Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Үз тормышыбызны балалардан башка күз алдына китерә алмыйбыз»

    Кайберәүләр балалар үстерү мәшәкатьле эш, үзеңне карарга вакыт калмый дип саныйлар. Әмма бу гаилә иң бәхетле булуын исбат итте.

    Гаилә, мәхәббәт һәм туг­рылык көне алдыннан муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов Малковлар гаиләсе белән бик җылы очрашу үткәрде. Резидә һәм Артем өч балалары - Лия, Артур һәм Камилә белән килделәр.
    Төзелгән табын артында алар үз тормышлары, киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Гаиләнең иң яшь әгъзалары иң актив, сүзчән булып чыктылар. Артур һәм Лия уңышлары белән уртаклаштылар, яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр һәм Дмитрий Алексеевичка үзләренең берничә серен дә ачтылар.
    - Өч бала безгә җитә, чөнки аларны әле лаеклы кешеләр итеп үстерәсе, укытасы бар, - дип билгеләп үтте гаилә башлыгы.
    Зур гаилә булып яшәү Резидәнең иң зур теләге була.
    - Мин һәрвакыт өч бала әнисе булырга хыяллана идем. Гаилә корганда тормыш иптәшем ике балада тукталып калырга планлаштырса да, минем теләгем өстенрәк булып чыкты, - ди елмаеп күп балалы әни.
    Зур гаилә - ул әле зур җаваплылык та. Билгеле, авырлыклар да бар, әмма Малковлар гаиләсе аларны уңышлы хәл итеп бара.
    - Күп балалы гаиләдә һәр балага игътибар бирү зарур. Безнең балаларыбыз төрле яшьләрдә: зур кызыбыз мәктәптә укый, улыбыз балалар бакчасына йөри, ә бәләкәчебезгә бары бер яшь тә ике ай гына. Һәр бала белән шөгыльләнү өчен вакытны дөрес бүлгәләргә кирәк, - дип билгеләп үтә Резидә. - Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган әти-әниләребезгә бик зур рәхмәт. Башта авыр булса да, соңрак без вазифаларны дөрес бүлгәләргә өйрәндек.
    - Балалардан башка тормышыбызны күз алдына китереп тә булмый, - диләр бертавыштан ир белән хатын. - Алар - зур шатлык. Гаиләдә ким дигәндә ике бала булырга тиеш.
    Киләсе елда Резидә һәм Артем беренче түгәрәк дата - бергә яшәүләренең ун еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Уңышлы никахларының төп сере итеп алар үзара аңлашып, бер-береңә ышанып яшәүне һәм фикер каршылыклары килеп чыккан очракта уртак фикергә килә белүне саныйлар.
    - Ир-ат һәрвакыт үз гаиләсе турында уйларга, якыннарын кайгыртырга тиеш. Эштән өйгә телевизор каршында диванда ятып тору өчен генә түгел, ә гаилә, аның иминлеге өчен нинди дә булса файдалы эш башкару өчен кайтырга кирәк, - дип билгеләп үтә Артем.
    Сүз уңаенда, гаилә башлыгы үзенең төп ир-ат вазифаларын үтәгән: йорт төзегән, агач утырткан, ә иң мөһиме - өч балага гомер бүләк иткән.
    Дмитрий Иванов Малковлар гаиләсенә иминлек, бәхет, мәхәббәт, сәламәтлек теләде һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: