Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз-үзләренә бикләнергә юл куймаска

Яшьләр үзәгендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Чистай оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды.

Анда 14 башлангыч оешмадан 36 делегат, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы рәисе Таһир Сабиров, сукырлар җәмгыяте рәисе Рифкать Гардиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова һәм башкалар катнаштылар. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе Елена Горбунова идарә эше турында сөйләде.

– Бүгенге көндә инвалидлар җәмгыятендә 832 кеше тора. Хисап чорында 40 кеше керде, 60 кеше китте яки вафат булды, шул исәптән безнең активистларыбыз Елена Гатина, Виктор Булатов, Иван Наумов, – дип билгеләп үтте Елена Анатольевна. Ул аларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. – Җәмгыятьтә республика һәм Россиянең төрле фестивальләре һәм бәйгеләре лауреаты булган иҗади коллектив актив эшли. Без сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы, психоневрология интернаты, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йорты белән хезмәттәшлек итәбез, уртак чаралар үткәрәбез. Идарә шәһәр хакимияте, социаль яклау идарәсе, пенсия фонды, шәһәр суды, сәламәтлек саклау учреждениеләре, хокук саклау органнары, уку йортлары белән даими хезмәттәшлек итә.

Ул төрле ярдәм итү программаларында катнашу мәсьәләсенә дә кагылды.

– Безнең оешма ел саен социаль проектлар конкурсларында катнаша. 2015 елдан җирле бюджеттан субсидияләр алу өчен грант отабыз, аның ярдәмендә үз эшчәнлегебезне дәвам итәбез, социаль-мәдәни тернәкләндерү һәм инвалидларны тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнәбез, – дип ассызыклады Елена Горбунова.

Узган ел яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе белән истә калды. Бу хәл инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен дә кыенлыклар тудырган.

– 2020 ел безнең өчен эпидемиологик вәзгыять аркасында авыр булды. Әмма без актив, бердәм команда булырга тырыштык. Пандемия вакытында үзизоляциядә була торып мин ничек эшләргә һәм аралашырга дип баш ваттым. Алай да эшләп була икән. Инвалидлар җәмгыяте идарәсе әгъзалары миңа ярдәм иттеләр, без «Аралашу аша берләшү» проектын яздык һәм аны Президент грантлары конкурсына җибәрдек. Безнең проект актуаль, кызыклы булып чыкты. Без грант отуыбызны белгәч сөендек, – дип уртаклашты Елена Горбунова. – Грант акчасына 20 смартфон сатып алдык, алар хәзер җәмгыять әгъзалары тарафыннан актив кулланыла. Җәмгыятьтә төрле чаралар үткәрелә, алар смартфоннар ярдәмендә социаль челтәрләрдә күрсәтелә. Безнең онлайн-чаралар кешеләргә һәрвакыт элемтәдә калырга, үз-үзләренә бикләнмәскә ярдәм итәләр.

Чистайның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен мөһим вакыйгаларның берсе – инвалидлар җәмгыятенең башка бинага күчүе. Элеккеге бина мәйданы буенча кечкенә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бөтенләй яраксыз иде.

Җәмгыять рәисе үз чыгышында оешма активистларын борчыган проблемаларны да әйтеп үтте.

– Узган елның июль аенда безгә шәһәр үзәгендә, уңайлы урында, Карл Маркс урамында урнашкан бина бүлеп бирделәр. Анда өч бүлмә бар, аларда без косметик ремонт ясадык. Санузелның төзек булмавы уңайсызлыклар тудыра: торбалары черегән, су юк. Әлеге мәсьәләне хәл итүегезне сорыйбыз, – диде Елена Анатольевна.

Идарә эше турындагы отчетны тыңлаганнан соң, катнашучылар җирле оешма эшчәнлегенә канәгатьләнерлек бәя бирделәр. Утырышта катнашучылар шулай ук җәмгыятьнең контроль-ревизия органнары хисапларын тыңладылар, карар кабул иттеләр, оешманың уставын расладылар һәм рәисне сайладылар. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай оешмасы рәисе итеп ачык тавыш бирү юлы белән Елена Горбунова сайланды.

Конференция ахырында «Ростелеком» компаниясе вәкиле компьютер грамоталылыгы буенча «Интернетка рәхмәт – 2020» VI Бөтенроссия шәхси казанышлар конкурсында «Мин – Интернет-йолдыз» номинациясендә җиңүче Валентина Солдатованы котлады һәм бүләкләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X