Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Үз карамагымда булганнардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм»

    8 июньдә – социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәме.

    Гөлсинә Мөксинова үз билгеләнешен ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә күңел җылысын бүләк итү, аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүдә күрә.

    8 июньдә иң игелекле һөнәр ияләренең берсе – социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу өлкәдә очраклы кешеләр тоткарланмый. Үз эшенә чын-чынлап бирелгән, игелекле, сизгер, кайгыртучан кешеләр генә күп еллар дәвамында үз карамагындагылар өчен файдалы һәм ачык булып калырга сәләтле.

    «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Гөлсинә Мөксинова үз билгеләнешен ялгыз һәм өлкәннәргә күңел җылысын бүләк итү, аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүдә күрә. Бу эшкә ул 21 елдан артык гомерен багышлаган, шул вакыт эчендә бер генә тапкыр да сайлаган һөнәренә үкенмәгән.

    Һөнәр бик күп физик көч һәм чыдамлык, ә иң мөһиме – өлкәннәр белән уртак тел таба, авыр минутта ярдәм итә белүне таләп итә.

    – Бу һөнәрне ничек сайларга булдыгыз? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

    – Мин социаль хезмәткәр булып 1999 елның маенда эшкә килдем. Ул вакытта балаларга биш һәм алты яшь иде. Өлкән яшьтәге кешеләргә балалар кебек үк игътибар, кайгыртучанлык һәм тәрбия таләп ителүен аңлый идем. Бу өлкәдә үземне сынап карау теләге үзеннән-үзе туды һәм мин җөрьәт иттем. Күп кенә кешеләргә файда китерә алганымны аңлау да хәлиткеч роль уйнады, – ди Гөлсинә Мөксинова. – Күпләр безнең һөнәребез авыр диләр, әмма, дөресен генә әйткәндә, үз эшемне яратам һәм үз карамагымда булганнардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Аларны күрмәсәм, күңелем тыныч түгел. Миңа алар белән сөйләшергә, хәлләрен белергә, килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәргә кирәк.

    – Өлкән буын кешеләре һәрвакытта да тиз аралашып китә алмыйлар. Кайберәүләргә аз таныш кешегә ышануы җиңел бирелми. Сез аларга якын килү юлларын ничек табасыз?

    – Тәҗрибәмнән чыгып, өлкәннәр белән сөйләшә белергә кирәклеген аңладым. Чөнки без барыбыз да, ничә яшь булуга карамастан, аралашуга, аңлауга, кайгыртучанлыкка мохтаҗбыз. Шулай ук, мөгаен, ихлас булу мөһим. Шушы еллар эчендә мин һәркемне аңларга өйрәндем һәм барысы белән дә уртак тел таба алдым. Алар барысы да минем өчен якын кешеләргә әверелде.

    Социаль хезмәткәрләрнең эш даирәсе шактый киң. Азык-төлек китерүдән, дарулар сатып алудан, коммуналь хезмәтләргә түләүдән, аларның сәламәтлеген күзәтүдән, төрле учреждениеләргә (поликлиника, дәваханә һ.б.) озата барудан тыш, аларга өй буенча эшләр дә йөкләнә: җыю, ашарга әзерләү. Өлкән яшьтәге кеше фатирда яшәсә бер хәл – анда мәшәкать азрак. Ә шәхси йортларда якын-тирә территорияне, бакча учас тогын җыештыру эшләре дә өстәлә.

    Гөлсинә Марс кызы карамагында ун өлкән кеше тора. Атна дәвамында ул график буенча алар янына бара, ашарга әзерли, өй җыештыра, хуҗалык эшләрендә булыша. Белеме буенча Гөлсинә Мөксинова пешекче һәм бу күнекмәләр аңа хәзерге эшендә булыша.

    – Яраткан кешеләремнең һәрберсен тәмле һәм файдалы ризыклар белән сөендерергә тырышам, төрле боткалар, ашлар, камыр ризыклары пешерәм. Аларның канәгать елмаюларын һәм бәхетле күзләрен күреп, үзем дә алардан җавап итеп аерым җылылык алам һәм үз хезмәтемнең әһәмиятен аңлыйм. Без, социаль хезмәткәрләр, аерым контингент белән эшлибез һәм һәркем дә моны булдыра алмый. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәрвакыт елмаеп килергә, игелек һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, эшкә бөтен күңелеңне бирергә кирәк, шул чакта гына ул һәркемгә шатлык һәм уңай хисләр китерәчәк.

    – Гөлсинә Марсовна, сезнең тәҗрибәгездә аерым эз калдырган очраклар булдымы?

    – Әлбәттә, төрле хәлләр – моңсу да, күңелле дә булды. Әмма минем карамагым дагыларның берсе белән булган хәл минем хәтеремдә озакка калды. Берничә ел мин күрмәүче өлкән яшьтәге ханымга хезмәт күрсәттем. Аның өенә килгәч, мин һәрвакыт чисталыкка һәм тәртипкә хәйран кала идем. Кеше күрмәсә дә, бу аңа үз тирәсендә уңайлы атмосфера тудырырга комачауламый иде.

    Гөлсинә Марс кызы турында аның карамагындагылар аерым җылылык һәм рәхмәт сүзләре белән сөйлиләр. Фәйзрахман Хамматовка ул алты ел элек, хатыны вафат булгач һәм ул чит кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ була башлагач булышлык итә башлый.

    – Гөлсинә минем өчен кызым кебек якын. Аның кайгыртуыннан, игътибарыннан башка мин ничек яшәгән булыр идем – күз алдына китерүе дә авыр! Минем тормышымда барлыкка килгәне өчен Аллаһы Тәгаләгә һәр көн рәхмәт укыйм. Ул бик игелекле, шәфкатьле, ярдәмчел, һәрвакыт ярдәмгә килергә, җылы сүз белән юатырга һәм елмаю бүләк итәргә әзер, – ди Фәйзрахман Нуриәхмәт улы.

    Бер көн эчендә Гөлсинә Марс кызы дүрт кешегә барырга өлгерә, алар аны түземсезлек белән көтеп алалар.

    Һөнәри бәйрәм алдыннан социаль хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, сабырлык, авыр хезмәтләрендә көч һәм уңышлар телибез. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт ачык күңелле һәм игелекле кешеләр булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: