Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда аварияләр саны арткан

«Район юлларында хәл киеренке булып кала», – дип сүзен башлады юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышын аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

Ул узган 8 ай өчен статистика мәгълүматлары китерде.

– Юлларда 51 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 5 кеше һәлак булган, 77 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләренең 5 очракка һәм зыян күрүчеләрнең 14 кешегә артуы күзәтелә, һәлак булучылар 3 кешегә кимегән. Машина йөртү стажы ике елга кадәр булган машина йөртүчеләр белән автомобиль һәлакәтләренең саны да арткан, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы.

Ул ассызыклаганча, уку елы башлану белән балалар, аларның ата-аналары белән уртак кисәтү эшен көчәйтергә кирәк. Эдуард Хәсәнов комиссия әгъзаларының игътибарын шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөрүче йөк машиналарына да юнәлтте. Алар юлларга зыян китерә.

– ЮХИДИ бүлекчәсенә йөк ташучылар белән эшне дәвам итәргә кирәк, алар йөк ташу маршрутларын шәһәр башкарма комитеты белән килештерергә тиешләр, – диде Эдуард Рөстәм улы.

Юллардагы оператив хәл һәм аварияләрнең торышы турындагы мәгълүмат белән ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәфис Гарифуллин чыгыш ясады. Югарыда яңгыраган мәгълүматларга өстәп, ул бу елның 8 аенда булган юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре статистикасын китерде.

– Иң күп авария тизлек режимын үтәмәү аркасында килеп чыга. Шул сәбәпле 32 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 53 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, өч кеше һәлак булган. Аварияләрнең төп сәбәпләре арасында шулай ук каршы хәрәкәт полосасына чыгу, юл чатларында һәм җәяүлеләр кичүендә йөрү кагыйдәләрен бозу. Еш кына юл-транспорт вакыйгалары җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве аркасында килеп чыга, – дип билгеләп үтте Рәфис Габдулла улы.

Районның баш дәүләт авто инспекторы юл-транспорт вакыйгаларының төп төрләрен дә атады. Болар – бәрелешү, әйләнеп каплану, җәяүлеләрне бәрдерү, каршылыклар. Статис тика буенча Казан-Оренбург, Чистай-Түбән Кама, Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлларында аварияләр аеруча күп була. Агымдагы елда исемлеккә Чис тай-Булдырь-Четырчы юлы да эләккән, анда 4 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Хисап чорында шәһәрдә юл-транспорт вакыйгалары Карл Маркс һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында аеруча еш теркәлгән – зыян күрүчеләр белән 4әр авария.

Еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә исерек килеш машина йөртү китерә. Шулай, руль артына исерек килеш утырган автомобиль йөртүчеләр гаебе белән хисап чорында 8 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 12 кеше имгәнү алган. 2 елдан кимрәк стажы булган машина йөртүчеләр гаебе белән 6 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 3 кеше һәлак булган, 12 кеше имгәнү алган.

Комиссия әгъзалары 9 сен тябрьдә ут капкан мәктәп автобусы белән булган хәлгә аерым игътибар бирде. Бу очрак буенча автотранспорт предприятиесе генераль директоры урынбасары Сергей Мельников докладын тыңладылар.

– Кече Талкыш һәм Урта Талкыш авылларыннан укучыларны мәктәп автобусы белән Александровка авылындагы мәктәпкә алып барганда, салонда янган ис барлыкка килгән. Машина йөртүче автобусны ашыгыч рәвештә туктаткан, автобус двигателенә ут капкан. Алдан тикшерү нәтиҗәләре буенча, электр үткәргечләрендә кыска ялганыш килеп чыккан. Машина йөртүче һәм озата баручы укытучы балаларны эвакуацияләгәннәр, шуннан соң барысы да мәгариф идарәсе транспортында өйләренә озатылган. Әлеге автобус озак вакыт ремонтта булган, двигательне алыштырганнар. Маршрутка чыгар алдыннан 8 сентябрьдә махсус станциядә техник карау узган һәм эшкә чыгарылган, – дип аңлатты чыгыш ясаучы.

Эдуард Хәсәнов, автобусның януы турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итмичә, машина йөртүче тупас хокук бозу кылган, дип билгеләп үтте.

– Һәлакәтләр килеп чыкканда эш итү тәртибе турында машина йөртүчеләр белән өстәмә инструктаж үткәрергә тәкъдим итәм. Озата баручы укытучы вакыйгада пассив катнашучы булырга тиеш түгел, ул машина йөртүченең гамәлләрен контрольдә тотарга тиеш, – дип ассызыклады комиссия рәисе.

Утырышта шулай ук район территориясендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ эшчәнлеге һәм массакүләм мәгълүмат чараларында үткәрелә торган кисәтү эшен алып бару турында да сөйләштеләр.

Утырыш ахырында чис тайлылардан кергән 13 мөрәҗәгать тикшерелгән. Алар «Халык контроле»ннән, социаль челтәрләрдән, «Чистай хәбәрләре» газетасыннан алынган. Аларның һәркайсы буенча тиешле карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев