Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл хуҗалыгы хезмәткәре көне белән!

Ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә Юл хуҗалыгы хезмәткәре көне билгеләп үтелә.

Соңгы елларда Чистай районында бу тармакта сизелерлек үзгәрешләр булды. Аның хезмәткәрләре тырышлыгы белән асфальт салу, вак таш җәю һәм чокырлар ямау башкарыла, яңа юллар төзелә. Быел Змиево авылына кадәр юлны капиталь ремонтлау башланды, шәһәрнең үзәк урамнарында машина юллары һәм тротуарлар яңартылды һәм яңалары төзелде.

Алга таба да юл хезмәткәрләренең җайга салынган эше шәһәр һәм район юлларында иминлек һәм уңайлылык тәэмин итәргә ярдәм итәр, дип ышанам.

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев