Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Үз эшенең остасы, киң күңелле һәм алтын йөрәкле кеше

    Югары категорияле табиб-психиатр, "Я понимаю тебя, малыш!" популяр китапның авторы Светлана Лепилова илле елдан артыграк гомерен аның ярдәменә мохтаҗларга - кечкенә балаларга багышлый. Аның язмышы җиңел булмый: сугыш еллары турындагы авыр хатирәләр кызның хәтерендә мәңгегә кала.

    Бөек Ватан сугышы башланырга бер ел кала әтисе - хәрби, Ленинградта Ветеринария академиясен тәмамлап, кызы белән хатынын үзенең хезмәт итү урынына -Львов шәһәренә алып китә. Үзенең бала чагын искә төшереп, Светлана Ильинична әтисе белән шәһәр буйлап йөрергә яратуын сөйли. Анда чегәннәр күп була, ул еш кына аларның җырларын тыңлый. Дүрт яше тулгач, кызга пианино сатып алалар, балалар бакчасы директоры аны музыкага өйрәтә. Сугыш башланганчы, тыныч тормышта барысы да яхшы була.
    Львов шәһәре беренче көнне үк немецларның һөҗүменә эләгә.
    -Йортыбызның селкенүен, өебездән бер квартал ераклыкта гына биналарның шартлавын, әниемнең бүлмә буйлап арлы-бирле йөренеп, ике чемоданга минем җәйге һәм кышкы киемнәремне җыюын хәтерлим. Әтиемнең эшеннән йөк машинасы хәрбиләрнең хатыннарын һәм балаларын Киевка вокзалга илтте. Ул вакытта әйләнә-тирәдә ни булганын сөйләп бетереп булмый! Ленинградка кадәр без товар вагоннарында бардык. Язмыш шушы куркыныч юлда безне саклады, - ди Светлана Лепилова.
    Немец солдатлары тарафыннан әле оккупацияләнмәгән тыныч Ленинградка кайтканнан соң, гаилә башлыгы кушуы буенча алар әнисе белән Башкириягә, Стәрлетамак шәһәренә китәләр. Анда фармацевт Зоя Петровна, Светлана Лепилованың әнисе, госпитальдә эшли. Үзе белән кечкенә кызын - ярдәмчесен ала торган була.
    -Без товар вагоннарында яшәдек, көннәр буе мин яралылар янында идем. Ашатырга, аларны карарга ярдәм итә, әкиятләр сөйли идем. Нәкъ менә шул вакытта минем аңымда балерина булу хыялы юкка чыкты, мин табиб булырга һәм кешеләрне дәваларга теләвемне аңладым, - дип билгеләп үтә Светлана Ильинична.
    Сугыш тәмамланганнан соң, бабалары Михаил Петрович киңәше буенча Чистайга күченәләр. Башта моңсу була, әмма тиздән Светлана 4нче мәктәпкә укырга керә, дуслары барлыкка килә, шәһәр якыная.
    Биредә ул үзенең мәхәббәтен - тормыш иптәше Олег Айдемировичны очрата. Балалары да биредә туа.
    Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын бик яхшы билгеләренә тәмамлаганнан соң, Чистай балалар поликлиникасына эшкә җибәрелә. Анда беренче ике елда игътибарлы һәм кайгыртучан участок педиатры булып эшли, шуннан соң 90нчы елга кадәр - психоневролог, аннары озак еллар психиатр булып эшли. Нәкъ менә сәламәтлек саклау тармагында махсуслаштырылган хезмәтләр оештыру чорында Светлана Ильинична Чистайда психоневролог булып эшли башлый. Бу хезмәтнең оешуына һәм камилләшүенә ул бөтен гомерен багышлый.
    -Беренче 25 елымны мин шәһәр, әйләнә-тирәдәге авыллар һәм күрше районнар буенча неврологик юнәлеш буенча ургент терапиясе күрсәттем. Бер атна эчендә авыр хәлдәге балалар - көзән җыеру, юл имгәнүләре, энцефалитлар белән интегүчеләр янына төнлә белән 3-4 тапкыр барырга туры килә иде. Аларның күбесе аңсыз була, - ди Светлана Ильинична.
    Аңа авыру балаларга неврология, психиатрия ярдәме, ә кайвакыт реанимация терапиясе күрсәтергә туры килә. Светлана Лепилованың укытучылары да менә дигән була: Нина Гаранина, Екатерина Ларионова, Зоя Смелянская. Ул озак еллар кешеләрне һәм аларның катлаулы тормыш хәлләрен аңлаучы Светлана Проничева җитәкләгән хезмәт сөючән, дус-тату коллективта эшли.
    Поликлиникада эшләвенең беренче елларында ук Светлана Ильиничнаны психик сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балаларның күп булуы борчый. 80нче елларда ук ул балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ата-аналар белән әңгәмәләр, лекцияләр актив үткәрә, риск төркеменә керүче балаларга күбрәк игътибар бирә башлый. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыклары ярдәме белән ул "Балачак" программасын гамәлгә ашыра башлый. Аның нигезендә шәһәр балалар бакчаларында сөйләмдә, хәрәкәттә, интеллектуаль үсештә, үз-үзләрен тотуда, геннар сәбәпле мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар өчен җиде махсус төркемнән торган рациональ челтәр булдыру тора. Балалар бакчаларында яхшы матди база булдырыла, алар квалификацияле белгечләр белән комплектлана.
    Психоневролог булып эшләвенең беренче елларында аның актив катнашуында Чистайда һәм Татар Ялтаны авылында сәламәтлекләре какшаган балалар өчен 8нче төрдәге ике ярдәмче мәктәп булдырыла, нәкъ менә ул аерым кайгырту төркемнәре оештыра. Бу мәктәпкә әзерлек сыйфатын арттыра һәм алга таба балаларның җәмгыятьтә тиз социаль җайлашуына ярдәм итә.
    -Без психодиагностика һәм игътибарны, сенсор үсешне, хәтерне, фикер йөртүне һәм сөйләмне төзәтү буенча белешмә-ярдәмлекләр эшләдек. 1987 елда беренче тапкыр минем башлап йөрүемдә Татарстанда үсеше тоткарланган һәм үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен гомуми белем бирү мәктәпләре каршында дүрт коррекция сыйныфы (сәламәтлек сыйныфлары) ачыла. Бу өр-яңа уртак проект, Мәскәү гомуми педагогика институты, Галина Кумарина җитәкчелегендәге коррекцион педагогика лабораториясе белән эксперимент, - дип билгеләп үтә Светлана Ильинична. Рәсми рәвештә республикада шундый сыйныфлар бары 1993 елда гына ачыла.
    2002 елдан доктор Лепилова яшь ата-аналар өчен "У истоков души и разума" яңа мәгълүмати-гамәли программаны уңышлы тормышка ашыра, ул балаларның психик сәламәтлегендә тайпылышларны кисәтүгә һәм иртә төзәтүгә юнәлгән. Башлангыч этапта ул үз эченә бала тудыру йортындагы, поликлиникалардагы һәм балалар бакчаларындагы ата-аналар өчен лекцияләрне ала.
    2008 ел Светлана Ильинична өчен нәтиҗәле була: яшь ата-аналар өчен аның "Я понимаю тебя, малыш" китабы дөнья күрә. Ул уңышлы гамәлгә ашырыла торган "У истоков души и разума" программасының бер өлешенә әверелә. Бу эшне башкаруга күпме белем, көч һәм күңел җылысы салынуын күз алдына китерүе дә авыр. Китап әни белән баланың үзара ышану мөнәсәбәтләре, һәрберсенең роле, балаларның осталык һәм күнекмәләренең этаплап барлыкка килүе, сабыйның сенсор, сөйләм һәм эмоциональ үсеше һәм күп кенә башка нәрсәләр турында сөйли.
    Ике бала әнисе Н. Комендантова сөйләвенчә, ул китапның кулдан язган вариантын ук укыган:
    -Балалар сәламәт булып үстеләр, психиатрга ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итәргә туры килмәде, әмма беренче битләреннән үк китап мине үзенә җәлеп итте, гади, аңлаешлы язылган. Китапта сабыйның беренче еллары турында иң мөһим сорауларга җавап табарга мөмкин.
    Нәтиҗәле дәвалау һәм профилактика эше ярдәмендә доктор Лепилова шәһәр һәм район буенча балаларның башлангыч инвалидлык дәрәҗәсен киметүгә ирешә ала. Ә иң мөһиме, ул сәламәтлекләре чикләнгән балаларның үсеше һәм аларның киләчәктә җәмгыятькә җайлашуы проблемасын күтәрә. Педагоглар баш тарткан балаларның әниләре кичәләрдә чыгыш ясый алган үз сабыйларын күргәч, чиксез сөенәләр, күзләре яшьләнә.
    Апрель аенда Светлана Ильиничнага 80 яшь тула. Ул ике ел элек кенә лаеклы ялга чыга, әмма аңа ата-аналар һаман да шалтыратып торалар, Мәскәүдә яшәүче кешеләр киңәш сорыйлар һәм барысы да яратып өлгергән "Я понимаю тебя, малыш!" китабының яңадан басылуын түземсезлек белән көтәләр.
    Бәйрәмне ул якын кешеләре - яраткан хезмәттәшләре, ә соңыннан ял көннәрендә гаиләсе, тормыш иптәше Олег, кызы Леночка, улы Константин, оныклары Анна, Сережа һәм оныкчыгы Василиса белән бергә каршы ала. Бу көнне Светлана Ильиничнага ул озак еллар эшләгән балаларның ата-аналары, инде олы тормышка аяк баскан элеккеге пациентлары, аны яратучылар һәм бервакытта да онытмаучылар көне буе котлап шалтыратканнар. Кадерле Светлана Ильинична, сезгә озын, бәхетле гомер телибез!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: