Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз көчеңне һәм дәүләт ярдәмен кулланып тормышны яхшы якка үзгәртергә мөмкин

Җирле референдумнарны һәм үзара салымнарны үткәрү буенча Татарстан тәҗрибәсе безнең илдә алдынгыларның берсе булып санала.

2013 елда Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча респуб­ликада җирле территорияләрне үстерү проектларын дәүләт финанс­лавы программасы тормышка ашырыла башлады. Халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә.
– Күп кенә авыл җирлекләре төрле елларда җыелган проблемаларны хәл иттеләр, – дип сөйли муниципаль район башлыгы урынбасары Константин Иванов. – Үз көчеңне һәм дәүләт ярдәмен кулланып, авылда тормышны яхшы якка үзгәртергә мөмкин, ә үзара салым программасы моңа нык булыша.
Үзара салым хисабына хәл ителүче проблемалар авыл халкы өчен бик актуаль. Программа акчалары ярдәмендә юл эшләре үткәрергә, җирле зиратларны төзекләндерергә һәм башка эшләр башкарырга мөмкин. Үзара салымның максаты акча җыю түгел, иң мөһиме – халык үз территориясе белән идарә итүгә, тормыш сыйфатын мөстәкыйль яхшыртуга җәлеп ителә.
Төзекләндерү буенча акча җыюда Мөслим, Югары Кондрата, Татар Баганалысы авыл җирлекләре рекорд куйдылар. Аларда һәр яшәүчедән меңәр сум җыелды.
– Узган ел үзара салым буенча референдумда Мөслим һәм Бахта авылында яшәүчеләр юлга вак таш җәюне кирәкле дип таптылар, – ди авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Мәссаров. – Без менә ничә еллар инде юллар төзүгә акча җыябыз. Халык акчасы һәм респуб­лика бюджеты ярдәмендә узган ел авыл җирлегендә 2,8 миллион сум акча җыелды. Эшләр тулысы белән үзләштерелде. Быел планлаштырылган 652 меңнең таләп ителгән 85 проценты җыелды, алар шулай ук юлларга китәчәк. Взнос күләменнән авыл халкы канәгать.
Моңардан тыш, Гаделша авыл җирлегендә юлларны ремонтлау үткәрергә уйладылар. Суэтем башняны тотып алу өчен төзелеш материаллары җыйдылар, янгын гидрантлары сатып алып урнаштырдылар. Быел исә янгын машиналары өчен гараж төзиячәкләр, чүп-чар контейнерлары сатып алачаклар.
 Олы Талкыш авыл җирлегендә дә үзара салым буенча зур эш башкарылды.
– Узган ел халык белән очрашулар булды. Программа белән җыелган акчаны кирәкле урыннарга тотарга булдык. Кызыл Ярда чишмәне, яр буе зонасын төзекләндердек, – дип билгеләп үтә авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин. – Шулай ук Рус Сарсазында зират тирәсен тоттык, Зур Талкышта авыл урамына вак таш җәелде, Каратаевка авылында территорияне чабып чыктык. Быел исә күлне, зиратны, төзекләндерәчәкбез, юллар ремонтланачак.
Булдырь авыл җирлегендә юлларга вак таш җәюне дәвам итү белән бергә балалар мәйданчыгы да куелды.
Данауровка авылында балалар мәйданчыгын тө­зекләндерделәр. Моңардан тыш үзара салым акчаларын урамнарны яктырту өчен энергияне янга калдыручы лампочкаларга алыштыруга тоттылар. Быел исә лампаларны алыштыру дәвам итәчәк, шулай ук янгын гид­ранты кую планлаштырыла.
Каргалы авыл җирлегендә дә эшләр зур күләмдә башкарылган.
– Юлларны, күперләрне ремонтлау үткәрдек, чишмәләрне һәм су­үткәргечләрне төзекләндердек, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин. – Эшләр дәвам иттереләчәк.
Күптәннән Кече Талкыш авылы халкының баш авыртуы булып су белән тәэмин итү проблемалары тора иде.
– Суэтәрү башнясы череде, проб­леманы үзара салым акчалары белән хәл итәргә тырышабыз, – дип билгеләп үтә Кече Талкыш авыл җирлеге башлыгы Григорий Федотов. – Узган ел Кече Талкыш һәм Урта Талкыш авылларында су белән тәэмин итү системасын ремонтлау өчен акча җыйдык. Шунысы куандыра, эш урыныннан кузгалды. Быел яңа суэтем башнясы куюны планлаштырабыз. Былтыргы кебек үк Урта Талкышта зиратны төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез.
Галактионово совхозы авыл җир­легендә (Александровка авылында), Фиков-Колок авыл җирлегендә юлларны ремонтладылар. Быел исә юлларны ремонтлау дәвам итәчәк, шулай ук зиратны төзекләндерү эшләре башкарылачак.
 Иске Роман авыл җирлегендә зиратны төзекләндерү дәвам итәчәк.
– Узган ел акчаны юлларны карап тотуга юнәлттек, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Люция Садыйкова, – шулай ук чүп җыюны оештырдык. Быел исә юлларны төзекләндерүне дәвам итәбез, күп урамнарга вак таш җәелде инде.
Татар Баганалысы авыл җирлеген­дә былтыр юлларны, күперләрне ремонтладылар, чишмәләр төзек­ләндерелде, яктырткычлар энергия саклаучы лампочкалар белән алыштырылды. Быел исә суүткәргечне яңарту белән шөгыльләнәчәкләр.
Чистай Выселкасы авыл җир­легендә дә төрле эшләр башкарылган.
– Чистай Выселкасында үзара салым буенча төп акчалар Мичурин урамына вак таш җәюгә китте, – дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Владимир Малышев. – Балалар өчен хоккей тартмасы куйдык, мәйданчыкны төзекләндердек (рәсемдә), спорт инвентаре алдык. Авыл халкы соравы буенча сулыкларны, яр буе зонасын төзекләндердек, зиратны койма белән тотып алдык. Акчаның бер өлеше авыл җирлеге территориясен чистартуга һәм чүп-чар чыгаруга китте. Быел юлларны, спорт мәйданчыгын ремонтлау, территорияне төзекләндерү, Ерыклы елгасын чистарту планлаштырыла.
 Чистай авыл җирлегендә исә үз юллары белән киткәннәр.
– Луч поселогында һәм Актау авылында энергия саклаучы урам фонарьлары куйдылар, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсүмов. – Электр энергиясен янга калдыру нык сизелә, урамнарда да яктырак була башлады. Үзара салым акчаларына балалар мәйданчыкларын төзекләндерделәр. Быел парклар һәм чишмәләрне төзекләндерергә уйлыйбыз.
Чуваш Ялтаны авыл җирлегендә юлларны ремонтлаудан тыш мөсел­ман һәм православие зиратларында агачларны кисү белән шөгыльләнгәннәр, ә быел исә су­үткәрү челтәрен ремонтлау һәм төзү белән шөгыльләнәчәкләр.
Әмма авыл җирлекләрендә барлык акчалар да үзләштерелмәгән әле.
– Боларның төрле сәбәпләре бар,- дип ачыклык кертә муниципаль район финанас-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкина. – Шулай итеп, Кубасс авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл күчерелде һәм ремонтланды, ә Байтирәк авылында акча җитмәү сәбәпле, аны күчермәделәр. Шул ук сәбәп буенча Кубасс авылында зиратны койма белән тотып ала алмадылар, шулай итеп файдаланылмаган акча быел кулланылачак.
Аның каравы, Иске Иванай авылында күпер яңартылды һәм юллар ремонтланды.
Данауровка авыл җирлегендә су белән тәэмин итү буенча эшләр үткәрелмәде. Кайбер авыл җирлекләре файдаланылмаган акчаны бу елга күчереп, эш номенклатурасын үзгәртергә уйладылар.
– Һәр балигъ булган кешедән быел 150шәр сум акча җыйдык, – дип билгеләп үтә Четырче авыл җирлеге башлыгы Михаил Новиков. – Юлларны төзекләндерү өчен вак таш сатып алдык. Зират урынын төзекләндерергә уйладык, әмма смета буенча сораулар туды, алар без чишә алырлык кына түгел иде, аларны быел башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз.
Түбән Кондрата авыл җирлегендә үзара салымга бик җитди карыйлар.
– Җыелган акчаларга без часовняны төзеп бетердек, чишмәләрне һәм юлларны төзекләндердек, зиратны тәртипкә китердек, – дип билгеләп үтә авыл җирлеге башлыгы Сергей Васильев. – Узган елдан калган акчаны юллардагы чокырларны ремонтлауга тоттык (авылның сигез урамында бер километрдан артык юллар ремонтланды), суүткәргечне ремонтларга һәм янгын гидранты куярга ниятлибез.
– Үзара салым программасы буенча җыелган акчалардан файдалану катгый контрольдә тора, – дип билгеләп үтә Жанна Федичкина, – ул финанс-бюджет палатасы белән казначейлыкның территориаль бүлеге белән берлектә алып барыла. Акчаларның ничек кулланылуын прокуратура тикшереп тора. Шулай итеп һәр сум файда китерәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X