгать киңлекләре булдыру буенча "Төзекләндерүнең биш адымы" программасы кысаларында, шәһәрлеләр тәкъдиме буенча Чистайда имәнлек булдырылды. Стекольщиков урамында 1100 агач утыртылды. Урман утырту буенча акциядә чистайлылардан кала шулай ук "Чиста булачак" экологик хәрәкәт волонтерлары да катнашты. Моннан тыш, торакчылар шәһәр микрорайоннарында төрле агач һәм куакларның 200 үсентесен утырттылар.
-Быел шәһәрдә тагын бер меңнән артык агач һәм куак үсентеләре утыртылачак, - дип хәбәр итте Гыйльметдинов. - без шәһәрне төзекләндерүгә өлеш кертүебезгә бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар