Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Йөрәккә кадерле урыннар

    Шәһәребезнең 240 еллыгында газета битләрендә без чистайлыларның яраткан урыннары турында сөйлибез.

    Һәр кешенең туып-үскән, шунда гомеренең бәхетле елларын үткәргән шәһәрдә яраткан, күңелгә якын урыннары бар. Заманалар үзгәрә, ә аның белән бергә балачак урамнары, яраткан кибет, сквер, парктагы эскәмия башка рәвеш ала. Күбебезнең балачак, яшьлек үткән урыннарга кайтасы килә. Кайчакта хәтта сагыш баса...

    Шәһәребез өчен юбилей елында газетабыз битләрендә без «Йөрәккә кадерле урыннар» сәхифәсен башлап җибәрдек, анда чистайлылар шәһәребезнең яраткан һәм кадерле урыннары турында сөйлиләр. Шәһәрнең яраткан почмаклары турында үзенең онытылмас тарихын безгә Софья Хәсәнова да сөйләде. Аның бәхетле балачак еллары биредә үткән.

    – Кеше үзе туып-үскән урынны, үз урамын, мәктәпкә йөргән юлын, туган йортын, уйнап-үскән ишегалдын искә төшерә – боларның барысы да хәтердә мәңгегә уелып кала. Олыгайган саен, хатирәләр дә җылырак була бара. Мин Чистайдан шактый еракта, Башкортостан белән чиктәш урында туганмын. Әмма бала чагым шушы шәһәрдә узды. Биредә мин мәктәпне тәмамладым, институттан соң яраткан 2нче мәктәбемә эшкә кайттым.

    Балачак һәм яшьлек чорым искиткеч вакыйгаларга бай булды һәм һәрберсе шәһәрдәге урыннар белән бәйле. Һәм, әлбәттә, минем йөрәгемә якын һәм кадерле почмакларым бар. Шуларның берсе – күләгәле аллеялары, атыну өчен көймә-таганнары, карусельләре, аттракцион-самолеты булган гаҗәеп сокландыргыч үзәк парк. Парк елның теләсә кайсы вакытында искиткеч матур: җәен – күләгәле салкынча урыннары, көзен – алтын яфраклары белән. Кыш көне, үзәк мәйданнан кала, паркның барлык аллеялары боз белән каплана: өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп тимераякта шуа иделәр.

    Һәм тагын Чулман буенда «Яшьлек» паркы бар иде, анда барысы да романтик рухта иде. Без сыйныфташларым белән Ленин урамы буйлап йөрергә бик ярата идек. Күпсанлы кибетләрнең витриналарын карый-карый, шау-гөр килеп, мәктәптән аска таба төшеп, өйләребезгә таралыша идек. «Мир», «Темп», «Смена» кинотеатрлары, әлбәттә, яраткан урыннарыбыз иде, аларның һәркайсы үзенчә кызыклы иде.

    Мин бала чагымдагы шәһәрне яратам, чөнки бу әти белән әни, мәктәп дуслары булган, искиткеч вакыйгаларга бай чор, иң бәхетле вакыт иде, – дип сөйләде Софья Мөнәвир кызы.

     

    Сүз уңаенда

    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә шәһәрдәге яраткан урыннарыгыз белән уртаклаша аласыз. Бәлки, сезнең фоторәсемнәрегез дә бардыр. Үз хатларыгызны chis2006@yandex.ru электрон почтасына җибәрегез, газета редакциясенә Ленин урамы, 2-а адресы буенча да алып килергә мөмкин.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: