Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Юлдаш» йорт-интернаты «Туган як» акциясендә катнашты

Ел саен Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Туган як» акциясе уза. Аның төп максаты - гаилә элемтәләрен торгызу һәм өлкән кешеләрнең туганнары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре, якташлык оешмалары, алар туып үскән һәм элек яшәгән авыл советлары вәкилләре белән очрашулар оештыру.

Картлар һәм инвалидлар өчен Чистай йорт-интернаты «Туган як» проектында актив катнашты. Биредә яшәүчеләр үзләренең кече ватаннарында булдылар, туганнары, якташлары, элеккеге хезмәттәшләре белән аралаштылар.
М. Туртыгин һәм Г. Галәветдинов Кубасс авылында булдылар. Авылдашлары һәм элеккеге хезмәттәшләре аларны киң колач җәеп каршы алдылар. Г. Галәветдинов биредә үзенең хезмәт эшчәнлеген башлаган, ветеринар булып эшләгән. Күбесе аны үз эшенең остасы буларак беләләр, аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган, ул беркемне дә кире борып җибәрмәгән, барысына да ярдәм кулы сузган. М. Туртыгин үзенең туганнарын һәм сыйныфташларын очратты, чөнки ул Кама буендагы әлеге гаҗәеп матур табигатьле авылда туып үскән.
Авыл җирлеге хакимияте һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы һәм чәй табыны әзерләнде, өлкән кешеләргә бүләккә азык-төлек тупланмалары тапшырылды.
В. Кормакова Татарстан башкаласы Казанга барды. Бу аның туган шәһәре, биредә аның бала чагы, үсмер-яшьлек еллары үткән. Биредә ул озак еллар «Элекон» заводында эшләгән. В. Кормакова туган йортына һәм яраткан заводына барды.
Шундый сәфәрләр өлкән кешеләргә алга таба яшәү өчен көч һәм илһам, ә иң мөһиме - үзләрен җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп сизү хисе бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Юлдаш туган як