Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары табыш китерүче культураларны үстерү файда алырга мөмкинлек бирә

Язгы кыр эшләренә әзерлек барышы, аграрчылык тармагы хезмәтчәннәренә хезмәт хакын арттыру һәм кайбер башка мәсьәләләрне күтәрде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Чистай районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш агрономнары белән очрашуда.

Очрашуда шулай ук муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин катнашты.
Иван Чурин язгы чәчү буенча нинди эшләр алып барылуы турында җентекле сөйләде. Техниканы ремонтлауга, минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чараларына, ягулык-майлау материалларын сатып алуга, кадрлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Хуҗалыкларга хәзер рапс, көнбагыш, бөртеккә кукуруз кебек югары табыш китерүче авыл хуҗалыгы культураларына игътибар юнәлтергә кирәк. Теләсә нинди культурадан яхшы уңыш алу өчен иң яхшы сортларны, югары уңыш бирүче гибритларны кулланырга кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең яхшы табыш алып эшли алулары «Транс Агро», «Кутлушкино» фирмалары мисалында күренә. Көнбагыш үстерә башлап, «Родник» фирмасы шулай ук табыш ала башлады.
«Сөт иле Чистай» агрофирмасы директоры Илгизәр Садыйков, «Транс Агро» фирмасы директоры Вадим Шнайдер агросәнәгать бизнесын үстерү буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Тәлгать Таһирҗанов барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре бер айдан соң башланып китә­чәк чәчүнең язгы кыр эшләре булуын гына түгел, ә район һәм республикада яшәүчеләрне азык-төлек әйберләре белән тулаем бер елга тәэмин итәргә тиеш булган чара икәнен аңларга тиешләр.
Хәзер, чит ил товарларын алыштыру шартларында, хуҗалыкларның табыш алу гына түгел, ә матди-техник базаны үстерү белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Таһирҗанов район хуҗалыкларына бөртек­кә кукуруз, көнбагыш, рапс өчен мәйданнарны киңәйтүгә аерым игътибар биреп, тагын бер кат чәчүлекләр структурасына төгәллек кертергә тәкъдим итте. Министр урынбасары әлеге культураларны үстерү хезмәт хакын арттырырга, кайбер хуҗалыкларда ул түбән, ярдәм итәчәген аерым ассызыклады.
Җитәкчеләр алдына авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакын арттыру бурычы куелды, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев