Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Юлларда исерек хәлдә йөрү очраклары арткан

    Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү җитди проблемаларның берсе булып тора.

    Әлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу көтелмәгән, ә кайчагында фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. Агымдагы елның гыйнварында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, исерек килеш машина йөртү очраклары 17дән 21гә кадәр арткан. Ә февральнең ике атнасында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган 5 шоферны тоткарлаганнар. Күрәсең, бернинди административ җаваплылык чаралары да мондый йөртүчеләрне «айныта» алмый.

    Менә бер мисал. Чистайның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, Текә Тау поселогында ВАЗ маркалы машина йөртүченең документларын тикшергәндә юл-патруль хезмәте инспекторлары аның исерек булуын ачыклыйлар. 1985 елда туган ират урында алкотестор белән тикшерү узган, сулыш чыгарган парларга анализ 1,814 мг/л күрсәткән. Машина йөртүчене транспорт чарасын йөртүдән азат иткәннәр.

    Эш судта каралган: ират РФ административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсендә 1нче частендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган.

     

    Сүз уңаеннан

    Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән очракта, әгәр мондый гамәлләрдә җинаять җаваплылыгы булмаса, машина йөртүчегә ел ярымнан алып ике елга кадәрге срокка транспорт белән идарә итү тыела һәм утыз мең сум күләмендә административ штраф салына.

     

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: