Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Ә йөрәкләрдә хәтер саклана

    23 ел элек соңгы совет солдаты Әфганстан территориясеннән чыкты. "Оча торган торналар" һәйкәле янындагы митинг әлеге вакыйгага багышланган иде.

    Анда Әфганстандагы сугыш инвалидларының һәм "Сугыш инвалидлары" сугышчан имгәнүләр бөтенроссия иҗтимагый җәмәгать оешмасының җирле бүлеге әгъзалары ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәфис Мәхмүтов җитәкчелегендә катнаштылар. Шулай ук Әфганстанда һәлак булган солдатларның әти-әниләре һәм якыннары, укучылар, студентлар да катнашты. 1989 елның 15 феврале мөҗәһитләр белән каты бәрелешләрдә катнашкан солдатларыбыз һәм офицерларыбыз өчен көтеп алынган көн. 15 меңгә якын кеше игълан ителмәгән сугышта һәлак булды. Сугыштан әйләнеп кайтмаган 263 татарстанлы арасында алты Чистай егете дә бар.
    Әфганлы-сугышчылар, башка хәрби конфликтларда катнашучылар һәлак булган дусларын онытмыйлар, аларны искә алалар. "Бу көнне "Оча торган торналар" һәйкәле янында тарихыбызга битараф булмаган бүген дә күңелендәге төзәлмәгән яралары үзен белгертеп торучылар җыелды... Митингта чыгыш ясаучылар арасында "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, шәһәр прокуроры Рәсим Хәкимҗанов, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Рәфис Мәхмүтов, чүллекләр һәм таулар илендә ятып калган Сергей Страховның туганының улы, хәрби комиссариат вәкилләре катнаштылар. Һәр чыгышта ачы югалту, шулай ук безнең егетләрнең батырлыгы өчен рәхмәт сүзләре дә яңгырады (әлеге сугышта 186 чистайлы катнашкан).
    Янәшәбездә булмаучыларга мәңгелек дан, инде тыныч тормышта да алган җәрәхәтләреннән күп кенә әфганлылар вафат булдылар.
    Һәйкәлгә тере чәчәкләр һәм веноклар кую тагын бер тапкыр аларны онытмаулары турында сөйли.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: