Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда үзеңне тоту культурасын балачактан тәрбияләргә кирәк

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов шәһәребезгә килгәч ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булды.

Ул балалар бакчаларында, аерым алганда, юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча технология эшләнелүен, аерым алынган мәгариф учреждениеләрендә дә, шулай ук шәһәр һәм район масштабында да балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча эшнең тиешле дәрәҗәгә куелуын билгеләп үтте. Чистайлыларның ЮХИДИ линиясе буенча уздырыла торган республика конкурсларында уңышлы чыгыш ясавы шул хакта сөйли. Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы 8 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләүчеләр һәм тәрбияләнүчеләр белән очрашты, соңгыларыннан җәяүлеләр сыйфатында билгеләнгән кагыйдәләрне үтәүләре, пассажирлар сыйфатында автомобильдә барганда салонда автокреслолардан файдаланулары турында кызыксынды. Кызлар һәм малайлар аның сорауларына җитез, актив җавап бирделәр, үз сорауларын бирергә дә онытмадылар, чөнки республиканың баш гаишнигы белән көн дә очрашмыйлар бит. Ә ул гади, аралашучан, күңелле кеше булып чыкты, хәтта канәгатьлек белән бер спорт ярышында алар белән бер командада катнашты.
Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә үзләрендә тәрбияләнүчеләргә урамда имин йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирәләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү һәм ныгыту буенча дәресләр уен формасында уза. Бу көнне балалар укытучылары белән бергә кунаклар өчен берничә тематик номер әзерләгәннәр иде. Рифкать Миңнеханов тапшырган бүләк тә аларга кирәк булачак, чөнки тиздән биредә махсуслаштырылган автокласс ачылачак: бары тик юл кагыйдәләрен генә намус белән өйрәнергә кирәк.
28 нче балалар бакчасы коллективы сабыйлар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча җентекле эш алып бара, аларның үз тәҗрибәләре тупланган. Кунак­лар бу турыда видеофильм карый алдылар. Быел әлеге балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Елисеева "Яшел ут" республика конкурсы лауреаты булды. Аңарда тәрбияләнүчеләр аеруча җитезләр, җитди темага сөйләшүгә шунда ук кушылып киттеләр. Юлда йөрү кагыйдәсен балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Билгеле, педагогларның казанышы әйтеп бетергесез. Рифкать Миңнеханов фикеренчә, ата-аналарның роле дә эшлекле булырга тиеш. Балаларны юл грамотасына озак өйрәтергә мөмкин, әмма өлкәннәр ягыннан бер ялгыш адым да бөтен тырышлыкны юкка чыгара ала. Әгәр бала әтисенең яки әнисенең билгеләнмәгән урында, светофорның тыючы сигналына урам аша чыгуларын күрсә, бервакыт ул да аларның тискәре үрнәкләрен кабатларга мөмкин.
Еш кына ата-аналарның, машина йөртүчеләрнең җавапсызлыгы, игътибарсызлыгы өчен юл хәрәкәтендә катнашучы сабыйлар каза күрергә мөмкин. Иминлек кагыйдәләре катлаулы да түгел: бары тик махсус тотучы җайланмадан файдаланырга һәм баланы дөрес итеп утыртырга гына кирәк. Шулай ук сабыйны кулда да йөртергә ярамый.
Рифкать Миңнехановны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы Алексей Соколов, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Заиконников озата йөрделәр.
Шул ук көнне Рифкать Нургали улы алты районның ЮХИДИ бүлекчәләренең шәхси составы белән куст киңәшмәсе эшендә катнашты. Бу агымдагы елның беренче квартал эшчәнлегенә нәтиҗә ясау булды, төп басым дисциплинаны ныгытуга, законнарны үтәүгә һәм республика юлларында хәлләрне тотрык­лыландыру буенча чараларны активлаштыруга юнәлдерелде.
Кызганычка каршы, шәхси составны кыскарту аварияләрнең артуында чагылыш тапты, авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт вакыйгалары саны артты. Исерек хәлдә руль артына утыручылар саны да арта. Теге яки бу хокук бозулар өчен административ җавапка тартудан котылып калсаң да, юлда бәхетсезлек булмас дип кем гарантия бирә? Әмма моны күпләр бик соң аңлыйлар шул.
Рифкать Миңнехановның визит программасына гражданнарны кабул итү дә кертелгән иде. Үз сорауларына җавап ишетү өчен хәтта Нурлаттан ук килгәннәр, ә сорау машина йөртүчеләр әзерләүгә кагылды. Бөтенроссия сукырлар оешмасының җирле бүлеге рәисе Рифкать Гардиев баш дәүләт автоинспекторына үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте, шуларның берсе күрү буенча инвалидларның иминлеген тәэмин итү, тавышлы светофорлар кую. Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбенең Чистай филиалын үстерү турында Рифкать Нургали улы белән аның директоры Илдар Хәмитов сөйләште. Җитәкчелекнең балалар йорты белән очрашуы аеруча күңелле булды, алар Рифкать Нургали улына социаль учреждениегә даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерергә булганнар. Соңгы тапкыр Татарстанның ЮХИДИ идарәсе ярдәмендә кухня өчен газ плитәсе сатып алынган. Образлы итеп әйткәндә, яңа гына мичтән чыккан пирог. белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев