Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл төзүчеләр Чистайның берничә урамына асфальт җәя башладылар

"Алексеевскавтодор" фирмасының юл төзүчеләре Чистайның берничә урамына асфальт җәя башладылар.

1 май бәйрәме алдыннан асфальт Тукай урамында - Гафури урамыннан Җиңүнең 40 еллыгы урамына кадәрге участокта барлыкка килде. Әмма шуның белән урамны төзекләндерү тәмамланмаячак, юл төзүчеләр шулай ук урамның башка - Гафури урамыннан Урицкий урамына кадәрге участогына асфальт җәяргә планлаштыралар.
Бәйрәмнән соң юл төзүчеләр мебель фабрикасы микрорайонындагы урамнарга асфальт сала башладылар.
Мебель урамыннан, Вотяков урамыннан Мир урамына кадәрге арадан башладылар.
- Башта машиналар йөри торган юлның ярты ягына асфальт җәйдек, - ди "Алексеевскавтодор" фирмасы мастеры Александр Базеев, - шуннан соң юлның икенче яртысына асфальт сала башладык һәм кичкә таба урамның 350 метрлы кисәген төзекләндердек. Җәелгән асфальтны тигезләү белән берьюлы өч юл тыгызлагыч машина шөгыльләнә.
Ә ерак түгел, Вотяков урамында, юл төзүчеләр чокырларны ямыйлар, юл өслеген асфальт җәюгә әзерлиләр.
Биредә без мастер Анатолий Даниловны очраттык.
- Быел Чистайда эшебез күп, шуңа күрә барысына да өлгерер өчен ялсыз эшләргә туры килә, - дип хәбәр итте Анатолий Васильевич. - Мин җитәкләгән бригада юл өслеген чокырларны ямауга һәм асфальт җәюгә әзерли.Технология еллар буена эшләнгән, иң элек участокны тикшерәбез, чистартабыз, аны битум белән эшкәртәбез. Асфальтның ничек ятуы күп очракта безнең эшебезгә бәйле, шуңа күрә аның сыйфатына җитди карыйбыз. Хәер, җитәкчеләребез дә безне даими тикшереп тора. Шулай, Чистайда даими рәвештә генераль директорның урынбасары Ринат Саттаров була. Ул үзе бу яклардан, шуңа күрә туган шәһәрен төзекләндерүгә бик җаваплы карый.
- Хезмәтебезнең соралуын чистайлыларның кызыксынуыннан күрәм, - дип уртаклаша безнең белән Анатолий Данилов, - шәһәрлеләр яныбызга еш киләләр, хезмәтебез өчен рәхмәт әйтәләр. Җылы сүзләрдән соң миңа да, минем кул астымда эшләүчеләргә дә рәхәт булып китә.
Якын арада микрорайонда Вотяков урамына (О. Кошевой урамыннан Мебель урамына кадәр) һәм О. Кошевой урамына ("Чистон" фирмасыннан Вотяков урамына кадәр) асфальт салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай асфальт